БРИКС илләре уеннары: дүртенче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: дүртенче ярыш көне нәтиҗәләре
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Якшәмбе көнне, Казанның Үзәк стадионында БРИКС Уеннары кысаларында узучы җиңел атлетика буенча ике көнлек турнир тәмамланды.

Соңгы көнне ир-атлар арасында алтын медальләргә Россия спортчылары Константин Крылов (200 м), Артем Макаренко (110 метрга каршылыклар аша йөгерү), Константин Плохотников (3000 метрга каршылыклар аша йөгерү), Сергей Кожевников (10000 метрга спорт йөреше), Борис Бездольный (сөңге ыргыту), Алексей Худяков (диск ыргыту), Дмитрий Чижиков (өчле сикерү), Михаил Шмыков (колга белән сикерү) һәм Степан Кекин (ун төр көрәш) лаек булды. Шулай ук Россиянең ир-атлар җыелмасы 4х400 м эстафетасында җиңде. Белорус Дмитрий Савин 800 метрга йөгерүдә беренче килде.

«Миңа бары минем яулаган урыным һәм 13,70 секундлык нәтиҗәм генә ошамады, ә болай ярышлар бик әйбәт. Оештыру дәрәҗәсе бер дигән, – дип билгеләп узды 110 метрга каршылыклар аша йөгерүдә икенче урын алган 2015 елгы дөнья чемпионы Сергей Шубенков. – Париж белән чагыштырганда, масштаб бераз тыйнаграк икәнен аңлыйм, ләкин калган нәрсәләрдә аерманы бөтенләй күрмим».

«Үземнең чыгышым белән бик канәгатьмен, мин, көчле көндәшлеккә карамастан, үземнең сезондагы иң яхшы нәтиҗәм белән җиңдем, – диде 200 метрга йөгерүдә җиңгән Константин Крылов. БРИКС Уеннары, тулаем алганда, миндә бик зур тәэсир калдырды. Хәзер, миннән кала, Россиядән дә, Беларусьтан да бер спортчы да чапмады. Бик кызык, разминкада хәтта сизмисең дә – төрле менталитет, төрле культура. Бу – минем карьерамдагы беренче халыкара ярышлар».

Ярышларның хатын-кызлар өлешендә БРИКС Уеннары чемпионнары исеменә Россия спортчылары Наталья Комбарова (200 м), Светлана Аплачкина (1500 м), Любовь Дубровская (5000 м), Елена Соколова (озынлыкка сикерү), Мария Кочанова (биеклеккә сикерү) һәм Елизавета Слободянюк (җиде төр көрәш) лаек булды. Шулай ук Россиянең хатын-кызлар җыелмасы 4х400 м эстафетасында да беренче булды. Беларуська исә алтын медальләрне Эльвира Граборенко (100 метрга каршылыклар аша йөгерү), Анастасия Маслова (чүкеч ыргыту) һәм Алена Дубицкая (ядрә ыргыту) китерде.

«Минем өчен бу мондый дәрәҗәдәге беренче ярышлар, хисләр кайнады гына. Уеннарның җаваплы старт кына түгел, ә яхшы кәеф бүләк итүче чын бәйрәм икәне сизелде. БРИКС Уеннары Казанда узачагын белгәч бик шатландым. Минем монда ярышларыма килеп, миңа көч биреп тора алучы якыннарым һәм туганнарым күп. Мин аларның энергетикасын тоеп тордым, шуңа яхшырак нәтиҗә күрсәтәсе килде», – диде җиде төр ярышта икенче урын яулаган Юлия Сохацкая.

БРИКС Уеннарының җиңел атлетика ярышларының нәтиҗәләре буенча Россия вәкилләре 33 алтын, 25 көмеш һәм 23 бронза медаль яуладылар. Беларусь спортчылары хисабында 9 алтын, 13 көмеш һәм 9 бронза. Призлы урыннарны шулай ук Кытай (2 көмеш, 1 бронза), Бразилия (1 көмеш, 2 бронза), Көньяк Африка Республикасы (1 көмеш), Һиндстан (3 бронза), Эритрея, Буркина-Фасо һәм Кыргызстан (барысының да берәр бронза) атлетлары да алды.

