2018 елның 13-18 февраль көннәрендә Казанның Гимнастика үзәгендә (Сыртланова ур., 6 йорт) бер үк вакытта Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты һәм 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Бадминтон буенча Европа беренчелеге ярышлары узды.
Турнирлар турында
Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионаты – Европада иң дәрәҗәле турнирларның берсе. Командалар составына Европа һәм дөньякүләм танылган бадминтон йолдызлары, Европа чемпионатлары, дөнья супертурнирлары, дөнья чемпионатлары һәм Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары керә.
Континенталь турнир Казанда икенче тапкыр узды, беренче тапкыр Татарстан башкаласы команда чемпионатын һәм юниорлар арасында беренчелекне бер үк вакытта 2016 елда кабул иткән иде. Ярышларда Европаның 38 иленнән 400дән артык спортчы катнашты. Ярышларда 39 халыкара һәм 36 милли судья эшләде.
Казанда бадминтон буенча турнирлар Россиядә бадминтонны популярлаштыру һәм халыкара элемтәләрне ныгыту максатыннан оештырыла. Ике турнир да Европа бадминтон конфедерациясе (ЕБК) канаты астында уза.