FIFA җанатарлары фестивале

FIFA җанатарлары фестивале
Дата:

Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ уздырылу кысаларында 2018 елның 14 нче июненнән 15 нче июльгә кадәр “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда уникаль мәдәни чара – FIFA Җанатарлар фестивале™  уздырылды.  Казандагы фестиваль мәйданы төрле илләрдән булган меңнәрчә җанатарларны кабул итте.

Фестивальгә керү барлык теләүчеләр өчен дә бушлай иде.

Фестиваль турында

FIFA Җанатарлар фестивале™ – дөнья чемпионаты матчлары уза торган 11 шәһәрдә футбол сөюче барлык кешеләр дә матчларны зур экраннарда карый алсыннар, шулай ук тере тавышка башкарыла торган матур музыка тыңласыннар, тәмле ризыкларны һәм эчемлекләрне авыз итсеннәр, мәдәни—күңел ачу программасында катнашып рәхәтләнеп ял итсеннәр өчен махсус оештырылган урыннар.

Фестиваль программасында футбол гына түгел, FIFA партнерлары һәм спонсорларыннан төрле активлыклар да булды. FIFA Җанатарлар фестиваленең™ һәр мәйданында Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының лицензияле продуктларын сата торган рәсми кибетләр дә эшләп торды.

Фестивальгә теләгән һәр кеше керә ала иде, шуңа күрә бу матчларны карап, Татарстан мәдәнияте белән танышу өчен менә дигән урын булып торды