Суга сикерү буенча XXII FINA гран-при сериясе ярышлары

Суга сикерү буенча XXII FINA гран-при сериясе ярышлары
Дата:

27 майдан 1 июньгә кадәр Казанда 2013 елгы Суга сикерү буенча XXII FINA гран-при сериясе ярышлары уздылар. Ярышларны шәһәрнең төп спорт объектларының берсе, махсус 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен төзелгән Су спорт төрләре сарае кабул итте.

Уеннар Халыкара йөзү федерациясе (FINA), Россия суга сикерү федерациясе һәм “Казан 2013” Башкарма дирекциясе эгидасы астында уздырылды.

Ярышларда 18 илдән 150 спортчы катнашты.

Суга сикерүчеләрнең чыгышларын 33 судья бәя иттеләр.

Фотолар