XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың 10 еллыгына багышланган чаралар

XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың 10 еллыгына багышланган чаралар
Дата:

2023 нче елда Казан шәһәр тарихындагы иң истәлекле чараларның берсе – XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың 10 еллыгын билгеләп узды.

Универсиада турында

XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада медальләр, спорт төрләре һәм катнашучылар саны буенча рекордлы булды. 2013 нче елда 27 спорт төрендә 351 медаль җыелмасы уйнатылды, һәм чарада 162 илдән килгән 11 778 вәкил катнашты.

Универсиада ачылу тантанасы 2013 нче елның 6 нчы июлендә “Ак Барс Арена” стадионында үтте һәм 45 000 тамашачы җыйды. Бәйрәмдә Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Универсиадада тупланган тәҗрибә Россия Федерациясе оештырган киләсе зур мультиспорт турнирында – 2014 нче елда Сочида уздырылган Олимпия уеннарында киң кулланылды. Ике елдан соң Казан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итте, ә 2017 һәм 2018 нче елларда Татарстан башкаласында мөһим футбол турнирлары – Конфедерацияләр кубогы һәм дөнья чемпионаты матчлары узды.