БРИКС илләре уеннары: җиденче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: җиденче ярыш көне нәтиҗәләре
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Чәршәмбе көнне бокс турнирында ир-атлар арасында 46-48, 51, 54, 57, 60, 63,5, 67, 71, 75, 80, 86, 92 кг һәм аннан артыграк, ә хатын-кызлар арасында 45-48, 50, 52, 54, 57, 60, 63, 66, 70, 75, 81 кг һәм аннан артыграк авырлык категорияләрендә беренчел ярышлар узды.

Ярышларда Россия, Үзбәкстан, Беларусь, Казахстан, Венесуэла, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Азәрбәйҗан, Сүрия, Кыргызстан, Әфганстан, Таҗикстан һәм башка илләр боксчылары катнашты. Беренчел ярышлар пәнҗешәмбе дә дәвам итәчәк.

БРИКС Уеннарындагы байдаркалар һәм каноэларда ишү ярышларының беренче көне Россия һәм Беларусь өчен уңышлы булды. Финалда Россия спортчысы Максим Оселёдко җиңде – ул 200 метр араны байдаркаларда ишүдә иң көчлесе булып чыкты. Икенче һәм өченче урынны Беларусь вәкилләре Дмитрий Третьяков һәм Алексей Мисюченко яулады.

«Көндәшлек зур. Без белоруслар белән инде өченче ел узышабыз. БРИКС илләре уеннарында берьюлы өч спортчының катнаша алуы бик әйбәт. Әгәр бу Европа яки дөнья чемпионаты булса, илдән бер генә кеше чыгыш ясар иде. Ә мондагы формат осталыгыңны күбрәк күрсәтү мөмкинлеге бирә», – дип билгеләп узды җиңүче.

200 метрга каноэларда ишү ярышы бик киеренке булып чыкты – призерлар өчлегенә эләккән спортчыларны секундның уннан ничәдер өлеше генә аерды. Җиңүне Үзбәкстан спортчысы Артур Гулиев яулады. Көмеш Россия вәкиле Сергей Свинаревта, бронза исә Беларусьтан килгән Александр Зубокта.

«Җиңүдән бик әйбәт тәэсирләр калды, чөнки монда зур көндәшлек һәм танылган спортчылар чыгыш ясый. Коллегаларыма көрәш өчен рәхмәт, шулай ук рәхмәтемне безгә көч биреп торганнарга һәм безнең өчен җан атканнарга рәхмәт әйтәсем килә», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән чемпион.

Хатын-кызлар арасында 200 метрга каноэда ишүдә беренче һәм икенче урынны Беларусь Республикасы ишүчеләре – Елена Ноздрева белән Инна Неделькина лаек булды, өченче урында Россия спортчысы Екатерина Шляпникова урнашты. Ә менә 500 метрга байдаркаларда ишү ярышында пьедестал тулаем Беларусь спортчыларыныкы иде – җиңүгә Елизавета Вилкова, Марина Литвинчук һәм Ольга Худенко иреште.

Иң соңгы булып ир-атлар арасында 1000 метрга байдаркалар һәм каноэларда ишү ярышларының җиңүчеләре билгеле булды. Беренче дисциплинада җиңүне Владислав Кравец (Беларусь) яулады, икенче булып Максим Спесивцев (Россия) килде, бронза белорус спортчысы Денис Ермоленкода. 1000 метрны каноэда узуда чемпион исеменә Илья Первухин (1 нче урын) лаек булды, икенче урында Илья Штокалов (көмеш), бронза Иван Потапенкода (Беларусь).

«Казан» күп функцияле ат спорт комплексында ат спорты ярышлары башланды, алар 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Чәршәмбе көнне «джигитовка» дисциплинасының шәхси зачет чыгышлары булды, беренчел ярышларның лидерлар өчлеге Россия спортчыларыннан тора: беренче урында 148.50 балл белән Кирилл Нефедов, икенче урында Георгий Феофанов (119.50), өченче булып Иван Капсамун (107,50) килде.

