Самбо буенча 2016 елдагы Европа чемпионаты

Самбо буенча 2016 елдагы Европа чемпионаты
Дата:

Самбо буенча Европа чемпионаты Казан шәһәрендә 2016 елның 13 нче маеннан 15енә кадәр “Ак Барс” көрәш сараенда (Фатыйх Әмирхан проспекты, 1Г) узды. Чемпионатта Европаның 31 иленнән 254 спортчы катнашты. Ярышларда 20 милли һәм 30 халыкара судья хезмәт күрсәтте.

Чемпионат турында

Казандагы Европа чемпионаты программасына спорт һәм сугыш самбосы буенча ярышлар кергән иде. Ярышлар түбәндәге авырлык үлчәүләре буенча узды: 52, 57, 62, 68, 74, 82, 90, 100, +100кг (спорт самбосы, ир-атлар); 48, 52, 56, 60, 64, 68, 72, 80, +80кг (спорт самбосы, хатын-кызлар); 52, 57, 62, 68, 74, 82, 90, 100, +100кг (көрәш самбосы, ир-атлар).

Самбо буенча Европа чемпионаты – Халыкара самбо федерациясе канаты астында узучы халыкара ярышлар. Беренче чемпионат 1972 елда Рига шәһәрендә (Латвия) узган.

Казан инде самбо буенча зур ярышлар уздыру тәҗрибәсенә ия. 2012 елда шәһәрдә студентлар арасында Дөнья кубогы, ә 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында турнир узды.

Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

Ярышлар нәтиҗәләре

Россия җыелма командасы спорт һәм сугыш самбосы буенча Европа чемпионатында өстенлекле җиңүгә иреште. Россия самбочылары барысына бергә 16 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль ияләре.

Казанда узган Европа чемпионатында Россия вәкилләре Екатерина Оноприенко, Александр Саликов, Иван Ложкин, Кирилл Сидельников, Мария Молчанова, Арина Пчелинцева, Валерий Соронков, Денис Давыдов, Давид Оганесян, Мухтар Гамзаев, Вадим Немков, Маргарита Гурциева, Анжела Гаспарян, Руслан Багдасарян, Руслан Гасанханов һәм Хәдис Ибраһимов, Грузия спортчылары Нико Куциа, Бека Бердзенешвили, Нино Одзелашвили һәм Вахтанг Чидрашвили, Белоруссия самбочылары Марина Жарская, Светлана Тимошенко һәм Андрей Казусенок, шулай ук румынияле Даниэла Пороинеану, әрмән Григор Мхитарян, әзербайҗанлы Амиль Гасимов һәм болгарияле Валентин Бенишев җиңүчеләр булдылар.