III Бөтенроссия пляж уеннары

III Бөтенроссия пляж уеннары
Дата:

2017 елның 7-16 июль көннәрендә Казанның спорт объектларында ел саен уздырыла торган ачык бөтенроссия пляж уеннары узды. Пляж спорт төрләре ярышлары медальләренә 1200дән артык катнашучы дәгъва итте.

Уеннар турында

Уеннар беренче тапкыр 2015 елда Сочи шәһәрендә уздырылды, 2016 елда исә пляж спорт төрләре буенча ярышлар Мәскәүдә үтте. Бөтенроссия пляж уеннары Россия спорт министрлыгы ярдәмендә “Бөтенроссия пляж спорт төрләре ассоциациясе” АООО яклавы астында оештырыла.

Казанда узган III Бөтенроссия пляж уеннарының спорт программасы үз эченә спортның 13 төрен: баскетбол 3*3, бодибилдинг, воркаут, мас-рестлинг, пляж бадминтоны, пляж волейболы, пляж гандболы, пляж регбие, пляж футболы, заманча биш төр ярыш (триатл), тай боксы, черлидинг һәм оча торган диск (рәсми булмаган турнир) ярышларын алды.

Уеннар шәһәрнең ике ярышлар объектында: Кремль яр буенда һәм Су спорт төрләре сараеннан уң якта урнашкан 11 мәйданчыкта уздылар.

Документлар

Файл: vnd.ms-excel. Файлның зурлыгы: 74.5 KB Ярышлар программасы