Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты Су спорт төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70 йорт) 2018 елның 25-27 апрель көннәрендә узачак.
Чемпионат турында
Татарстан башкаласы Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатларын 2013 һәм 2014 елларда кабул иткән иде һәм бу чара һәрвакыт тулы трибуналар җыйды.
Ярышларда Россиянең зур төбәкләреннән булган командаларның иң яхшы вәкилләре катнаштылар.