Тентпеггингның беренчел ярышларында (шәхси зачетта) беренче урында Көньяк Африка Республикасы вәкиле Норман Йим Мостер (46 балл), икенче булып Россия спортчысы Федор Ефимов (40) килде, өченче урын белорус спортчысы Игорь Песецкийда (39,5). Командалы зачетның беренчел ярышларында да беренчелек Көньяк Африка Республикасында – Уиллем Петрус Нортйе һәм Норман Йим Мостер 24 балл җыйды.

Пәнҗешәмбе, 20 июнь көнне, БРИКС илләре уеннарының ат спорты ярышларында 4 медаль комплекты уйнатылачак.

БРИКС илләре уеннарының беренче ярыш көнендә йөзүчеләр унике медаль комплекты уйнаттылар.

400 метрны ирекле стиль белән йөзүдә алтын медальне Софья Дьякова яулады. Шул ук дистанциядә ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Николай Колесников (Россия) күрсәтте, ул секундның ничәдер өлешенә Стефан Александр Де Фрейтас Стеверинкны (Бразилия) узды. 50 метрны аркада йөзүдә җиңүче исеменә Милана Степанова (Россия) лаек булды. 200 метрны аркада йөзүдә Мирон Лифинцев җиңде.

«Нәтиҗәм белән бик канәгать түгелмен. Йөзәргә, йөзәргә һәм тагы бер кат йөзәргә кирәк, өйрәнәсе нәрсәләр күп әле, – дип уртаклашты Мирон. – Минем өчен ярышларда трибуналарның никадәр тулу булуы һәм тамашачыларның ничек көч биреп торулары мөһим. Биредә әлеге мәсьәләдә бар да бик әйбәт».

100 метрны баттерфляй белән йөзүдә алтын медальне Герман Зажирский (Россия), ә 200 метрны йөзүдә – Серафима Фокина (Россия) яулады. Ә менә брасс стилендә йөзүдә тиңнәр белорус спортчыларына булмады – Алина Змушко 200 метр дистанциясендә, ә Илья Шиманович 100 метрга йөзүдә җиңде.

«Хәзер Олимпиадага әзерләнәбез, якын арада тагы берничә старт булачак, мөһим ярышларга форма җыябыз, – дип билгеләп үтте Шиманович. – Мондагы атмосферага килсәк, ул шәп. Авылдагыларның барысы да күңел ача, ярышларда алган стресс турында онытып тора, анда кызык. Ләкин безне алда әле тагы ике ярыш көне көтә».

Кыска дистанциядә (50 м) ирекле стиль белән йөзүдә җиңүе белән Бразилиянең медальләр коллекциясен Виктор Гимараеш Алкара баетты. Хатын-кызлар арасында бу дистанциядә Россия спортчысы Мария Полещук җиңде.

Ир-атлар арасындагы 4х100 метр эстафетасы финалы барысы өчен дә киеренке булып чыкты. Дүртенче сегментка җиткәндә Россия командасының Бразилия командасы алдында бер секундтан артык диярлек өстенлеге бар иде. Ләкин соңгы 50 метрда, лидер артыннан барганда, Бразилия спортчысы көчле ыргылыш ясады, ләкин нәтиҗәдә барыбер 0,01 секундка артта калды. Нәтиҗәдә Россия беренче, Бразилия икенче, Беларусь өченче урында. Хатын-кызлар эстафетасында Россия җыелмасы күпкә ышанычлырак җиңү яулады, Бразилия спортчылары икенче урын алды, өченче урында Көньяк Африка Республикасы командасы урнашты.

Чәршәмбе көнне БРИКС илләре уеннарында хатын-кызлар көрәшендәге 10 медаль комплект ияләре билгеле булды. Россия җыелмасы вәкилләре җиде алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яулады.

50 кг кадәр

1. Елизавета Смирнова (Россия)

2. Тянь Ай Ши (Кытай)

3. Ксения Станкевич (Беларусь)

«Тренерларымның өметләрен аклый алуыма бик шатмын. Көндәшлек дәрәҗәсе шактый югары иде, шуңа җиңүгә җиңел ирештем дип әйтә алмыйм, – дип белдерде Россия чемпионатлары призеры Елизавета Смирнова. – БРИКС илләре уеннарында бар да югары дәрәҗәдә оештырылган, барлык шартлар да тудырылган – яшәү һәм ашау ягы да, күңел ачу программасы ягы да. Миңа бар да ошады».

