Һавадагы ярыш буенча 2017 елдагы Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабы

Һавадагы ярыш буенча 2017 елдагы Red Bull Air Race  дөнья чемпионаты этабы
Дата:

Казанның Кремль яр буе территориясендә 2017 елның 22-23 нче июль көннәрендә һавадагы ярыш буенча RedBullAirRace дөнья чемпионатының 5 нче этабы узды. Бу ярышлар инде 10 елдан бирле уздырылсалар да, бусы Россиядә уздырылган беренче ярыш булды.

Чемпионатның Казандагы этабының ярышлар трассасы Казансу өстендә Казан Кремле күренеп тора торган яктагы һава пространствосында урнашкан иде, ә очкычларның очып китү-утыру полосасы “KazanRing” автодромы территориясендә урнашты. Быел чемпион статусы өчен 14 очучы ярышты, алар арасында гамәлдәге чемпион  Маттиас Дольдерер (Германия) да бар иде.

Чемпионат турында

Һавадагы ярыш буенча RedBullAirRace дөнья чемпионаты һәр этапта сигездән дә ким булмаган пилот катнашындагы халыкара ярышлар сериясе булып тора һәм Халыкара аэронавтика федерациясе (FAI) тарафыннан танылган дөнья чемпионаты статусына ия.

Ярышларның инициаторы сыйфатында RedBullGmbH компаниясе чыгыш ясый. RedBullAirRace һавадагы ярыш буенча беренче ярышлар 2003 елда AirPowe авишоуы кысаларында Цельтвег (Австрия) шәһәрендә уздырылды һәм бик зур уңышка иреште. Ярышларны төрле илләрдә –  Венгрия, Англия һәм АКШ – тагын ике ел  уздырганнан соң әлеге ярышлар дөнья сериясе статусын алды. Мондый форматтагы беренче чемпионат 2005 елда старт алды һәм дөнья буенча җиде шәһәрдә узды.

RedBullAirRace планетаның иң зур тизлекле моторлы чемпионаты исемен йөртә. Ярышлар барышында очучылар үзләренең югары маневрлылыктагы очкычларында 25әр метрлы пилоннар (“һава капкалары”) белән билгеләнгән трассаны, тизлекләрен сәгатенә 370 км/сәгатькә җиткереп һәм 10Gга кадәрге басым тоеп, вакытка узалар. Трассаны иң тиз уза алган һәм штраф очколарын иң аз алган пилот этап нәтиҗәләре буенча призлы балларга ия була. RedBullAirRace дөнья чемпионаты җиңүчесе дип чемпионатта иң күп приз баллары эшләгән пилот таныла.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, 2017 елдагы сезонда дөнья сериясе үз эченә җиде илдә (БГӘ, АКШ, Япония, Венгрия, Россия, Германия һәм Португалия) сигез этапны ала һәм берьюлы ике юбилеен бәйрәм итә: чемпионат унынчы тапкыр уздырыла һәм февраль башында ул 75 нче юбилей ярышы белән Абу-Дабида (БГӘ) башланып китте.

Ярышларның нәтиҗәләре

Америка пилоты Кирби Чемблисс RedBullAirRace  бишенче этабында Master классында җиңеп чыкты. Кытай очучысы Кенни Чан Казанда Challenger Cup төрендә җиңүче булды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 291.73 KB Ярышлар программасы