Первенство мира по синхронному плаванию среди юниорок 2016

Первенство мира по синхронному плаванию среди юниорок 2016
Дата:

2016 елның 9 нчы июленнән 13енә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) яшүсмер кызлар арасында синхрон йөзү буенча 15 нче дөнья беренчелеге ярышлары узды. Ярышларда 34 илдән 242 спортчы кыз һәм 132 вәкил (алардан 23 кеше – командалар составындагы халыкара судьялар) катнашты.

Турнир турында

Яшүсмер кызлар арасында Синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге һәр ике елга бер тапкыр җөп санлы елларда уза. 2014 елда ул Хельсинкида (Финляндия) узган иде. Татарстан башкаласы бу төр ярышны беренче тапкыр кабул итте.

Биш көнлек ярышлар программасы үз эченә соло, дуэт, команда ярышлары, ирекле комбинацияләр һәм фигуралы композицияләр дисциплиналары буенча ярышларны алды.

Ярышларда Австралиядән, Беларусьтан, Канададан, Чилидан, Кытайдан, Колумбиядән, Мисырдан, Франциядән, Германиядән, Грециядән, Венгриядән, Израильдән, Италиядән, Япониядән, Казахстаннан, Көньяк Кореядан, Лихтенштейннан, Макаодан, Малайзиядән, Мексикадан, Нидерландтан, Яңа Зеландиядән, Перудан, Россиядән, Сан Маринодан, Словакиядән, КАРдан, Испаниядән, Швейцариядән, Төркиядән, Украинадан, АКШтан, Үзбәкстаннан, Венесуэладан булган спортчылар катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре

Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы яшүсмерләр арасында узган дөнья беренчелеге программасының барлык биш төрендә дә җиңүче булды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 208.72 KB Ярышлар программасы