Россиянең Махсус Олимпиадасы һәм Special Olympics International хәбәр иткәнчә, Казан 2022 елда Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарының рәсми башкаласы булачак.
Халыкара координация советы Уеннарны үткәрү урыны итеп Казанны шәһәрнең репутацииясе аркасында сайлады, чөнки биредә масштаблы халыкара ярышлар бер тапкыр гына үткәрелмәде, һәм Казанның инклюзив җәмгыять әгъзалары катнашындагы чараларны уңышлы үткәрү тәҗрибәсе бар. Мондый чаралар Россия һәм бар дөньяда җәмгыятьтә акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата мөнәсәбәтнең яхшыруына булышлык итә.
Мэри Дэвис, Махсус Олимпиада президенты: “2022 елгы Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын үзендә кабул итеп, Казан үзен акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләрне җәмгыятьнең тулы канлы тормышына яраклаштыру һәм интеграцияләү өстендә алып баручы шәһәрләр исемлегенә кертте. Махсус Олимпия уеннары бөтендөнья хәрәкәте Казанны Уеннарны бик югары дәрәҗәдә үткәрер, һәм бу Россия һәм бар дөньяда инклюзия үсешенә уңай йогынты ясар дигән фикердә. Казанны чын күңелдән котлыйбыз!”
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – дөньядагы иң абруйлы спорт ярышларының берсе, ул акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән. Бөтендөнья уеннар шулай ук спортчылар өчен сәламәтлек саклау, белем бирү һәм лидерлык өлкәсендә эшләү буенча Махсус Олимпия хәрәкәте өчен мөһим платформа булып тора.
Махсус Олимпиада Россиядә яшәүче акыл үсешендә үзенчәлекләре булган якынча 3 миллион кешегә социаль адаптация өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итәчәк.
2022 елгы Уеннар Special Olympics International эгидасы астында илебездә узачак беренче халыкара чара булачак. Алар Татарстан башкаласы Казанда – меңьеллык тарихы булган шәһәрдә үтәчәк. Соңгы ун елда Казан берничә зур спорт чарасы уздырды: 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2015 нче елда узган Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм 2018 елда узган футбол буенча дөнья чемпионатының матчлары һ.б.
Шәһәр Бөтендөнья кышкы уеннар программасына керүче 7 спорт төре (тау чаңгылары спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү) буенча ярышлар үткәрүгә яхшы әзерләнгән. Проект Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы ярдәмен алачак.
Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарында 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашачак. Шулай ук аларга 3000 волонтер, 4000 мәртәбәле кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак, бу чараны чын-чынлап масштаблы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Ольга Слуцкер, Россиянең Махсус Олимпиадасы президенты: “Без үзебездә 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итүебезгә бик шатбыз. Мондый абруйлы һәм истәлекле чараны үткәрү Россиягә һәм бар дөньяга акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең спорт ярышларында иң югары дәрәҗәдә катнаша алуын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хәрәкәтебезнең көчле спорт оешмасы булуын гына түгел, ә чын-чынлап инклюзив дөньяны алга сөрүче лидер икәнен дә күрсәтәчәк”.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы президенты: “Спорт өчен чикләр юк, һәм Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын үткәрү – моңа чын дәлил. Оештыручылар өстендә ятучы игелекле миссия тулы күләмдә Татарстанның төп принципларын да чагылдыра – һәрбер кеше өчен тигез мөмкинлекләр. Республика үзенә ышандырылган чараларны оештыруга зур җаваплылык белән карый. Ышаныгыз, 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннары да искәрмә булмас”.
Россиядә Махсус Олимпиада хәрәкәте булдырылганга егерме елдан артык, һәм аның составында ил буенча спорт ярышларында катнашучы 130 000 спортчы исәпләнә. Әмма бу Россиядә яшәүче акыл үзенчәлекләре булган кешеләрнең гомуми саныннан 3% кына. Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарының төп максатларының берсе 2025 елга акыл үсешендә үзенчәлекләр булган катнашучылар санын 200 меңгә җиткерүдән гыйбарәт булачак.
Няша Дерера, Махсус Олимпиаданың бөтендөнья спортчылар конгрессы рәисе һәм халыкара советы әгъзасы: “Казанда Махсус Олимпиада спортчылары дөнья аренасына чыгу һәм төрле сәләткә ия булган кешеләрне рухландыру мөмкинлеге алачак. Бөтендөнья кышкы уеннар – барысы да ишетерлек итеп безнең аермалы якларга караганда охшаш яклар күбрәк икәнен белдерү.
Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга күрсәтелә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды.
Махсус Олимпиада хакында
1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Без спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша инклюзив җәмгыять булдырырга телибез. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә. Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең Twitter, Facebook, YouTube, Instagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә керегез. Тулырак мәгълүматны www.SpecialOlympics.org сайтында алып була.
Россиянең Махсус Олимпиадасы хакында
Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россия физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә тоткарлыклар булган якынча 130 мең зат бар, алар өчен ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә физик культура буенча якынча 5 мең чара уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.