БРИКС илләре уеннары: өченче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: өченче ярыш көне нәтиҗәләре
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Шимбә көнне БРИКС Уеннарының спорт гимнастикасы буенча ярышлары тәмамланды. Спортчылар аерым дисциплиналарда тамашачыларга катлаулы техник элементларны төгәл итеп башкарып күрсәттеләр һәм биш медаль комплекты уйнаттылар.

Ир-атлар арасында таянып сикерүдә җиңүне милләттәше Даниел Мариновны узган Олимпия чемпионы Никита Нагорный яулады. Әмма Татарстанның талантлы спортчысы борысларда иң яхшы чыгыш күрсәтеп, БРИКС Уеннарының тагы бер медален алды. Аркылы борыста җиңүгә Сергей Найдин (Россия) иреште.

Хатын-кызлар арасында бүрәнәдә иң яхшы нәтиҗәне Мария Агафонова (Россия) күрсәтсә, ирекле күнегүләрдә тагы бер Россия спортчысы Анна Калмыковага тиңнәр булмады.

Ярышлар тәмамлангач, Нагорный һәм Маринов җанатарлар өчен автограф-сессия уздырдылар һәм көч биреп торганнары өчен аларга рәхмәт белдерделәр.

«Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт. Сезнең барлыгыгыз безнең өчен бик мөһим. Гимнастиканы, Даниел Маринов кебек талантлы спортчыларны күзәтеп баруыгызны дәвам итәрсез дип өметләнәм. Рәхмәт сезгә!» – дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Никита Нагорный.

БРИКС Уеннарының синхрон йөзү буенча ярышларының соңгы көне Россия җыелмасына тагы ике алтын медаль китерде. Микст-дуэтлар арасында җиңүне Олеся Платонова белән Александр Мальцев яулады, алар Таиланд һәм Үзбәкстан спортчыларыннан өстен калды. Бу – Мальцевның Казанда узучы БРИКС Уеннарында яулаган дүртенче алтыны.

Төркемнәр арасындагы ирекле программада җиңүне Россиянең юниорлар җыелмасы яулады. Команда өчен Алена Бакай, Елизавета Бренер, Ксения Ефимова, Александра Кузнецова, Александра Кленина, Алина Румянцева, Александра Шмидт һәм Ольга Тютюник чыгыш ясады, аларның чыгышларын судьялар 396,0988 баллга бәяләде. Икенче урын КХДР җыелмасында (293,6501), өченче урынны Беларусь командасы (293,1792) алды.

«Төркемебез чыгышының катлаулыгы бар иде, һәм шуның хисабына шундый баллар алып булды. БРИКС Уеннарында без бар көчебезне куйдык. Бу – безнең иң яхшы чыгышларның берсе иде. Уеннардагы атмосфера безгә бик ошый, биредә чит ил спортчылары күп. Дулкынлану булды, тик без нәрсә эшли алганыбызны беләбез», – дип сөйләде Россия җыелмасы спортчысы Алена Бакай.

Үзәк стадионда БРИКС Уеннары программасының иң мавыктыргыч һәм иң күп медальле төрләренең берсе – җиңел атлетика башланды. Беренче көнне әлеге дисциплинада 21 медаль комплекты уйнатылды.

Ир-атлар арасында алтын медальләрне Россия спортчылары Данила Тен (100 метрга йөгерү), Савелий Савлуков (400 метрга йөгерү), Владимир Никитин (5000 метрга йөгерү), Федор Иванов (400 метрга каршылыклар аша йөгерү), Валерий Пронкин (чүкеч ыргыту), Данил Лысенко (биеклеккә сикерү), Артем Чермошанский (озынлыкка сикерү), Вячеслав Скудный (1500 метрга йөгерү), шулай ук белорус Олег Томашевич (ядрә ыргыту) яулады. Моннан тыш, Россиянең ир-атлар җыелмасы 4х100 м эстафетасында җиңүгә иреште.

«Минем ярышларда зур тәнәфес булып алды, һәм БРИКС Уеннары ярышлар атмосферасын искә төшерү мөмкинлеген бирә. Миңа бу яшүсмерләр Олимпиадасын хәтерләтә – Олимпия авылы буйлап барасың һәм кайдадыр музыка уйный», – диде биеклеккә сикерүче Данил Лысенко.

Хатын-кызлар арасында җиңүне Россия спортчылары Полина Кнороз (колга белән сикерү), Кристина Макаренко (100 метрга йөгерү), Эмилия Тангара ( 400 метрга киртәләр аша йөгерү), Рәйхан Каграманова (10000 метрга йөрү), Полина Ткалич (400 метрга йөгерү), Виолетта Игнатьева (диск ыргыту), Мария Прохорец (800 метрга йөгерү), Екатерина Ивонина (3000 метрга киртәләр аша йөгерү), шулай белорус кызлары Виолетта Скворцова (өчле сикерү) һәм Татьяна Холодович (сөңге ыргыту) яулады. 4х100 метр эстафетасында Беларусьның хатын-кызлар җыелмасы җиңде. Шунысы кызык, сезонның дөнья буенча иң яхшы нәтиҗәсен Каграманова күрсәтте – 41:57.800.

«Җиңәргә дигән максат куйдым. Бездә көндәшлек бик югары, һәм мин беренче урынның дөнья буенча иң яхшы сезон нәтиҗәсе булачагын белдем. Без бик күп хезмәт куйдык. Дөньяда беркем дә болай эшләмидер, мөгаен», – дип билгеләп узды Рәйхан Каграманова.

Бадминтон ярышларының бөтен разрядларында да финалистлар билгеле булды. Биш финал да якшәмбе көнне Бадминтон үзәгендә узачак, шунысы кызык, анда бары Россия спортчылары гына катнашачак. 12.00 дә кортка микстта Глеб Светлаков/Алинә Дәүләтова һәм Владислав Добычкин/Мария Голубева чыгачак, аннары ир-атлар финалында Сергей Сирант белән Артур Печенкин очрашачак, ә хатын-кызлар арасында алтын өчен Евгения Косецкая белән Мария Голубева көрәшәчәк. Парлы разрядта Артур Печенкин/Глеб Степаков пары Павел Монич/Сергей Сирант дуэты, ә Алинә Дәүләтова/Евгения Косецкая пары Дарья Харлампович/Галина Лисочкина белән алышачак.

«Бүген бик дулкынландыргыч көн булды, беренче уен мин теләгәнчә бармады. Бу әти-әнием һәм миңа монда көч биреп торган җанатарлар алдындагы җаваплылык аркасында дип уйлыйм. Шулай да мин уенны үз файдама бора алдым һәм матчта җиңдем.

Мин ир-атларның ялгыз разрядтагы уеннарын да карадым, бүген махсус иртәрәк килдем. Бразилиядән ир-атларның да, хатын-кызларның да бик көчле җыелмасы килгән, мин моны аларның бер спортчылары белән уйнагач бик яхшы аңладым. Шулай ук Сирия Гарәп Республикасы җыелмасын билгеләп үтәр идем, бу ил спортчысы бик тырышты һәм миңа азмы-күпме кыенлык тудырды», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Мария Голубева.

15 июнь көнне «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә БРИКС Уеннарының каратэ ярышлары тәмамланды. Икенче һәм соңгы көнне алты медаль комплекты уйнатылды. Һәм һәрбер финалда, ким дигәндә, бер Россия вәкиле чыгыш ясады. Тулырак – безнең материалда.

68 кг авырлык категориясендә беренче ике урынны Россия спортчылары алды – финалда Александра Мешкова Анна Кудрявцеваны җиңде. Шунысы кызык, бу Александраның туган көнендә булды. «Бу, беренче чиратта, үзем, якыннарым, минем өчен өчен җан аткан, миңа көч биреп торган һәркем өчен бүләк. Мондый көнне, үземнең туган көнемдә, бер дә җиңеләсе килми. Минем өчен бу бик зур әһәмияткә ия җиңү, – дип уртаклашты БРИКС Уеннары чемпионы. – Монда гаять зур көндәшлек. Бар дөньядан үзләрен яхшы күрсәткән лаеклы спортчылар килгән, ләкин мин безнең җыелмабыз, безнең нәтиҗәбез өчен бик шатмын, без булдырдык, барын да уза алдык», – диде Александра.

61 кг авырлык категориясендә Россия спортчысы Алтана Басангова Кытай кызы Гун Лига каршы көрәште, ләкин оттырды һәм нәтиҗәдә көмеш медаль алды.

68 килограммнан артык авырлык категориясендә Бразилия вәкиле Падилья Перейра Бренда финалда россияле Сунита Хәлимованы җиңде.

Ката дисциплинасында алтынга дәгъва кылучы ир-атлар арасында россияле Варишан Бакиров та бар иде, ләкин ул Кытай вәкиленә оттырды. «Тренерларыма рәхмәт. Без җыеннарның биш этабын үттек, безнең белән сабыр булганнары, безнең өчен куйган көчләре өчен рәхмәт аларга. Шулай ук әти-әниемә дә рәхмәт әйтәсем килә. Алардан башка бу уңыш булмас иде», – дип сөйләде Варишан турнир тәмамлангач.

84 кг авырлык категориясе ярышларында БРИКС Уеннары чемпионы исеменә россияле Эдуард Гаспарян лаек булды. Ул финалда Беларусьтан килгән Никита Кириевичны җиңде. «Көндәшлек шактый җитди. Мин дүрт көчле алыш уздым, финалга җиттем, финалның соңгы секундларында җиңүгә ирештем, – дип уртаклашты Эдуард. – Җиңүемне әтием, тренерым Артёму Гаспарянга һәм әнием Алёна Гаспарянга багышлыйсым килә. Рәхмәт сезгә, якыннарым».

84 килограммнан артык авырлык категориясендәге финал да россияле һәм белорус арасында узды – нәтиҗәдә җиңүне милләттәшебез Александр Пшеницын яулады.

БРИКС Уеннары нәтиҗәләре буенча Россия каратэчылары дүрт алтын медаль, биш көмеш һәм биш бронза медаль яуладылар. Кытай өч алтын, ике көмеш һәм дүрт бронза алды. Үзбәкстанның 1-1-5. Бразилия хисабында ике алтын һәм бер бронза.

Баскетбол күп төр ярышының беренче көнендә төркем этабының беренче җиде уены узды. А төркемендә Сербия Республикасы башта киеренке көрәштә Бразилия җыелмасына 18:21 исәбе белән оттырды, ә аннары 23:16 исәбе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре командасын җиңде.

«Уен авыррак бирелде. Без цифрлы этапта җиңелдек, һәм баскетбол мәйданчыгында ун баллга калышуны бетерүне авыр булды. Нәтиҗәдә уен ахырына кадәр ун секунд кала нибары ике-өч балл җитмәде. Бразилия командасын бу җиңүләре белән котлыйм, – дип уртаклашты Серб Республикасы уенчысы Александр Иветич. Миңа БРИКС Уеннарының оештырылу дәрәҗәсе ошый. Аеруча баскетбол мәйданчыгын яратам, чөнки бу Казан УНИКСының өе, мин аларның матчларын һәр пәнҗешәмбе кич карап барам. Монда булу рәхәтлек бирә».

Үзбәкстан җыелмасы ике уңышлы нәтиҗә күрсәтте: Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә каршы – 21:19 һәм Кубага каршы – 28:17. Бу җиңүләр Үзбәкстанга беренче көнне төркем лидерына әйләнергә ярдәм итте.

