“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы
Дата:

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының рәсми сайты

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (ГТО БФСК) ил халкын физик яктан тәрбияләүнең массакүләм спортны популярлаштыру, милләтне сәламәтләндерү һәм кеше потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән тулы программасы һәм норматив нигезеннән гыйбарәт. Комплекс Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 24 нче мартындагы 172 нче номерлы карары нигезендә 2014 елның 1 нче сентябреннән кертелде.

ГТО БФСК кысаларындагы эшчәнлекне беренчеләрдән булып Россия Федерациясе Спорт министрлыгы белән берлектә аның каршында төзелгән ГТО комплексын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Координацияләү комиссиясе күзәтчелек итте.

Координацияләү комиссиясенең 2014 елның 27 нче июлендәге карары белән, күп кенә зур халыкара ярышларны уңышлы уздыруда бай тәҗрибәсен исәпкә алып, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОга спортны үстерү буенча зур массакүләм проектны гамәлгә ашыру һәм ГТО комплексын үткәрү буенча аерым чаралар үткәрүдә федераль оператор сыйфатында чыгыш ясау ышанып тапшырылды. Әлеге чаралар үз эченә, шул исәптән, түбәндәгеләрне алды:

  1. Россия төбәкләрендә ГТО комплексын гамәлгә кертү эшчәнлеген җайга салуның.
  2. ГТО комплексы белешмәләренең бердәм электрон базасын һәм интернет-порталын булдыру һәм техник ярдәм күрсәтүнең.
  3. Кадрларны укыту системасын эшләү, булдыру һәм гамәлгә кертү, шул исәптән персоналны ерактан торып укытуның.
  4. ГТО комплексын мәгълүмат-пропаганда ягыннан тәэмин итүнең.
  5. ГТО комплексын методик тәэмин итүне гамәлгә кертүнең.
  6. ГТО комплексының аерымлык тамгаларын һәм аларга таныклыкларны әзерләүне һәм Россия  Федерациясе субъектларын шулар белән тәэмин итүне оештыруның федераль операторы сыйфатында чыгыш ясау ышанып тапшырылды.

2014-2024 елларда Россия  Федерациясе субъектларында проектны этаплап гамәлгә кертү моделе төзелде:

  • 2014 ел – 12 «пилот» төбәк, «мәктәп укучылары» контингенты;
  • 2015 ел – 61 төбәк, «мәктәп укучылары» контингенты;
  • 2016 ел – 85 төбәк (укучылар өчен) һәм 41 «пилот» төбәк олылар өчен;
  • 2017 ел – комплексны халыкның барлык категорияләре катнашырлык итеп гамәлгә ашыру.

ГТО комплексы чараларын контрольдә тоту һәм аларны бердәм системага нигезләнеп оештыру максатында Россия Федерациясе субъектлары һәм ГТО сынау үзәкләре өчен 150 норматив-хокукый акт һәм 20 артык методик тәкъдимнәр эшләнелде һәм гамәлгә кертелде.

2014-2024 елларда ГТО комплексына 6 яшьтән олырак 25 миллион россияле җәлеп ителде, бу әлеге яшь төркеменең 18% тәшкил итте дигән сүз.

Белешмә өчен мәгълүмат:

  • 25,0 млн кеше – ГТО хәрәкәтендә теркәлде;
  • 15,5 млн кеше – ГТО нормативларын үтәде;
  • 13,0 млн кеше – сынауларны аерымлык билгеләренә лаек булырлык итеп үтәде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО башкарган төп бурычлар:

  1. Россия Федерациясе субъектлары белән эшләүне координацияләү.
  2. Проектны методик һәм норматив яктан тәэмин итү.
  3. ГТО товар билгеләрен саклау һәм ГТОның маркетинг программасын гамәлгә ашыру.
  4. ГТО комплексының аерымлык билгеләрен планлаштыру, әзерләү һәм сынау үзәкләренә җибәрү.
  5. ГТО Бөтенроссия мәгълүмат базасының эшен тәэмин итү, шул исәптән, гражданнарның шәхси мәгълүматын саклау.
  6. ГТО Бөтенроссия фестивальләрен уздыру.
  7. Сынау үзәкләре һәм Россия Федерациясе субъектларының эшен күзәтү, сыйфаты һәм нәтиҗәлелегенә бәя бирү.

ГТО комплексын гамәлгә ашыру кысаларында яшьләре буенча бүленгән 11 төркемдә (6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм олырак) сынауларның төрле төрләре буенча нормативлар үтәү каралган иде. Нормативлар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым билгеләнгән иде.

Сынаулар мәҗбүри сынауларга һәм катнашучы үзе сайлый алган сынауларга бүленде. Мәҗбүри сынаулар көчне, тизлекне, сыгылмалылыкны һәм чыдамлыкны тикшерүгә юнәлтелгән иде. Катнашучы үзе сайлаган сынаулар тизлек-көч мөмкинлекләрен, координациягә бәйле сәләтләрне һәм практик күнекмәләрне ачыклады.

Нормативларны үтәгән, комплексның аерым баскычларындагы белемнәрне һәм күнекмәләрне үзләштергән катнашучылар аерымлык билгесе белән бүләкләнде. Сынауларның катлаулыгына карап бронза, көмеш яисә алтын ГТО аерымлык билгесен алырга мөмкин иде.

Россия Спорт министрлыгының 2024 елның 9 нче декабрендә кабул ителгән №1202 номерлы карары нигезендә, 2025 елның 1 нче гыйнварында ГТО Федераль операторы вәкаләтләре туктатылды.