«Дуслык уеннары»нда синхрон йөзү ярышлары башланды

«Дуслык уеннары»нда синхрон йөзү ярышлары башланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казан Су спорт төрләре сараенда «Дуслык уеннары» кысаларында халыкара синхрон йөзү ярышларының ачылыш тантанасы үтте. Дүрт көн дәвамында 6 илдән (Россия, Вьетнам, Сербия, Казахстан, Беларусь Республикасы, Донецк Халык Республикасы) килгән 145 спортчы турнир медальләре өчен көрәшәчәк.

Ачылыш тантанасы виолончельдә уйнаучылар «Drum & Cellos» тамашасынан башланды. Алар танылган музыкаль хитларны үзләренең оригиналь аранжировкаларында башкарды. Аннан соң Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов, өч тапкыр Олимпия чемпионы Ольга Брусникина һәм Россия Синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Павлова катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Дуслык уеннары» дәвам итә! Без йөзү һәм суга сикерүдән башладык, ә бүген су спорт төрләренең иң матурын, синхрон йөзү буенча ярышларны, ачабыз. Бу зур турнир белән без тарихның яңа битен ачтык. Безне әле «Дуслык уеннары»ның икенче һәм өченче этаплары көтә, һәм Уеннар үткәрү безнең өчен яхшы традициягә әйләнер дип ышанам. Бу көннәрдә безне сөендерәчәк барлык оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Тамаша дәвам итәргә тиеш. Татарстанда әйтелгәнчә, алга!» – диде Владимир Леонов.

«Без планетбызаның иң матур спорт төрен каршы алабыз. Олимпия чемпионнары янында бик яшь, ләкин инде җыелма командалар спортчылары көч сынашачак. Бу бик яхшы! Татарстанда спортны яраталар һәм аңлыйлар, һәм синхрон йөзүгә монда бөтенләй аерым караш. Синхрон йөзү ул матурлык, нәзакәтлелек, нәфис техника! Мин аерым легендар тренерны, Татьяна Покровскаяны, каршы алырга телим! Иң көчлесе медальләргә лаек булачак, ләкин Олимпия принциплары, Пьер де Кубертен принциплары безнең белән мәңгегә калуы мөһим. Уңышлар һәм алга!» – Ольга Павлова теләде.

«Мин сезне Казанның гүзәл Су спорт төрләре сараенда каршы алырга бик шат. Россия Синхрон йөзү федерациясе исеменнән оештыручыларга бу искиткеч ярышларны үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Катнашучыларга Казаннан һәм «Дуслык уеннары»ннан онытылмаслык тәэсирләр алуларын телим. Уңышлар һәм безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт. Ярышларны ачык дип игълан итәбез!» – диде Ольга Брусникина.

Гомумән алганда, «Дуслык уеннары»нда 6 илдән килгән 204 кеше катнашачак. Алар арасында 145 спортчы (Россиядән – 74, дөньяның 5 иленнән 71 спортчы) һәм 59 команда вәкиле (Россиядән – 37, дөньяның 5 иленнән 22 кеше), бер техник делегат һәм 31 хөкемдар.