Фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты

Фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты
Дата:
Фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты рәсми сайты.

Казанда 2014 елның 15 нче июленнән 23 нче июленә кадәр Фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты узды.

Турнирда дөньяның 102 иленнән 800дән артык спортчы катнашты, турнирда 42 FIE (Халыкара фехтовкалау федерациясе) судьясы һәм төрле категориядәге 79 милли судьялар хезмәт күрсәтте. Чемпионатны уздыруга 343 волонтер җәлеп ителде.

Ярышларда өч төрдәге корал: рапира, шпага һәм кылыч кулланылды.

Шәхси һәм команда беренчелекләрендә бүләкләрнең 12 комплекты уйнатылды.

Сайлап алу ярышлары һәм финаллар уздыру өчен Теннис академиясе яңартып җиһазландырылды. Күнегүләр өчен Халыкара мәгълүмат үзәгенең спорт залы җәлеп ителде.

Фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты 1921 елдан башлап ел саен уздырыла. Россия инде бу турнирны ике тапкыр кабул итте: 1966 елда турнир Мәскәүдә, 2007 елда – Санкт-Петербургта узды. 2015 елдагы турнир шулай ук Мәскәүдә уздырылды.