Б төркемендә иң саллы нәтиҗәне Россия җыелмасы күрсәтте: алар Абхазиядән килгән көндәшләрен шактый зур аерма – 55:12 исәбе белән җиңде. Колумбиягә каршы дебют матчында Әрмәнстан ышанычлы җиңү яулады – 36:18, ләкин киләсе матчта, Беларуська каршы тигез көрәштә, ул бирелергә мәҗбүр булды. Шулай итеп, Б төркемендә беркемдә дә бердән артык җиңү юк.

БРИКС Уеннары кысаларындагы академик ишү ярышларының өченче көне Россия өчен уңышлы булды – аның спортчылары алты алтын медальгә лаек булды. Беренче җиңүне ике ишкәкле парлы ишүчеләр арасында, җиңел авырлыкта Александр Туфанюк белән Юрий Щелоков яулады – алар Беларусьтан килгән көндәшләреннән ике секундка җитезрәк булып чыкты. «Оештыру дәрәҗәсе һәрвакыттагыча югары, Казан бу мәсьәләдә – №1. Киләчәктә монда Олимпия уеннары узса, мин бер дә гаҗәпләнмәячәкмен, әлеге Уеннарның дәрәҗәсе Олимпиаданыкы белән чагыштырырлык, – дип уртаклашты чемпионнар. – Мондый ярышларда җиңү күңелгә рәхәтлек бирә. Кичә безгә көмеш һәм бронза белән генә канәгатьләнергә туры килде, бүген кичә ычкындырган уңышны койрыгыннан эләктереп аласы һәм алтын белән кайтасы килде. Шулай килеп чыгуына шатбыз».

Икенче җиңүне Россия җыелмасы рульчесез дүрт ишүче дисциплинасында яулады. Җиңүгә Алексей Воробьев, Илья Иванов, Иван Кладов һәм Роман Ломачев иреште. Алар да Беларусь спортчыларыннан ике секундка җитезрәк булып чыктылар. «Кичә подиумда парлы ишкәкләр белән басып тордык, узышлар яхшы булды, көндәшлек зур, мондый һава торышы өчен барысы да яхшы вакыт күрсәтә, әйбәт көрәш. Илебез һәм безнең өчен җан аткан кешеләр өчен яуланган теләсә кайсы җиңү кебек, бу медаль дә мөһим, әлбәттә», – дип сөйләде җиңүчеләр.

Соңрак ике ишкәкле парлы ишүчеләр арасында тигез көрәштә Анастасия Любич белән Кира Ювченко Казахстан җыелмасын уннан алты секундка узды. Җиңел авырлыктагы ике ишкәкле парлы ишүчеләр арасында ышанычлы рәвештә Наталья Гужинова белән Анастасия Лебедева җиңде. Ике ишкәкле парлы ишүчеләр арасындагы тагы бер алтын медаль – Антон Васин белән Максим Жевлаченкода. Һәм, ниһаять, рульчесез дүрт ишүче узышларында барысыннан да тизрәк Валентина Плаксина, Марина Рубцова, Екатерина Глазкова һәм Екатерина Севостьянова йөзеп узды.

БРИКС Уеннарындагы өстәл теннисының командалы ярышлары финаллары тәмамланганнан соң, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разряд турнирлары башланды. Бүген 1/16 финал уеннар узды, аларның нәтиҗәләре буенча киләсе этапка 9 Россия теннисчысы, шулай ук Кытай, Һиндстан, Беларусь, Венесуэла һәм Иран спортчылары чыкты.

«Минем өчен беренче матч шактый җиңел бирелде. Ә икенчесе, Венесуэладан килгән көндәшемә каршысы, киеренкерәк узды. Ул катлаулы туплар җибәргәләде, ә мин, әйтерсең лә, уянмаган төсле идем, эләктерә алмадым. Безнең җыелма алтын яулый алган командалы ярышлардан соң, уен темпына кереп киткән идем, әмма мин анда ике көн эчендә нибары бер индивидуаль очрашу гына үткәрдем. Кичә бик нык борчылдым, дулкынландым, бар да мактауга лаек.

