ГТО комплексы 90 еллыгын билгеләп үтә

ГТО комплексы 90 еллыгын билгеләп үтә
Төркем:Рәсми хроникаГТО
Басылган датасы:

Россия Федерациясенең спорт министры Олег Матыцин россиялеләрне “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексының 90 еллыгы белән котлады.

“Кадерле дуслар!

Россия Федерациясе Спорт министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне истәлекле дата – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексының 90 еллыгы белән котлыйм!

1931 елның 11 мартында Советлар Союзының төп физкультура-спорт хәрәкәте – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дип аталган физкультура комплексына нигез салына. Яңа хәрәкәт барлыкка килүнең беренче көннәреннән үк аның популярлыгы үсте, һәм 70нче еллар ахырына Советлар Союзының һәр өченче кешесе комплекста катнашты, ә аерымлык билгеләренә гаять зур ил халкының яртысыннан күбрәге лаек булды!

Җиде ел элек ГТО комплексын бөтенләй икенче форматта яңадан тергезделәр. Заманча үзгәрешләр ярдәмендә физкультура-спорт хәрәкәте аның белән барысы да шөгыльләнә алырлык һәм кызыклыракка әверелде, ләкин, иң мөһиме, ул үзенең тарихи миссиясен – халыкны сәламәтләндерүне һәм бар яклап үстерүне дәвам итә. Бүгенге көндә ГТО чараларына 15 млн россияле җәлеп ителгән, шуларның 4,4  миллионы ГТО аерымлык билгеләренә ия.

“Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты ярдәмендә төбәкләрдә 1,5 меңнән артык ГТО спорт мәйданчыклары төзелде. Дистәләгән мең белгечләр һәм инструкторлар паркларда һәм скверларда бушлай күнекмәләр, оешмаларда зарядкалар үткәрә, ГТО сынау үзәкләрендә эшли.

ГТО комплексының алга таба үсеше, аның эченә ярыш элементларын һәм бүләкләү программаларын кертү ярдәмендә физик культура һәм спорт күпчелек россияленең көнкүреш тормышының аерылгысыз өлешенә, ә ГТО аерымлык билгесе уңыш символына әвереләчәгенә ышанам!

Барлык спорт сөючеләргә ныклы сәламәтлек, оптимизм, спорт дәрте һәм яңа җиңүләр телим!”, — диелә котлауда.

Россия Спорт министрлыгының матбугат хезмәте