Пляж волейболы буенча Континенталь Кубокның зона стадиясе этабы

Пляж волейболы буенча Континенталь Кубокның зона стадиясе этабы
Дата:

Континенталь Кубок этабы уеннарының икенче этабы Казанда 2011 елның 2 нче июненнән 4есенә кадәр узды. Ярышларны оештыручылар ролендә Европа волейбол конфедерациясе, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Бөтенроссия Волейбол федерациясе һәм “Казан 2013” башкарма дирекциясе” КБАО чыгыш ясадылар.

Турнир турында

Пляж волейболы буенча Континенталь Кубок Халыкара влейбол федерациясе (FIVB) тарафыннан 2009 елның апрелендә гамәлгә куелган. Әлеге ярышларның төп максаты – дөнья рейтингы элитасына кермәгән илләргә 2012 елда Лондонда уза торган Олимпия уеннарына юллама алу мөмкинлеген бирү була.

Турнир календаре өч елга сузылган иде. 2010 елда Континенталь Кубокның беренче өлеше – Субзональ фаза узды. 32 хатын-кызлар һәм 31 ир-атлар җыелмалары һәрберсендә 4әр командалы 8 төркемгә бүленделәр. Рәсми жирәбә тантаналары нәтиҗәсе буенча ярышларның чираттагы раундларына юлламалар уйнатылган зона стадиясенең дүрт төркеме составы ачыкланды. Казанда “А” төркеме матчлары уйналды.

Дүрт турнирның һәркайсы ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә бер үк вакытта уздырылды. Ир-атларның “А” төркеменә россиялеләрдән кала тагын Швейцария, Франция, Болгария һәм Бөекбритания җыелмалары керде. Хатын-кызлар турнирында Россия хатын-кызларына көндәшләр булып Нидерланд, Франция, Италия, Кипр һәм Швеция командалары чыкты. Безнең илнең ике җыелмасы да Субзональ стадиядә үз төркемнәрендә җиңүчеләр булганлыктан, россиялеләр беренче турны сикертеп, Казан турнирында стартны икенче раундтан гына башладылар.

Континенталь Кубокның зона стадиясе җиңүчеләре турнирның финал өлешенә турыдан-туры чыктылар. Үз кече төркемнәрендә 2-5 нче урыннарны алган командалар КК ярымфинал стадиясенә эләктеләр. Ике турнир да 2012 елда узды.

Фотолар