Плей-оффта билгеле бер көндәшне дә көтмим, барысына да тигез дәрәҗәдә әзерләнергә кирәк», – дип билгеләп узды Россия җыелмасы спортчысы Влада Воронина.

Авыр атлетика ярышларының соңгы көнендә Россия спортчылары өч алтын медаль яулады. Георгий Купцов 102 кг авырлык категориясендә җиңде, Даниил Вагайцев 102+ кг категориясендә җиңүгә иреште, ә хатын-кызлар арасында 81+ кг авырлык категориясендә беренче урынны Виктория Орлова алды.

«Мин бу медальгә озак әзерлек һәм нык тырышлык аша ирештем. Бу озакка сузылган максат иде. Ә чиксезлек чик түгел. Безнең чыгышларны күзәтүегез өчен рәхмәт. Сез безнең өчен бик кадерле. Оештыру дәрәҗәсе бик югары. Казанда бик әйбәт кешеләр яши. БРИКС Уеннары волонтерларына зур рәхмәт», – дип билгеләп узды Даниил Вагайцев.

БРИКС Уеннарының ушу ярышларында Россия һәм Кытай спортчыларының көрәше дәвам итә. Алдагы көнне турнир хуҗалары һәм Кытай өчәр алтын медаль яулаган иде. Бу юлы россиялеләр көчлерәк булып чыкты.

Тайзцицюань дисциплинасында беренче ике урынны турнир хуҗалары яулады: Анастасия Деева йөздән ун баллга Анастасия Каденованы узды. Өченче урында исә Мисыр вәкиле Сара Салах Хосин урнашты. «Бүгенге чыгышым ярыйсы, беренчесенең килеп җитмәгән җирләре бар иде кебек. Хәзер чыгышымны яхшы бәялим. Дөрес, бераз дулкынландыра, – дип сөйләде Анастасия Деева. – Мин Казанда беренче тапкыр, миңа бар да ошый. Бар да яхшы оештырылган: тәмле ашаталар, вакытында илтеп җиткерәләр, кешеләре әйбәт һәм аралашучан».

Бер көн эчендә җыелмага ике алтынны чанцюань стилендә Сандра Константинова китерде. Көмеш тә Россия спортчысына, Аксинья Щукинага эләкте, ә бронзага Иран кызы Джаалили Парни Захра лаек булды. Цяншу стилендә җиңүче итеп Күк асты иле спортчысы Янлин Лиу танылды, икенче урында ярышларны Иран вәкиле Захара Киани тәмамлады, ә бронзаны Аксинья Щукина алды.

Цзяньшуда җиңүне Кытай спортчысы Цзюньке Пань яулады. Аның төп көндәше Россия данын яклаучы Павел Муратов иде, бронза медальгә исә Иран спортчысы Аболфазл Гарехбаги лаек булды. Ләкин даошуда Россия җыелмасы коллекциясе алтынга баеды – һәм кабат иң яхшы нәтиҗәне Кирилл Зуи Бондаренко күрсәтте. «Тәэсирләр чынлыкта бик күп. Төп максатны үтәдем, ләкин хаталар да китте, алар өстендә эшләячәкмен, – дип уртаклашты БРИКС Уеннары чемпионы. – Оештыру күзлегеннән миңа бар да бик ошый. Мин мондый масштаблы чарада беренче тапкыр. Дөнья чемпионатына барган идем, анда мондый шәп, төсләргә бай атмосфера юк иде!»

Бу дисциплинадагы көмешне Иран вәкиле Хоссеин Гебленамай Могадам алса, өченче урында россияле Ильяс Хөснетдинов урнашты.

Наньгуньдагы алтынчы алтын медальгә Иран спортчысы Шахин Баниталеби лаек булды. Икенче һәм өченче урынны Артем Загибалов белән Камил Халилюлин яулады.

Казанда узучы БРИКС Уеннары ярышлары якшәмбе көнне дәвам итәчәк.