Пляж волейболы буенча Россия чемпионатының II этабы

Пляж волейболы буенча Россия чемпионатының II этабы
Дата:

Казанда 10-13 июнь көннәрендә Пляж волейболы буенча Россия чемпионатының II этабы узды.

Чемпионат турында

2011 елда беренче тапкыр EEVZA Tour – пляж волейболы буенча Россия ачык чемпионаты узды. EEVZA – Көнчыгыш-Европа зональ волейбол ассоциациясе, ул вакытта анда Көнчыгыш Европаның сигез иле (Россия, Латвия, Литва, Эстония, Әзербайҗан, Польша, Украина, Беларусь) кергән иде. Беренче тапкыр шуңа ошаган чара 2010 елда Россия ачык кубогында сынап каралган иде, анда латышлар Плавинш-Самойлов җиңүче булдылар.

EEVZA Beach Volleyball Tour-2011 календаре биш төп ачык этапны уздыруны күздә тоткан иде. Аларның икесе Россиядә – Анапада (6-9 май) һәм Зеленоградскта, Калининград өлкәсендә (28-31 июль) узды, Украина (Ильичевск, 15-18 июнь), Эстония (Пярну, 2-3 июль) һәм Латвия (Юрмала, 12-14 август) берәр этапны кабул иттеләр.

Анапаның “Волей Град” комплексы кортында Россия ачык кубогы кысаларында 8 нче сентябрьдән 11енә кадәр узган EEVZA Tour финалы боларның барысының да нәтиҗәсе булды. Казанда узган этап (10-13 июнь), аның артыннан Обнинскта узганы (23-26 июнь) ябык этаплар булдылар. Россия чемпионаты финалы Анапада 31 нче августтан 4 сентябрьгә кадәр узды.