Kazan Volunteers командасының бер өлеше булыгыз!

Командага кушылыгыз

Казан волонтерлары командасына кушылыгыз!

Волонтерлар – ул зур ярышларда һәм чараларда ярдәм итүче ирекле булышчылар. Казанда волонтерлык тарихы 2009 елда, Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында башланды, нәтиҗәдә чарада 20 меңнән артык волонтер катнашты. Хәрәкәт зур популярлык казанды, һәм хәзерге вакытта волонтерлар – теләсә кайсы чараның мөһим өлеше.

 

Волонтерлык үз көчеңне төрле юнәлеш һәм һөнәрләрдә сынап карау, яңа кешеләр белән танышу һәм дуслар табу мөмкинлеге бирә.

Чараларда волонтерлар төрледән-төрле функцияләр башкара: атташе (командаларны озатып йөрү), спорт мәйданчыгында, тамашачылар белән эшләү, мәгълүмат өстәлләре, пресса хезмәте һәм аккредитация үзәкләрендә эшләү, кунакларга урнашырга булышу һәм тагы күп нәрсәләр.

 

Тиз арада анкета тутырып, бу җәйнең иң көтелгән спорт вакыйгасының волонтерлар командасына кушылу өчен рәсми сайтта гариза бирегез! Анкета тутырылганнан соң, сезне интервью, дәресләр, һәм, әлбәттә, уңай эмоцияләр һәм кыйммәтле тәҗрибә диңгезе көтә!

Адрес Казан

Универсиада Авылы ур., 35 йорт, Б408 бүлмә

Ничек барып җитәргә

Телефон номеры +7 (843) 222 07 82

Безнең белән элемтәгә керегез

09:00 - 18:00 Дш-Җм

Электрон почта volunteers@dspkazan.com
Вконтакте vk.com/kazanvolunteers