Coca-Cola 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары рәсми партнеры булачак

Coca-Cola 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары рәсми партнеры булачак
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Махсус Олимпиада һәм Coca-Cola компанияләре вәкилләре белән булган эшлекле очрашуы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Coca-Colа Россия арасындагы максатлар, компаниянең Махсус Олимпиада һәм республика территориясендә 2023 ел азагына кадәр үтәчәк башка халыкара спорт чараларына булышлык күрсәтүе турында килешүгә кул куелды.

Чарада Махсус Олимпиаданың баш башкарма директоры Мэри Дэвис, Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Европа һәм Евразиядә Махсус Олимпиаданың төбәкара президенты һәм идарә итүче директоры Дэвид Евангелиста, The Coca-Cola Company компаниясенең стратегик иганәчелек белән идарә итү буенча өлкән директоры Микаэль Винэ, Россиянең Махсус Олимпиада президенты Ольга Слуцкер, Coca-Cola HBC генераль директоры Александр Ружевич, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов, Махсус Олимпиада атлеты, җиңел атлетика буенча Россия чемпионы, карда йөргечләрдә йөгерү буенча Россия чемпионы Ксения Бяхова катнашты. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов алдагы Уеннар оештыручыларын һәм партнерларын сәламләп үтте. “Соңгы дистә елда Татарстан спорт инфраструктурасы үсешендә зур адымнар ясады. Хәзерге вакытта Казан – халыкара форматтагы иң зур ярышларны кабул итәргә сәләтле шәһәр. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары кебек социаль яктан мөһим проектны тормышка ашыруда бизнес-структураларның катнашулары бик мөһим булуына шик юк. Универсиада-2013, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты 2015 һәм Ворлдскиллс-2019 кебек вакыйгаларда үзләрен яхшы күрсәткән зур халыкара компанияләрнең бу проектка булышлык күрсәтергә планлаштыруларын белүе бик күңелле. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары оештыручыларына сезнең хезмәтләр кызык. Coca-Cola компаниясенең тәҗрибәсе һәм профессионализмы Уеннарны искиткеч һәм онытылмаслык итәр дип уйлыйм”, – диде ТР Президенты.

Европа һәм Евразиядә Махсус Олимпиаданың төбәкара президенты һәм идарә итүче директоры Дэвид Евангелиста Европа һәм Евразиянең Махсус Олимпиадасы Coca-Cola компаниясенең 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының төп партнеры булуына бик шат. “Coca-Cola Росссия инде күптәннән теләсә нинди физик, акыл һәм сенсор үзенчәлекләре булган кешеләр өчен ачык дөнья булдыруда төп рольләрнең берсен уйный. Казандагы Уеннар мөһим халыкара спорт һәм шул ук вакытта гуманитар чара булырга охшаган, ул дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын Казанга юнәлтәчәк һәм Махсус Олимпиада атлетлары турында бар дөньяда белсеннәр өчен бар көчен куячак. Бу мөһим миссияне үтәүдә Coca-Cola Россиянең безгә яңадан кушылуы безнең өчен зур дәрәҗә”, – дип ассызыклап үтте ул.

Россиянең Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер сүзләренә караганда, әлеге абруйлы һәм гадәттән тыш мөһим чараны үткәрү Россиянең һәрвакыт дөньяви спорт хәрәкәтенең югары лигасында булганын һәм әле дә анда булуын, һәм зур халыкара ярышларны иң югары дәрәҗәдә үткәрә алуга сәләтле икәнен күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. “Россия дөньядагы иң гуманистик ярышлар үткәрү хокукына ия булды, алар интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә социальләшергә һәм үзеңне зур спорт гаиләсенең өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Инклюзия культурасы үсеше – Махсус Олимпиаданың төп максаты”, – дип өстәде ул.

The Coca-Cola Company компаниясенең стратегик иганәчелек белән идарә итү буенча өлкән директоры Микаэль Винэ үз чиратында болай диде: “Без үзебезнең Махсус Олимпиада белән булган ярты гасырлык хезмәттәшлегебез белән горурланабыз, һәм хезмәттәшлекне нәкъ менә хәзер, без алга сөргән кыйммәтләрнең беркайчанда булмаган кебек мөһим чагында дәвам итүебезгә аеруча шатбыз. Хезмәттәшлегебезнең стратегик максатларының берсе – инклюзив җәмгыятьне үстерү генә түгел, ә интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр тудыру да”.

