БРИКС илләре уеннарында соңгы медаль комплектын уйнаттылар

БРИКС илләре уеннарында соңгы медаль комплектын уйнаттылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Мәскәүнең «Динамо» спорт академиясендә БРИКС илләре уеннарының соңгы, сан буенча 387 нче медаль комплекты уйнатылды. Акробатик рок-н-ролл ярышларында дөньяның 23 иленнән килгән биючеләр катнашты.

«Б класс-микст» дисциплинасында Россия җыелмасына алтын медальләрне Иван Райлян/Елизавета Клопыжникова дуэты китерде. Көмеш медальләрне Мисырдан килгән Александр Бойко белән Валерия Арафа яулады, бронза исә Молдова биючеләрендә (Алексей Донос һәм Александра Николаева).

«Беренчедән, бу барыбыз өчен дә шәп мөмкинлек, чөнки БРИКС илләре уеннары барлык илләр өчен дә бик мөһим. Спортның бөтенесен дә берләштерүче тыныч тормыш һәм ярату икәнен күрсәтү мөһим. Бу чараны оештырганнары өчен Россия һәм Бию спорты федерациясенә рәхмәтемне белдерәм. Мин әлеге ярышларның киләчәге бар, алар тагы да яхшырак һәм матуррак булыр дип ышанам», – дип уртаклашты БРИКС илләре уеннарында алган тәэсирләре белән Һиндстан биючесе Акшай Джагдиш Унеча.

«М класс-микст» дисциплинасында да алтын медальләрне Россия спортчылары Максим Чеботарев белән Виктория Адамова яулады. Көмеш Венгрия җыелмасында (Алекс Дели һәм Лука Бехари) булса, бронза медальләр – Мисыр командасында (Кирилл Рохлин һәм София Арафа).

«Әле шул көннәрдә генә без Татарстан Республикасында 25 спорт төре буенча ярышлар уздырдык, кичә Мәскәүдә брейкинг ярышы иде, бүген акробатик рок-н-ролл ярышы тәмамлана. Болар барысы да – БРИКС илләре уеннарының киңәйтелгән форматы. Бөтенроссия бию спорты федерациясе президенты Надежда Викторовна Ерастовага шәхсән зур рәхмәт. Нәкъ менә аның ярдәме белән брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл Уеннар программасында үз урынын тапты.

Үз осталыкларын күрсәтү өчен безнең илебезгә, безнең бөек Россиябезгә килгән барлык спортчыларга да чын күңелдән һәм чын йөрәктән зур рәхмәтемне белдерәм. Барыгызны да Россиягә, Мәскәүгә чакырам, һәм, әлбәттә инде, Татарстан Республикасында, Казанда көтеп калам. Рәхмәт Сезгә!» дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов.