БРИКС илләре уеннары: тугызынчы ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: тугызынчы ярыш көне нәтиҗәләре
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Шимбә көнне БРИКС илләре уеннарында нәфис гимнастика ярышлары тәмамланды. Соңгы көнне 14 медаль комплекты уйнатылды. Сениор кызлар турнирында Россия һәм Беларусь җыелмалары төркемле күнегүләрдә берешәр алтын медаль яулады. Индивидуаль күнегүләрдә чемпион исеменә «Небесная грация» командасын тәкъдим итүче кызлар – Анна Попова (туп, предметсыз), Лала Крамаренко (тасма), Диана Чугунихина (чукмарлар) һәм Мария Борисова (кыршау) лаек булды.

«Атмосферага килсәк, бар да искиткеч иде, бик нык көч биреп тордылар. Бу – тормышта була торган иң шәп нәрсә. Мондый хис-кичерешләрне мин башка беркайда да тапмам, мөгаен. Үземнең нәтиҗәм белән канәгатьмен, чөнки бик каты авырдым, ике стартны үткәреп җибәрергә мәҗбүр булдым, шуңа да бер атна гына әзерләндем. Ләкин Ирина Александровна Винер канәгать. Мин дә канәгать», – диде Анна Попова.

«Уеннарның тагын дәвам итүен теләр идем, миңа бу бәйрәмнең тәмамлануы бик кызганыч. Әлбәттә, яшереп тормыйм, тагы да күбрәк ил булуын теләр идем. Кайберләре үз сәбәпләре аркасында берничә генә көн кала катнашудан баш тартты. Бик кызганыч, көндәшлек күбрәк булуын теләр идем. Ләкин шунысын әйтим, ахыргача кемнең җиңәсе аңлашылмаган ярышларның инде күптән булганы юк иде. Юниорлар арасында да, сениорлар арасында да шул ук хәл – соңгы секундкача без киеренке халәттә идек. Бу бик шәп һәм кызык», – дип билгеләп узды нәфис гимнастика буенча биш тапкыр дөнья чемпионы Яна Батыршина.

Юниор һәм сениор кызлар арасындагы нәфис гимнастика ярышлары нәтиҗәләре буенча Россия җыелмасы 15 алтын һәм 2 көмеш яулады. «Небесная грация» командасының өч алтын, 5 көмеш һәм 3 бронза. Беларусь гимнастлары 2 алтын, 10 көмеш һәм 6 бронза яулады.

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында БРИКС уеннарының бокс ярышлары финаллары узды

Ир-атлар арасында чемпионнар исеменә Россия спортчылары Владимир Мнацаканян (48 кг кадәрге авырлык категориясе), Баир Батлаев (51 кг кадәр), Максим Кузнецов (54 кг кадәр), Андрей Пегливанян (57 кг кадәр), Илья Попов (63,5 кг кадәр), Сергей Сергеев (75 кг кадәр), Бешто Шавлаев (80 кг кадәр) һәм Вадим Щеблыкин (86 кг кадәр), Үзбәкстан вәкилләре Шавкатжон Болтаев (67 кг кадәр), Хавасбек Асадуллаев (71 кг кадәр), Мадияр Сайдрахимов (92 кг кадәр) һәм Баходир Жалолов (92+ кг), шулай ук Абхазия спортчысы Герман Арджения (60 кг кадәр) лаек булды.

«БРИКС илләре уеннарының бер өлеш булуына шатмын. Абхазия Республикасы флагы астында чыгыш ясау һәм алтын алу – бу тарих, мин бик горурланам. Соңгы көрәш авыр бирелде, физик көч тә, мораль көч тә бетеп килә иде, ләкин мин түзә алдым», – диде Герман Арджения.

«Бу масштаблы ярышлар, барысы да бик югары дәрәҗәдә. Мондый чараларны ешрак уздырырга кирәк. Боксчылар турнирына килсәк, монда көндәшлек тудыручы спортчылар күп. Мин финал ярышны ничек үткәрүем белән канәгатьмен», дип билгеләп узды Баир Батлаев.

Хатынкызлар арасында җиңүчеләр исеменә Россия спортчылары Анна Аэдма (52 кг кадәр), Людмила Воронцова (57 кг кадәр), Надежда Голубева (60 кг кадәр), Алина Пушкарь (63 кг кадәр), Азалия Әминева (66 кг кадәр), Елена Гапешина (75 кг кадәр), Салтанат Меденова (81 кг кадәр) һәм Ксения Олифиренко (81 кг кадәр), Һиндстан вәкилләре Минакши (48 кг кадәр) һәм Анамика (50 кг кадәр), шулай ук Үзбәкстан спортчылары Нигина Уктамова (54 кг кадәр) һәм Кытайдан Шу Ли (70 кг кадәр) лаек булды.

Бокс турниры нәтиҗәләре буенча Россия спортчылары 24 медаль яулады (15 алтын, 4 көмеш, 5 бронза), Үзбәкстанның – 19 (5-6-8), Һиндстанның – 9 (2-3-4), Кытайның – 7 медале (1-4-2).

БРИКС илләре уеннарының байдарка һәм каноэларда ишү ярышлары тәмамланды. Ярыш көне 200 һәм 500 метрга командалар белән узышу финалларыннан башланды, ә аннары вакыт буенча иң озакка сузылган 5000 метрга индивидуаль узышлар старт алды.

Дүрт катнашучыдан торган командаларның байдаркаларда ишү ярышында беренче урынга Беларусь җыелмасы спортчылары – Никита Бориков, Владислав Кравец, Владислав Литвинов һәм Дмитрий Натынчик чыкты. Шул ук дистанциядә, ләкин каноэларда узышуда беренчелекне Россия спортчылары Дмитрий Шаров, Михаил Павлов, Павел Скрябин һәм Александр Боц яулады. «Әлбәттә, җил комачаулый, ләкин ярышларның масштабы һәм зурлыгы таң калдыра, биредә халыкара спорт рухы сизелә. Казан, катнашучылар санына һәм аларның дәрәҗәсенә карап, мондый гына түгел, тагы да масштаблырак уеннар кабул итәргә сәләтле. Хәзер дә каноэда көндәшлек искиткеч югары, Беларусь һәм Үзбәкстан спортчылары бик яхшы чыгышлар күрсәтә, монда дөнья чемпионнары һәм Олимпия уеннары призерлары күп, бу факт та күп нәрсә турында сөйли», – дип уртаклашты чемпионнар.

Хатын-кызлар арасында байдаркаларда 500 метрга ишүдә беренче урынны Беларусь спортчылары – Надежда Кушнер, Маргарита Ткачева, Ольга Худенко һәм Марина Литвинчук яулады. «Соңгы тапкыр Казанда 2013 елгы Универсиадада булдым. Ул чакта мин дүрт алтын алдым, шуңа хәзер шундый ук, ә бәлки, тагы да яхшырак нәтиҗә күрсәтәсем килде. Ә болай без һәрчак төп максат итеп алтын яулауны түгел, ә яхшы чыгыш күрсәтүне куябыз. Эшебезне яхшы башкарып, ул югары нәтиҗәләргә китерсен дип тырышабыз, – дип сөйләде быелгы БРИКС илләре уеннарында өч тапкыр чемпион калган Марина Литвинчук. – Иң мөһиме, без дөнья һәм Европа чемпионатлары дәрәҗәсендәге ярышлар белән чагыштырырлык яхшы секундлар күрсәтәбез. Мин үземнең медалемне Беларусь Республикасына һәм безнең барлык җанатарларга, байдарка һәм каноэларда ишү ярышларын яратучыларга, барлык спорт сөючеләргә багышлыйм».

Катнаш парлар арасында 200 метрга байдаркаларда ишү ярышларында Россия пары –Анастасия Панченко белән Иван Епишин җиңде. «Без Беларусьтан әллә ничә экипаж катнашачагын, аларның барысы да көчле икәнен аңлый идек. Гомумән, алар халыкара ишү спортының элитасы, һәм без алар килгәнгә, алар белән рәхәхәтләнеп узыша алуыбызга бик шатбыз. Әлбәттә, без җиңүгә исәп тоттык, ләкин бу соңгы метргача авыр көрәш булачагын аңлый идек», – дип сөйләде җиңүчеләр. Шул ук дисциплинаны каноэларда йөзүдә җиңүне шулай ук Россия пары – Сергей Свинарев белән Екатерина Шляпникова яулады.

5000 метрга индивидуаль узышларда барлык алтыннарны да Беларусь ишүчеләре алды. Байдаркаларда узышуларда иң көчлесе булып Владислав Кравец, ә каноэларда Иван Потапенко булып чыкты. Хатын-кызлар узышларында байдаркаларда Марина Литвинчук, ә каноэларда Екатерина Семенцова җиңде.

Бүген яулаган җиңүләре ярдәмендә Беларусь рәсми булмаган медаль зачетында беренче урынга чыкты – аның 16 алтын, 14 көмеш һәм 19 бронза медале. Берьюлы биш алтын медальне һәм бер көмешне Владислав Кравец яулады. Россия 12-15-8 күрсәткече белән икенче урында, өченче урында исә Үзбәкстан – аның спортчылары бер алтын һәм ике бронза яулады.

БРИКС илләре уеннарында дзюдо ярышларының финаллары узды, аларның нәтиҗәләре буенча тагы җиде чемпион исеме билгеле булды.

Хатын-кызлар арасында 48 кг авырлык категориясендә иң көчлесе булып финалда Кытай спортчысы Хань Шуайсяны җиңгән Үзбәкстан вәкиле Лазила Хайдарова булып чыкты. 52 кг авырлыкта алтынны россияле Глафира Борисова яулады, көмешне исә Үзбәкстан кызы Гальхаё Жураева алды. 57 кг категориясендә җиңүгә финалда россияле Ирина Зуевадан көчлерәк булып чыккан Бразилия спортчысы Ширлен Тайс До Насцименто иреште.

Ир-атлар арасында 81 кг авырлык категориясендә җиңүче булып россияле Абас Азизов танылды – ул финалда Габриэл Фалцао Лираны (Бразилия) җиңде. «Авыр булды, ләкин иң мөһиме – җиңдем. Минем өчен бу принципиаль мөһим старт иде, мин җиңүгә исәп тоттым, һәм бар да килеп чыкты. Җиңү белән канәгатьмен, тик көрәш белән – әллә ни юк. Ярышларның үзләренә килсәк, алар искиткеч, оештыру дәрәҗәсе – Олимпиададагы кебек», – дип сөйләде Абас Азизов.

90 кг авырлык категориясе финалында Беларусьның ике спортчысы очрашты – Александр Сидорик милләттәше Егор Воропаевтан көчлерәк булып чыкты. «Көндәшләрнең дәрәҗәләре яхшы иде. Барысы да җиңү яуларга килгән, үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәтергә тырыштылар. Җиңүемне хатыныма багышлыйм, – диде финалдан соң Александр Сидорик. Мин Казанда беренче тапкыр түгел, бу шәһәр миңа ошый, ул Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе. Оештыру ягына да сораулар юк, бар да бик әйбәт».

Ир-атлар арасында 100 кг авырлык категориясендә алтынны россияле Нияз Билалов яулады, көмешкә Ицие Шен (Кытай) лаек булды. Ә 100 килограммнан артык авырлыкта җиңүгә бразилияле Лукас Антонио Мартинс Лима иреште – ул финалда россияле Александр Шалимовны җиңде. «Үземнең көчемне һәм мөмкинлекләремне күрсәтү һәм мондый ярышларда чемпион калу бәхете һәркөнне тәтеми. Минем җиңү китергән барлык хисләрне белдерергә сүзләрем җитмәс, бу – тормышымдагы иң мөһим мизгелләрнең берсе. Һәрбер алыш үзенчә катлаулы иде. Дзюдо – шахмат кебек, син анда эш итәсең, хаталар җибәрәсең, һәм акыл һәм көчеңне кулланып, аларны төзәтергә тиешсең. Мин көрәшләремне уңышлы уздырдым һәм моңа бик шатмын», – дип уртаклашты Бразилия спортчысы.

Нәтиҗәдә дзюдода иң күп медальне россиялеләр яулады – биш алтын, өч көмеш һәм бер бронза. Икенче урында 3-3-4 күрсәткече белән Бразилия. Алардан соң Кытай һәм Беларусь – әлеге илләрнең икесе дә икешәр алтын, икешәр көмеш һәм берәр бронза медаль яулады.

«Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә фехтование ярышларының соңгы көне узды, аның кысаларында рапира һәм кылыч белән көрәшүче ир-атлар, шпага белән ярышучы хатын-кызлар арасында өч медаль комплекты уйнатылды.

Хатын-кызлар арасында җиңүне Россиянең шпагачы кызлары (Яна Бекмурзова, Татьяна Гудкова, Айзанат Мурзанаева, Милен Бавуге Хабимана) яулады. Алар финалда 45:23 исәбе белән Беларусь җыелмасын (Александра Цурская, Агата Царькова, Екатерина Пошернева, Валерия Никонова) отты. Бронза исә Һиндстан җыелмасында.

Рапирачы ир-атлар финалында да тамашачылар Россия (Антон һәм Кирилл Бородачевлар, Тимур Сафин, Владислав Журавлев) һәм Беларусь (Владимир Бутенко, Владислав Николюк, Егор Рябцев, Георгий Ткаченко) җыелмалары көрәшен күзәтте. Бу дисциплинада да җиңүне россиялеләр яулады – 45:11. Бронза медальләргә кабат Һиндстан командасы лаек булды.

Ярыш көне «кылыччы» ир-атлар финалы белән тәмамланды: Россия җыелмасы (Кирилл Тюлюков, Дмитрий Даниленко, Анатолий Костенко, Камил Ибраһимов) Азәрбәйҗан (Мурад Акберов, Салех Мамедов, Магсуд Хусейнли, Аббас Гусейнов) җыелмасы белән очрашты. Очрашу Россия командасы файдасына, 45:23 исәбе белән тәмамланды. Бронза медальләрне Беларусь җыелмасы яулады.

БРИКС илләре уеннарының футбол ике төр көрәше чемпионнары исеменә финалда Казахстан командасын җиңгән Россия җыелмасы лаек булды. Цифрлы этапта командалар тигез уен алып барды диярлек, ләкин алай да Россия җыелмасының аз гына өстенлеге бар иде – 6:5. Аңа җиңүне Даниил Абельдяев, Роберт Фәхретдинов, Антон Кленов һәм Степан Михович китерде. Әмма алда команданы чын мәйданчыктагы уен көтә иде, һәм бар да үзгәрә ала иде. Россия җыелмасына Александр Кригер, Артём Елькин, Даниил Ильин һәм Александр Кузьминых кушылды, һәм уртак тырышлык белән бу этапны да җиңү белән тәмамлап булды. Матчның гомуми исәбе – 9:7.

«Бик киеренке матч булды, Казахстан командасы егетләренә зур «респект», минем хәтта тавышым да бетте. Ике этапта да уен мөмкин кадәр кызды, бу – без лаек финал иде. Бөтен уенчылар белән дә горурланам, алар мактауга лаек. Оештыру ягы супер. Казан – искиткеч шәп шәһәр, биредә мөмкин кадәр әйбәт һәм ярдәмчел кешеләрне очратырга була», – дип белдерде Россия җыелмасының уенчысы Даниил Абельдяев.

Өченче урын Венесуэла җыелмасында. Ул бронза өчен матчта бразилияләрне җиңде – 6:5. «Чарага әзерлек югары дәрәҗәдә, дөнья чемпионатларындагы кебек, без бар нәрсә белән дә бик канәгать. Безгә Казанда бик ошады. Казан Кремлендә, Бауман урамында булдык, миндә бу бик зур тәэсирләр калдырды», – дип уртаклашты үз тәэсирләре белән Венесуэла җыелмасының баш тренеры Густаво Бресенья 3 нче урын матчында җиңү яулаганнан соң.

«Ак Барс» көрәш сараенда билбаулы көрәш ярышлары узды. Классик стильдә алтын медальләрне Россия спортчылары Тамирлан Керефов (82 кг кадәр), Санджи Каруев (90 кг кадәр), Гази Хәлилов (100 кг кадәр) һәм Айнур Сыртаев (100+ кг), Үзбәкстан вәкилләре Абдулахад Носиров (57 кг кадәр), Диёрбек Полвонбоев (68 кг кадәр) һәм Самандар Анваров (75 кг кадәр), шулай ук Кыргызстан көрәшчесе Нурлан Садыралы Уулу (62 кг кадәр) яулады.

Ирекле көрәштә җиңүгә Россия көрәшчеләре Рәсүл Адуев (57 кг кадәр), Габдеҗәлил Сөләйманов (62 кг кадәр), Данила Зубрилов (68 кг кадәр) һәм Эмиль Незаметдинов (90 кг кадәр), Үзбәкстан егетләре Муроджон Хамидов (75 кг кадәр), Хуснидин Рузиев (82 кг кадәр) һәм Нодирбек Ахатжонов (100 кг кадәр), шулай ук Кыргызстан данын яклаучы Бахтииар Мирлан Уулу (100+ кг) иреште.

«Минем чыгышлар тәҗрибәсе зур, ләкин мондый грандиоз вакыйгада катнашу аңлатып бетермәслек хисләр бирә. Мин үземнең җиңүем белән якыннарымны шатландыра алуыма шат һәм бәхетле. Казан элеккечә спорт чараларын уздыру өчен топ-урын булып кала бирә. 2013 елгы Универсиадада мин икенче идем, ә хәзер – беренче. Куып тоттым», – диде Габдеҗәлил Сөләйманов.

«Нәтиҗә белән бик канәгатьмен, финалда мин күп тапкыр чемпион булган көрәшче белән көрәштем. Үземнән күп нәрсә көттем, чөнки озак һәм тырышып әзерләндем. Бүген бар нәрсә дә минем яклы иде. Турнирдагы көндшлек уннан ун иде. Көчле көндәшләр күп иде, аеруча финалда. Ярышларны ничек оештырулары ошады», – дип белдерде Данила Зубрилов.

Хатын-кызлар көрәшендә беренче урыннарны Жанна Исламгалиева (58 кг кадәр), Алина Пухова (66 кг кадәр), Динә Гыйзәтуллина (76 кг кадәр) һәм Замират Кусаева (76+ кг), шулай ук Үзбәкстан спортчысы Фарангиз Абдунабиева (52 кг кадәр) яулады.

Билбаулы көрәш турниры нәтиҗәләре буенча Россия 21 медаль (12 алтын, 5 көмеш, 4 бронза) яулады. Үзбәкстанның 20 медале (7-9-4). Шуның кадәр медальләргә Кыргызстан да ия (2-5-13).

Мәскәүнең «Динамо» спорт академиясендә брейкинг ярышларының беренче көне тәмамланды.

1х1 (шәхси ярышлар) һәм 4х4 (командалы ярышлар) дисциплиналарында сайлап алу туры, топ-16, топ-8 һәм топ-4 матчлары узды.

«Спортчыларның дәрәҗәләре бик әйбәт. Мин Россия, Япония, Көньяк Корея, Казахстанны билгеләп үтәр идем – хәзерге чакта дәрәҗәләре бик югары булган әлеге дүрт ил чемпион титулы һәм призлы урыннарга дәгъва кылачак. БРИКС илләре уеннары – яхшы халыкара ярышлар дәрәҗәсендәге ярышлар дип уйлыйм. Уеннар алдыннан безнең яхшы, яңа спорт базасында әзерлек җыеннары булды, күнекмәләр көненә ике тапкыр иде, яхшы ашаттылар, төрле процедуралар бар иде – бар да яхшы булды», – дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән Россия өчен чыгыш ясаучы «B-boy Footrockets» төркеме биючесе Руслан Фәйзрахманов.

БРИКС илләре уеннары Мәскәүдә дәвам итәчәк, 23 һәм 24 июнь көннәрендә анда брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл турнирлары узачак.