53 кг кадәр

1. Эльнура Мамедова (Азәрбәйҗан)

2. Цзинь Чжан (Кытай)

3. Милана Дадашева (Россия)

55 кг кадәр

1. Александра Скиренко (Россия)

2. Арина Мартынова (Беларусь)

3. Гултакин Ширинова (Азәрбәйҗан)

57 кг кадәр

1. Алеся Гетманова (Беларусь)

2. Марина Симонян (Россия)

3. Венруи Хай (Кытай)

59 кг кадәр

1. Светлана Липатова (Россия)

2. Надежда Буланая (Беларусь)

3. Дилфуза Аимбетова (Үзбәкстан)

«Үзебездә, шундый тулы трибуналар булганда җиңүе бик рәхәт булды. Нәкъ минем өчен җан атучы җанатарлар күп иде. Җиңәсе һәм Россиянең дә көрәштә үсеш алуын күрсәтәсе килде. Бу медаль миңа алда көтелүче яңа стартлар алдыннан зур этәргеч бирә. Турнирның югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үтәр идем. Көндәшлеккә килсәк, көндәшлек дәрәҗәсенең һәр Уеннар саен арта барачагына ышанам», – диде Европа чемпионатының көмеш призеры Светлана Липатова.

62 кг кадәр

1. Екатерина Кошкина (Россия)

2. Нигина Сабирова (Үзбәкстан)

3. Джулиана Оливейра Сантос (Бразилия)

65 кг кадәр

1. Валерия Дондупова (Россия)

2. Татьяна Павлова (Беларусь)

3. Динара Рөстәмова (Үзбәкстан)

68 кг кадәр

1. Вусала Парфианович (Россия)

2. Юки Рао (Кытай)

3. Анна Садченко (Беларусь)

72 кг кадәр

1. Олеся Безуглова (Россия)

2. Елена Шалыгина (Казахстан)

3. Светлана Окназарова (Үзбәкстан)

76 кг кадәр

1. Анастасия Зименкова (Беларусь)

2. Гульмарал Еркебаева (Казахстан)

3. Жингру Сан (Кытай)

«Әлегә җиңү хисе, эмоцияләр юк. Мөгаен, бар да иртәгә булырдыр. Келәмдер нидер план буенча бармады, ләкин мин үземне кулга ала алдым, тренерлар да нишләргә кирәклеген әйтте, моның өчен аларга рәхмәт. Көндәшләремнең дәрәҗәсе шактый югары иде, барлык ил вәкилләре дә җиңәргә әзер иде», – дип билгеләп узды 2018 елгы Европа чемпионатының бронза призеры Анастасия Зименкова.

Грек-рим көрәшендә беренчел һәм ярымфинал ярышлар узды. Пәнҗешәмбе көнне алтын медальләр өчен Олимпия уеннары призеры Сергей Емелин, Беларусь чемпионы Дмитрий Зарубский һәм башка атлетлар көрәшәчәк.

Казанның теннис академиясендә теннис буенча командалы ярышлар тәмамланды, аның кысаларында ике медаль комплекты уйнатылды. Ике финалда да Россия һәм Беларусь командалары очрашты, бронза медальләрне ир-атлар разрядында да, хатын-кызлар разрядында да Һиндстан командасы яулады.

Ир-атлар финалында Россия белән Беларусь җыелмалары уйнады. Беренче очрашуда Илья Симакин беренче сетта (4:6) Эрик Арутюнянга оттырды, икенче партиядә исә тай-брейкта (7:6, 12:10) җиңде, ә аннары өстенлекне үз кулына алды һәм көндәшкә җиңәргә бернинди өмет калдырмады – 6:1. Аның партнеры Данил Панарин ике сетта Даниил Остапенковны отты һәм Россия җыелмасына алтын медаль китерде.

Хатын-кызлар арасында алтын өчен көрәш тынычрак булды. Очрашу барышында Полина Кудерметовага медицина таймауты кирәк булса да, ул өч сетта да Эвелина Ласкевичны (6:2, 5:7, 7:5) җиңә алды. Елена Приданкина 2-0 (6:3, 6:0) исәбе белән Дарья Хомутянскаяны җиңде һәм БРИКС Уеннарында Россия җыелмасын тагы бер җиңүгә баетты.

«Көчемне тигез бүлә алдым һәм кортка формамның иң югары чагында чыга алдым. Эчтә, әлбәттә, җиңел булмады. Бөтен хәлиткеч тупларга җавап бирә алдым, үзем дә яхшы туплар очырттым. Икенче сетны идеаль сетка якын иде дияр идем. Финал этапта уйнавы кызыклы иде, гади булмаган көндәшләр эләкте. Ләкин ярышларга мин бик яхшы формада килдем, шуңа уңышлы уйный алдым. БРИКС Уеннары миңа үзенең Авылы белән истә калды. Оештыручыларга кичке чаралар өчен рәхмәт. Бар да бик кызык булды», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Елена Приданкина.

Фехтование ярышларының беренче көнендә өч алтын медальне дә россиялеләр алды, шунысы кызык, алар финалларда үзләренең милләттәшләре белән очрашы. Шпага белән ярышуда Георгий Бруев тигез ярышта Артем Саркисянны җиңде, бронза медальләргә Марк Семоненко (Беларусь) һәм Алексей Удовиченко (Россия) лаек булды. Рапиралар көрәшендә иң көчлесе булып финалда Анна Соловьеваны җиңгән Марта Мартьянова танылды. Бронза Владислава Панюшкина (Россия) белән Дарья Власовада (Беларусь).

Кылыч белән көрәшүче спортчы кызларның дүртесе дә турнирның ярымфиналына чыкты. Бронзаны Вероника Булукова белән Яна Егорян алды.

«Безнең дүртлегебез – иң мөһиме. Без бит бирегә беренче чиратта үзебез өчен түгел, ә илебез данын яклар өчен килдек. Һәм бу бик мөһим. Ярый әле без беренче ярышларда очрашмадык һәм барыбыз да ярымфиналларга чыктык», – дип уртаклашты Яна Егорян. Алтынны 14:12 исәбе белән милләттәше Ольга Никитинадан өстен калган Софья Великая яулады.

Чәршәмбе көнне Бәшир Рәмиев исемендәге IT-Паркта шахматның «Блиц» дисциплинасында тагы 2 медаль комплекты уйнатылды.

Ир-атлар турнирында 11 тур нәтиҗәләре буенча җиңүне Россия гроссмейстеры Андрей Есипенко (9 балл) яулады, ул үзенең милләттәше Владислав Артемьев (8,5) һәм белорус Максим Царуктан (7,5) өстен калды.

Хатын-кызлар турнирында җиңүгә Россия спортчысы Екатерина Лагно (10,5 балл) иреште, ул БРИКС илләре уеннары-2024 тә инде икенче алтынын яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Кытай вәкилләре Сун Юйсинь (9) һәм Го Ци (8,5) алды.

«Үземнең бүгенге чыгышым белән канәгатьмен, аеруча кичәге әллә ни уңышлы булмаган тиз шахматтагы чыгыштан соң. Бөтен партия дә катлаулы булды, җитди көндәшләр эләкте. Җиңә алуыма шатмын. Кытай, Үзбәкстан һәм Һиндстаннан килгән көндәшләремне билгеләп үтәр идем, алар көндәшлек тудыра белә. Влад белән лаеклы уйный алуыма бик шатмын, безнең аерма – нибары 0,5 балл, әлеге очрашу бүгенге көн нәтиҗәсенә йогынты ясады. Бу минем өчен бик мөһим турнир, җыелма өчен 2021 елдан соң беренче тапкыр уйныйм, шуңа Уеннарга бик җитди карыйм. Шахматның БРИКС илләре уеннары программасына кертелүе бик мөһим дип саныйм, ярышларга гомер буе әзерләндем дисәк тә була», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Россия гроссмейстеры Андрей Есипенко блицта җиңгәннән соң.

Ярышлар пәнҗешәмбе, 20 июнь көнне дәвам итәчәк.