Казанда дзюдо буенча халыкара “Зур шлем” турниры тәмамланды

Казанда дзюдо буенча халыкара “Зур шлем” турниры тәмамланды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы  “Зур шлем” турнирының өченче көнендә Тамерлан Башаев Россия җыелмасы өчен дүртенче алтын һәм команданың унбишенче медален яулады. Финалда 100 кг артык авырлык категориясендә Европа-2020 чемпионы көндәшен өстәмә вакытта җиңеп, бразилияле Рафаэль Сильвадан көчлерәк булып чыкты.

Ир-атлар, 100 кг күбрәк

Алтын – Тамерлан Башаев, Россия

Көмеш – Рафаэль Сильва, Бразилия

Бронза – Давид Моура, Бразилия – Йоханнес Фрай, Германия.

Россия җыелмасы өчен тагын бер алтынга өмет Арман Адамянда бар иде, ләкин финал көрәшнең өстәмә вакытында 100 кг кадәр категориядә ул голландияле Симеон Катаринага оттырды. Бронза медальләр Нияз Билалов һәм кореялы Чо Гухамда.

Ир-атлар, 100 кг кадәр

Алтын – Симеон Катарина, Нидерланд

Көмеш – Арман Адамян, Россия

Бронза – Нияз Билалов, Россия һәм Чо Гухам, Корея

Япония җыелмасы өчен Казанда өченче алтынны Санширо Мурао яулады. 20 яшьлек атлет иппон белән немец Эдуард Триппельне җиңде.

Ир-атлар, 90 кг кадәр

Алтын – Санширо Мурао, Япония

Көмеш – Эдуард Триппель, Германия

Бронза – Неманья Майдов, Сербия һәм Лука Майсурадзе, Грузия

Өч ярыш көне нәтиҗәләре буенча Россия җыелмасы 4 алтын, 6 көмеш һәм 5 бронза медаль яулады. Япония командасында 3 алтын һәм бер бронза, Франция җыелмасында 2 алтын һәм көмеш.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте