Казансу елгасы акваториясендә “Миллениум” күпере белән Кремль дамбасы арасындагы өлештә 2018 елның 25-26 нчы август көннәрендә Red Bull Air Race чемпионатының Казан этабы узды. Ярышларда Master классының – 14, Challenger классының – 6 пилоты катнашты.
Red Bull Air Race паркы
Чемпионат чорында Казанда үзенчәлекле Red Bull Air Race күңел ачу паркы эшләде.
Әлеге мәйданга килүчеләргә түбәндәге күңел ачу чаралары тәкъдим ителде:
- авиаузышлар трассасына куела торган пилоннарның кечерәйтелгән 5 метрлы вариантын төзәтү механизмын өйрәнә һәм аны үз куллары белән төзәтеп карый алалар;
- Red Bull Air Race пилотларының чын ярыш самолетларыннан сигналлар тапшыра торган виртуаль чынбарлык күзлекләрен киеп, самолет кабинасында очышта булган кебек хисне бирә торган гравитац-ия тренажерында сынау узып, үзләрен спорт очкычында чып-чын пилот итеп тоя алалар;
- Sony Play Station уен шатерларында була алалар;
- Казан өстеннән югары пилотаж формасында очышны, самолет кабинасында очышны имитацияләгән фотозоналарда матур фотоларга төшә алалар һәм һәр пилот-мастерның озын курчагы рәвешендә ясалган һәм тулы зурлыгындагы чып-чын пилон белән тулыландырылган сыннар белән фотографияләрнең шәхси коллекциясен туплый алалар;
- мотофристайл мавыктыргыч шоуын карап, Россиянең иң яхшы райдеры Алексей Колесниковның мотоциклда сикереп ясаган трюкларына бәя бирә алалар;
- флайбордларда һәм вейкбордларда уникаль су шоуын карый алалар;
- тематик урам театры тамашачылары ролендә булып, футбол һәм баскетбол фристайлы осталары чыгышларын карап хозурлана алалар;
- балалар белән бергә “Тиен тәгәрмәче”, “Каршылыклар полосасы”, “Банджи ран”, “Поролон шәһәрчек” кебек спорт активлыкларында катнаша алалар;
- анимация программасында катнаша алалар;
- балалар балалар зонасында күңел ача ала;
- һәм ниһаять, маҗараларга бай көннән соң, лаундж-зонада ял итеп, тамак ялгый алалар.