Самбо буенча Европа чемпионаты Казан шәһәрендә 2016 елның 13 нче маеннан 15енә кадәр “Ак Барс” көрәш сараенда (Фатыйх Әмирхан проспекты, 1Г) узды. Чемпионатта Европаның 31 иленнән 254 спортчы катнашты. Ярышларда 20 милли һәм 30 халыкара судья хезмәт күрсәтте.
Чемпионат турында
Казандагы Европа чемпионаты программасына спорт һәм сугыш самбосы буенча ярышлар кергән иде. Ярышлар түбәндәге авырлык үлчәүләре буенча узды: 52, 57, 62, 68, 74, 82, 90, 100, +100кг (спорт самбосы, ир-атлар); 48, 52, 56, 60, 64, 68, 72, 80, +80кг (спорт самбосы, хатын-кызлар); 52, 57, 62, 68, 74, 82, 90, 100, +100кг (көрәш самбосы, ир-атлар).
Самбо буенча Европа чемпионаты – Халыкара самбо федерациясе канаты астында узучы халыкара ярышлар. Беренче чемпионат 1972 елда Рига шәһәрендә (Латвия) узган.
Казан инде самбо буенча зур ярышлар уздыру тәҗрибәсенә ия. 2012 елда шәһәрдә студентлар арасында Дөнья кубогы, ә 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында турнир узды.