Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты
Дата:

2013 елның 23-27 апрелендә Казанның Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү бөенча Россия чемпионаты узды. Ярышны оештыручылар – Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «Россия синхрон йөзү федерациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Чемпионатта 250 спортчы катнашты, алар арасында ике тапкыр олимпия чемпионы Светлана Ромашина һәм күп тапкырлар дөнья чемпионы Светлана Колесниченко да булды. Мәскәү командасы составының төп өлешен яшүсмерләр җыелмасы тәшкил итте. Синхрончыларның чыгышына 45 судья бәя бирделәр.

Синхрон йөзү Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихында беренче мәртәбә Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада программасына өстәмә спорт төре буларак кертелде. Россия чемпионаты Уеннар алдыннан сынау чарасы буларак уздырылды.

Фотолар