“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының рәсми сайты

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (ГТО БФСК) ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны популярлаштыру, милләтне сәламәтләндерү һәм кеше потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән тулы программалы һәм норматив нигезе буларак кабул ителә. Комплекс Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 24 нче мартындагы 172 нче номерлы Указы нигезендә 2014 елның 1 нче сентябреннән кертелгән.

Комплекс кысаларында эшчәнлекне җайга салуны, ГТО комплексын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча аның каршында төзелгән координацияләү комиссиясе белән берлектә, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы башкара.

Координацияләү комиссиясенең 2014 елның 27 нче июлендәге карары белән, күп кенә зур халыкара ярышларны уңышлы уздыруын исәпкә алып, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОга спортны үстерү буенча зур массакүләм проектны гамәлгә ашыру һәм ГТО комплексын үткәрү буенча аерым чараларның, шул исәптән:

  1. Россия төбәкләрендә ГТО комплексын гамәлгә кертү эшчәнлеген җайга салуның.
  2. ГТО комплексы белешмәләренең бердәм электрон базасын һәм интернет-порталын булдыру һәм техник ярдәм күрсәтүнең
  3. Кадрларны укыту системасын эшләү, булдыру һәм гамәлгә кертү, шул исәптән персоналны ерактан торып укытуның.
  4. ГТО комплексын мәгълүмат-пропаганда ягыннан тәэмин итүнең.
  5. ГТО комплексын методик тәэмин итүне гамәлгә кертүнең.
  6. ГТО комплексының аерымлык тамгаларын һәм аларга таныклыкларны әзерләүне һәм Россия  Федерациясе субъектларын шулар белән тәэмин итүне оештыруның федераль операторы сыйфатында чыгыш ясау ышанып тапшырылды.

ГТО комплексын гамәлгә ашыру кысаларында яшьләре буенча 11 төркемдә сынауларның төрле төрләре буенча нормативлар үтәү каралган. Нормативлар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым билгеләнә.

Сынаулар мәҗбүри сынауларга һәм сайлап алу буенча сынауларга бүленә. Мәҗбүри сынаулар көчне, тизлекне, сыгылмалылыкны һәм чыдамлыкны тикшерүгә юнәлә. Сайлап алу буенча сынаулар тизлек-көч мөмкинлекләрен, координациягә мөнәсәбәттәге сәләтләрне һәм гамәли күнекмәләрне билгели.

Нормативларны үтәгән, комплексның аерым баскычлары гыйлемнәрен һәм күнекмәләрен үзләштергән затлар аерымлык тамгасы белән бүләкләнә. Өч катлаулылык төре нигезендә бронза, көмеш яисә алтын ГТО аерымлык тамгасын алырга мөмкин.