БРИКС Уеннарының бадминтон буенча ярышлары тәмамланды. Финалларда иң көчле бадминтончылар – Олимпия уеннары катнашучылары Сергей Сирант белән Евгения Косецкая, халыкара класслы спорт остасы Алинә Дәүләтова, спорт остасы Артур Печенкин уйнады.

Катнаш парлы разряд финалында Глеб Степаков белән Алинә Дәүләтова җиңел булмаган матчта Владислав Добычкин белән Мария Голубеваны җиңделәр – 2:0 (21:13, 21:18). Ялгыз разряд финалларында Сергей Сирант Артур Печенкиннан көчлерәк булып чыкты – 2:0 (21:14, 21:13), ә Евгения Косецкая катлаулы уенда Мария Голубеваны отты – 2:1 (15:21, 21:8, 21:13).

«Җиңүемә, әле дә җиңә алганымны исбатлавыма шатмын. Мин дулкынлануымны җиңә алуыма һәм җиңү яулавыма да шат. Башта бик каты дулкынландым. Волан очып-очып киткәли иде, мин шунда ук аңламадым һәм хаталар җибәрдем. Маша бик көчле, бар көчкә уйнады. Аңа туктамаска һәм алга таба көрәшергә киңәш итәм. БРИКС Уеннары бик яхшы оештырылган, залы әйбәт, ризыклары тәмле, бар да яхшы, барысы да ачык йөзле», – дип билгеләп узды Евгения Косецкая финалда җиңгәннән соң.

Иң соңгы матчлар итеп тамашачылар парлы разряд уеннарын карадылар, ир-атлар арасында Артур Печенкин белән Глеб Степаков ышанычлы рәвештә 2:0 (21:15, 21:7) исәбе белән Павел Монич белән Сергей Сирантны оттылар, ә хатын-кызлар арасында, тагы да киеренкерәк матчта Алинә Дәүләтова белән Евгения Косецкая 2:1 (21:8, 10:21, 21:5) исәбе белән Дарья Харлампович һәм Галина Лисочкинаны бирелергә мәҗбүр иттеләр.

«Без уйлаганның барысы да килеп чыкты. Нәтиҗә чынлап та әйбәт, бар да шәп. Уеннары яхшы тәмамланды.

БРИКС Уеннары – бик яхшы халыкара турнир. Бу ярышларның бар атмосферасын тою бик мөһим», – дип билгеләп уздылар Артур Печенкин белән Глеб Степаков.

Су спорт төрләре сараенда БРИКС Уеннарының суга сикерү ярышлары башланып китте. Алар 16 июньнән алып 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Өч метрлы трамплиннан сикерүдә Россия, Бразилия, Аргентина, Венесуэла, Таиланд, Беларусь һәм Үзбәкстан спортчылары катнашты. Бу дисциплинадагы беренче алтын медальне россияле Никита Шлейхер (529,80 балл) яулады, көмеш Венесуэла вәкиле Хесус Эдуардо Гонсалес Рейгеста (434,20), өченче урын һәм бронза Никитаның милләттәше Александр Черепахинда (430,35).

Алга таба тамашачыларны хатын-кызлар арасында ун метрлы каланчадан сикерү көтә иде: бу төрдә алтын һәм көмешне Россия вәкилләре – Виктория Казанцева (345,10 балл) белән Юлия Тимошинина (305,70) яулады.

Ярыш көнен катнаш парларның өч метрлы каланчадан сикерү ярышлары тәмамлады. Россиягә алтын медальләрне Илья Молчанов белән Елизавета Кузина (307,80 балл) китерде, көмеш Бразилия җыелмасында (272,70), бронза исә 253,74 балл җыйган Беларусь командасына китте.

Дүшәмбе көнне дә өч медаль комплекты уйнатылачак: ир-атлар арасында (10 метрлы каланча), хатын-кызлар арасында (трамплин, 3 метр), шулай ук катнаш разрядта (10 метрлы каланча).

Баскетбол ике төр көрәшенең икенче көнендә ике төркемнең дә лидерлары билгеле булды. Бразилия ышанычлы рәвештә Куба (42:19) һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен (42:13) отып, ике җиңү яулады, ә Үзбәкстан тигез диярлек көрәштә 24:23 исәбе белән Сербия Республикасын җиңде. Хәзер бу илләр – А төркеменең өч җиңү яулаган һәм бер дә җиңелмәгән лидерлары.

«Безнең Куба командасын элек тә күргән бар иде, һәм аларның безне мәйданчыкта җиңәчәкләрен аңлый идек, шуңа цифрлы этапта мөмкин кадәр күбрәк балл җыеп, өстен калырга тырыштык, һәм безнең килеп чыкты. Аннары мәйданчыкта без шул аерманы сакларга тырыштык», – дип сөйләде Бразилия җыелмасы уенчысы Луиз Гильерме Матос.

Б төркемендә көннең иң яхшы уенын Россия күрсәтте: ул 28:24 исәбе белән Әрмәнстанны һәм 40:9 исәбе белән Колумбияне отты. «Бар да яхшы. Кайбер хәрәкәтләребезне чынга ашырып булмады, ә болай бар да әйбәт. Иң мөһиме – җиңә алдык», – диде Россия командасы уенчысы Юрий Беспалов. Шулай ук бу төркемдә Абхазия 25:18 исәбе белән Колумбияне җиңде, ләкин аннары Беларуська оттырды – 12:29. Шулай итеп, өч җиңү яулаган Россия лидер булып бара, икенче урында – ике уенда ике җиңү яулаган Беларусь.

БРИКС Уеннарының академик ишү ярышларында финаллар узды. Алар дүрт көн дәвам итте, медальләр өчен ун илдән килгән 150 артык спортчы көрәште.

Соңгы ярыш көнендә иң күп ишүчеләр катнашкан узышлар – пар ишкәкле дүрт ишүче һәм рульчесез сигез ишүче дисциплиналары ярышлары булды. Ике дисциплинада да Россиянең спортчы кызлары бик ышанычлы чыгыш күрсәтте – хәлиткеч узышларда көндәшләре алардан биш секундтан артык вакытка калыша иде. Нәтиҗәдә парлы ишкәкле дүрт ишүче дисциплинасында БРИКС Уеннары чемпионнары булып Анастасия Любич, Мария Боталова, Татьяна Усцелемова һәм Кира Ювченко калды. «Безнең өчен ярыш һәрьяклап уңышлы булды, моннан да зуррак уңышны күз алдына китерү мөмкин түгел. Монда булуыма бик шатмын, хәзер өйгә зур горурлык белән кайтырга була, – дип уртаклашты Кира Ювченко. – БРИКС Уеннарының үсеш алуын телим, аларда кабат катнашырга шат булачакмын».

Соңгы көннең икенче алтыны – Россиянең кызлар сигезлегендә. Ә менә ир-атлар узышларында лидерлар урыннары белән алмашты – рульчесез дүртлек һәм рульчесез сигезлек дисциплиналарының икесендә дә Беларусь вәкилләре җиңде, россиялеләр исә көмеш яулады.

«Без җиңүгә исәп тоттык. Бу көндәшләр белән инде ничә ел ярышабыз, һәм ярышлар безнең җиңә белүебезне күрсәтте. Ярышу рәхәт иде, бар да бик кызык булды. Теләсә кайсы медаль, аеруча алтын, бик мөһим һәм шатлык бүләк итә. Аеруча мондый матур Уеннарда яуланганы. Оештыру ягы бик ошады, монда булуыбызга бик шатбыз», – дип белдерделәр Беларусьның җиңү яулаган ишүчеләр дүртлеге – Павел Синенко, Николай Шарлап, Денис Кучерев һәм Михаил Иванчиков.

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы ярышлары тәмамланды. Ир-атлар арасындагы ялгыз разряд финалында Кирилл Скачков озакка сузылган матчта 3:2 исәбе белән Владимир Сидоренконы отты, ә хатын-кызлар финалында Мария Тайлакова партияләр буенча 3:1 исәбе белән Элизабет Авраамянны җиңде.

«Финал матчына мин яхшы әзерләндем, атмосфера, уеннан ләззәт аласы килде, иң мөһиме – үз көчеңә ышанып эш итү иде. Элиздан реванш алдым, җиңүемә шатмын, чөнки без быел инде җиденче тапкыр очрашабыз. Бик тыныч уйнадым һәм кайсыдыр мизгелдә хисләр турында бөтенләй оныттым. БРИКС Уеннарында ике алтын яулау – бик яхшы нәтиҗә, бу бик абруйлы дип уйлыйм», – дип уртаклашты үз тәэсирләре белән финал нәтиҗәләре буенча Россиянең беренче ракеткасы булган Мария Тайлакова.

Казанның теннис академиясендә зур теннис буенча командалы ярышларның төркем этабы тәмамланды.

Ир-атлар арасында плей-оффка үз төркемнәрендә беренче урынны яулаган Россия һәм Беларусь командалары, шулай ук икенче урынны алган Үзбәкстан һәм Һиндстан командалары чыкты. Хатын-кызлар арасында ярымфиналга алдан ук Россия һәм Беларусь командалары чыкты, калган ике юлламага Иран белән Сербия Республикасы, Һиндстан белән Үзбәкстан җыелмалары дәгъва кыла. Үз ярышларын алар дүшәмбе үткәрәчәк.

«Тәэсирләр бары уңай. Төркем этабында өч матчта да оттык, һәркайсында 3:0 исәбе белән җиңдек. Бүген ялгыз разрядта уйнап җиңгәч, шунда ук парлы матчка киттем. Командамның лаеклы уйнавына шатмын, без төркем этабын лаеклы үттек һәм ярымфиналга беренче урыннан чыктык. БРИКС Уеннары җиңүчесе булу хокукы өчен финалда Россия һәм Беларусь җыелмалары очрашырга тиеш дип саныйм.

Оештыру ягы югары дәрәҗәдә, мондый пландагы ярышларда булуыма шатмын, Уеннар ачылу тантанасы бик ошады. Куркынычсызлык, күп тапкыр ашату, мондый эссе һава торышында һәр почмакта су булу – оештыручыларга хөрмәтем зур», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Беларусь теннисчысы Михаил Дубровский.

БРИКС Уеннарында ушу ярышларының соңгы алышлары да узды.

Бүгенге көн ушу-таолуда Россия белән Кытайга икешәр алтын китерде – медальләрне Иван Краснобаев белән Анастасия Каденова, шулай ук берьюлы ике алтын алган Ян Гуанглинь яулады. Берешәр алтынга Дарья Латишева (Үзбәкстан) һәм Захра Киани (Иран) лаек булды.

Ушу-санда Кытай спортчылары өч алтын яулады, Иран өч беренче урынга лаек булды, Россия исә ике чемпион титулын алды. Шуларның берсе – ир-атларның 56 кг авырлык категориясендә һинд ушучысы Сунил Сингх Маянгламбамны җиңгән Арсен Умалатов.

«Бар да җиңел узды дип әйтү дөрес булмас иде. Икенче раундта уңышсызлыкка тарыдым. Көндәшем тәҗрибәле иде. Алай да минем килеп чыкты, – дип уртаклашты үз тәэсирләре белән Арсен Умалатов. – Минем өчен БРИКС Уеннары – гаҗәеп ярышлар, минем спорт карьерамдагы зур старт. Бик нык көч биреп тордылар. Россия өчен тырыштым».

Нәтиҗәдә Россия спортчылары ушу ярышларында 14 алтын, 11 көмеш һәм 8 бронза яуладылар. Кытай исәбендә 14 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль. Иран 4-8-11 күрсәткече белән лидерлар арасында өченче урында.