Ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча 2018 Европа чемпионаты

Ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча 2018 Европа чемпионаты
Дата:

2018 елның 13-18 февраль көннәрендә Казанның Гимнастика үзәгендә (Сыртланова ур., 6 йорт) бер үк вакытта Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты һәм 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Бадминтон буенча Европа беренчелеге ярышлары узды.

Турнирлар турында

Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионаты – Европада иң дәрәҗәле турнирларның берсе. Командалар составына Европа һәм дөньякүләм танылган бадминтон йолдызлары, Европа чемпионатлары, дөнья супертурнирлары, дөнья чемпионатлары һәм Олимпия уеннары  җиңүчеләре һәм призерлары керә.

Континенталь турнир Казанда икенче тапкыр узды, беренче тапкыр Татарстан башкаласы команда чемпионатын һәм юниорлар арасында беренчелекне бер үк вакытта 2016 елда кабул иткән иде. Ярышларда Европаның 38 иленнән 400дән артык спортчы катнашты. Ярышларда 39 халыкара һәм 36 милли судья эшләде.

Казанда бадминтон буенча турнирлар Россиядә бадминтонны популярлаштыру һәм халыкара элемтәләрне ныгыту максатыннан оештырыла. Ике турнир да Европа бадминтон конфедерациясе (ЕБК) канаты астында уза.

Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

Ярышлар нәтиҗәләре

Дания җыелма командасы континенталь дәрәҗәдә үзенең өстенлеген раслап, Казанда узган Европа чемпионатында ир-атлар разрядында да, хатын-кызлар разрядында да алтын медальләргә ия булды. Дания кызлары финалда Германия җыелма командасын 3-1 исәбе белән оттылар, ир-атлар командасы исә Англия белән озакка сузылган һәм киеренке уеннан соң җиңүгә иреште.  Россия кызлары бронза алдылар, ә Россиянең ир-атлар командасына, чирекфиналда Франциягә каршы уенда 3-2 исәбе белән җиңелүләре сәбәпле,  медаль алу насыйп булмады.

Нәтиҗәләр турында файдалы мәгълүматны биредә белергә мөмкин.

15 яшькә кадәрге спортчылар арасында узган Европа беренчелегендә Россия командасы бар кешене дә гаҗәпкә калдырды – мәйдан хуҗалары мөмкин булган 20 медальнең 9 ын алуга ирештеләр. Бүләкләү тантанасында Россия гимны, Мария Голубеваны (хатын-кызлар ялгыз разряды), Елизавета Баранованы һәм София Бычкованы (хатын-кызлар парлы разряды) һәм Егор Борисов һәм Мария Голубеваны (микст) алтын медальләр белән бүләкләгәндә өч тапкыр яңгырады.

15 яшькә кадәрге юниорлар арасындагы 2018 елда узган Европа беренчелеге нәтиҗәләре турындагы тулы мәгълүматны биредә алырга була.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 267.2 KB Ярышлар программасы