Нәфис гимнастика буенча командалар арасында Россия чемпионаты һәм Нәфис гимнастика буенча Россия кубогы

Нәфис гимнастика буенча командалар арасында Россия чемпионаты һәм Нәфис гимнастика буенча Россия кубогы
Дата:

2012 елның 12-16 ноябрендә Казанда Нәфис гимнастика буенча командалар арасында Россия чемпионаты һәм Нәфис гимнастика буенча Россия кубогы ярышлары узды.

Ярышлар турында

Командалар арасындагы ярышта – 40 командадан 240 кеше, Россия кубогында – 31 спортчы катнашты. 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласы Казанга илнең 34 шәһәреннән спортчылар килделәр. Ярышлар Россиядә иң зур спорт комплексларының берсе – Гимнастика үзәгендә узды.

Нәфис гимнастика буенча ярышлар җәйге Универсиадаларның мәҗбүри программасына керә. Әлеге спорт төре буенча ярышлар Студентлар уеннары программасына беренче тапкыр 1997 елда кертелә. Ул вакытта барлык 5 комплект медаль дә шәхси исәптә уйнатыла. 2013 елгы Универсиадада спортчылар шәхси һәм команда исәбендә 14 комплект медаль өчен көч сынашты.

Нәфис гимнастика буенча командалар арасында Россия чемпионаты һәм Нәфис гимнастика буенча Россия кубогы Казанда үтәчәк Бөтендөнья студентлар уеннары алдыннан беренчел чаралар буларак уздырылды.

Фотолар