Ул Coca-Cola Россиянең интелллект үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә ярдәм итүгә юнәтелгән программаларга булышлык күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Компания физик, менталь яки сенсор үзенчәлекләренә карамастан, барлык теләүчеләргә бушлай инклюзив парклар ачкан, ә Махсус Олимпиада белән хезмәттәшлектә инклюзив спорт үсешенә юнәтелгән unifiedleadership (инклюзив лидерлык) программасын эшләтеп җибәргән. “Казанда үткән Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында Coca-Cola үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен спорт программасын гамәлгә ашырды, ә башка зур халыкара спорт чаралары – Россиядә елда үткән Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 һәм Красноярскта узган Бөтендөнья кышкы Универсиада-2019 кысаларында компания футбол һәм хоккей буенча юнифайд-матчлар уздырды. Тупланган тәҗрибә Казанда чып-чын онытылмаслык спорт чарасы үткәрергә мөмкинлек бирәчәк”, – дип сөйләде Микаэль Винэ.

Александар Ружевич, Coca-Cola HBC Россия генераль директоры түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Россия Махсус Олимпиаданы беренче тапкыр кабул итә – бу инклюзив җәмгыять үсеше өчен мөһим адым. Без илнең төрле шәһәрләрендә үткәргән юнифайд-матчлар акыл һәм физик үсешендә үзенчәлекләр булган зур спорт чараларында башкалар белән тигез дәрәҗәдә катнаша һәм көндәлек тормышка интеграцияләнә алуларын күрсәтте. Без Россиядә инклюзив җәмгыять үсеше белән бәйле булган инициативаларга алга таба да һичшиксез булышлык күрсәтәчәкбез”.

Ксения Бяхова да шулай ук катнашучыларны сәламләп үтте: “Мин Махсус Олимпиада ярышларында катнашуыма бик шат, миңа спорт белән шөгыльләнү һәм башкалар белән аралашу бик ошый. Мин 2022 елда Казанда үтәчәк Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья Уеннарын, бар дөнья атлетларының кунакка килүләрен һәм җиңүне Coca-Cola белән бәйрәм итәчәгебезне зур түземсезлек белән көтеп калам!”

Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашуы көтелә. Россия спортчылары катнашындагы тест уеннары Казанда инде 2021 елның февралендә үтәчәк.

1968 елда АКШда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Оешма спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша инклюзив җәмгыять булдырырга омтыла. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россия физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә тоткарлыклар булган якынча 130 мең зат бар, алар өчен ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә физик культура буенча якынча 5 мең чара уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарының төп максатларының берсе 2025 елга акыл үсешендә үзенчәлекләр булган катнашучылар санын 200 меңгә җиткерүдән гыйбарәт булачак.

Coca-Cola Россия

“Кока-Кола Софт Дринк Консалтинг” ҖЧҖ, “Кока-Кола ЭйчБиСи Евразия” ҖЧҖ һәм “Мултон” АҖ берләштерүче Coca-Cola Россия — югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләр җитештерүче лидерларның һәм Россия икътисадында иң зур инвесторларының берсе. Россиядә эшли башлау мизгелленнән алып, Coca-Cola Россия илнең социаль-икътисади үсешенә 6,2 млрд. АКШ долларлык инвестиция ясады.

Coca-Cola Россия 7 меңнән артык югары квалификацияле хезмәткәрне эш урыннары белән тәэмин итә һәм чиктәш өлкәләрдә 60 меңнән артык өстәмә эш урыны булдыра.

Россия территориясендә линейка продукциясе үз эченә югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләрне ала: Coca-Cola, Coca-Cola Zero, Coca-Cola Cherry, Coca-Cola Vanilla, Coca-Cola Energy, Fanta, Sprite, Powerade, BonAqua, AdeZ, Schweppes, Innocent, “Добрый”, Rich, “Моя Семья”, “Добрый Pulpy”, FUZE TEA һәм Costa Coffee.

Coca-Cola Россия социаль җаваплылык сәясәтен алып бара һәм Россия тормышының аерылгысыз өлеше булуы һәм илнең икътисади үсешендә актив катнашуы белән горурлана.

ТР Президенты матбугат хезмәте материалларын кулланып, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте