БРИКС илләре уеннары: тугызынчы ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: тугызынчы ярыш көне нәтиҗәләре
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы БРИКС илләре уеннарындагы бокс ярышларының өченче көнендә ир-атлар арасында ярымфинал алышлар узды. Турнирның төп йолдызы, Олимпия чемпионы һәм ике тапкыр дөнья чемпионы, Үзбәкстан спортчысы Баходир Жалолов үз статусын раслады һәм бертавыштан кабул ителгән карар белән Россия җыелмасы әгъзасы Давид Суровны җиңде. Тагы бер россияле-үзбәк көрәшендә Дилшод Абдумуродов Аршак Товмасянны җиңде. Үзбәкстанның ир-атлар җыелмасы составында финалга барлыгы 10 спортчы чыкты. Ир-атлар турниры алтыны өчен Россия спортчылары 11 авырлык категориясендә көрәшәчәк. Шулай ук финал ярышларында Беларусь, Венесуэла, Абхазия һәм Азәрбәйҗан вәкилләре чыгыш ясаячак.

«Бокс һәм өстәл теннисы» спорт комплексында финал көрәшләр 22 июнь көнне узачак.

Бүген каноэ һәм байдаркаларда ишүдә ун медаль комплекты уйнатылды. Көннең беренче финалы – 500 метрны байдаркаларда үтүдә бар пьедесталны Беларусь спортчылары алды: Владислав Кравец, Никита Бориков һәм Владислав Литвинов. «БРИКС уеннарына охшаган ярышлар күбрәк булуын телим, бары шундый масштабтагы чаралар күбрәк узсын иде. Җиңүемне үземнең икеле һәм дүртле дисциплинада бергә катнашучы кулдашыма багышлыйм, ул техник сәбәпләр буенча дисквалификациягә эләкте, аңа теләктәшлек күрсәтергә телим», – дип уртаклашты Владислав Кравец.

Каноэда 500 метрга узышуда җиңүне тагы бер Беларусь вәкиле – Иван Потапенко яулады. Көмешне Россия спортчысы Максим Каратаев алса, бронза Үзбәкстан вәкиле Камронбек Ахтамовка эләкте. Хатын-кызлар арасында 500 метрны каноэларда үтүдә иң көчлесе булып Беларусь спортчысы Елена Ноздрева булып чыкты. «Без ныклап әзерләндек, чөнки бу – безнең өчен сезонның төп старты, начар чыгыш ясау һич ярамый иде. Шуңа баштан ук бары югары урыннарга гына исәп тоттык, һәм әлегә безнең бар да килеп чыга, – дип сөйләде Елена. – Без ярышларсыз артык күп утырдык, спорт бәйрәме, атмосферасы теләгән идек, һәм БРИКС уеннарында болар бар да бар».

Бу дистанциядәге көмешне Екатерина Шляпникова (Россия), ә бронзаны Инна Неделькина (Беларусь) яулады. Һәм бер-бер артлы тезелеп киткән алтын медальләрнең дүртенчесен Беларуська 200 метрны байдаркаларда ишүдә җиңгән Марина Литвинчук китерде. Көмеш Юлия Бабашкинская (Россия) белән Алина Свитада (Беларусь).

Соңрак командалы узышлар башланды. Байдаркаларда 200 метрга узышуда җиңүне Ольга Худенко белән Марина Литвинчук яулады – Беларусьның әлеге пар катнашучылары ике көн эчендә командалы ярышларның икенче алтынын алды. Моңа охшаш хәл Россия кызлары Марина Гуреева һәм Екатерина Шляпникова белән дә булды – бүген алар каноэлар узышында икенче алтыннарын яуладылар, дистанция генә 200 м иде. Байдаркаларда ишүче ир-атлар арасында иң көчлеләре булып Россия спортчылары Андрей Ласкорунский белән Дмитрий Мамцев, ә каноэда Уеннар хуҗалары җыелмасы вәкилләре Дмитрий Шаров белән Михаил Павлов булып чыкты.

Ниһаять, көннең иң озын дистанциясен – 1000 метрны каноэларда йөзүдә Беларусьтан килгән Владислав Палешко белән Данила Верещако җиңсә, байдаркаларда җиңүне Россия спортчылары Виталий Ершов белән Максим Спесивцев яулады.

БРИКС илләре уеннарының дзюдо ярышлары җиде медаль комплектын уйнатудан башланды. Шуларның дүртесе – хатын-кызлар арасында. Ике авырлык категориясендә алтын медальләрне – Кытай спортчылары, ә берсендә Бразилия вәкиле яулады, 78 кг авырлык категориясендә исә иң көчлесе булып Дарья Концевая (Беларусь) булып чыкты. «Бар да килеп чыкмады, ләкин мин нәтиҗә белән канәгать. Алга таба да шөгыльләнәчәкмен һәм әзерләнәчәкмен. Ярышлардагы кызлар әйбәт, көндәшлек югары. Бу алар белән соңгы күрешүебез булмас дип уйлыйм. Җиңүемне исә әниемә, шулай ук тренерларыма багышлыйм», – диде Дарья бүләкләүдән соң.

Хатын-кызлар. 63 кг авырлык категориясе:

1. Цзюнь Ли (Кытай)

2. Маржона Нуруллоева (Үзбәкстан)

3. Кетелин Араухо Насименто (Бразилия)

Хатын-кызлар. 70 кг авырлык категориясе:

1. Кайллани Валентим Родригес Кардосо (Бразилия)

2. Дарья Храмойкина (Россия)

3. Судаба Агхайева (Азәрбәйҗан)

Хатын-кызлар. 78 кг авырлык категориясе:

1. Дарья Концевая (Беларусь)

2. Беатриз Фуртадо Петри Де Фреитас (Бразилия)

3. София Пажич (Россия)

Хатын-кызлар. 78+ кг авырлык категориясе:

1. Аймэнь Цзинь Усину А (Кытай)

2. Джованна Мело Дос Сантос (Бразилия)

3. Дарья Владимирова (Россия)

Дзюдо ярышларының беренче көнендә ир-атлар арасында иң көчлеләре булып турнир хуҗалары танылды. 60 һәм 66 кг авырлык категорияләрендә алтын медальләрне Гамзат Заирбеков һәм Иван Черных яулады. 73 кг авырлык категориясендә алтынны үз җыелмаларына Ахмадзод Масъуди (Таҗикстан) китерде.

Ир-атлар. 60 кг авырлык категориясе:

1. Гамзат Заирбеков (Россия)

2. Артем Колосов (Беларусь)

3. Хусеин Аллахяров (Азәрбәйҗан)

Ир-атлар. 66 кг авырлык категориясе:

1. Иван Черных (Россия)

2. Абдурахим Нутфуллоев (Үзбәкстан)

3. Рашад Елкиев (Азәрбәйҗан)

Ир-атлар. 73 кг авырлык категориясе:

1. Ахмадзод Масъуди (Таҗикстан)

2. Нариман Мирзаев (Азәрбәйҗан)

3. Винициус Ардина (Бразилия)

Бүген БРИКС илләре уеннары кысаларында узган көрәш ярышларында Россия спортчылары 10 алтын медаль яулады. Үзбәкстан көрәшчеләре 2 көмеш һәм 6 бронза медаль алды, Кыргызстан командасының – 2 көмеш һәм 3 бронза, Азәрбәйҗанның – 2 көмеш һәм 2 бронза, Иранның – 2 көмеш, Таҗикстанның – 1 көмеш, 6 бронза, Казахстанның – 1 көмеш. Әрмәнстан, Беларусь һәм Монголия атлетларында берешәр бронза.

60 кг кадәр

1. Алексей Абрамов (Россия)

2. Ариз Гусейнов (Азәрбәйҗан)

3. Нодирбек Абдумаликов (Үзбәкстан) һәм Нарек Сафарян (Армения)

«Алтын медаль яулавыма бик шатмын. Тренерга, командага һәм миңа әзерләнергә ярдәм иткәннәрнең барысына да рәхмәт. Без озын юл үттек, һәм мин шундый нәтиҗә килеп чыгуына бик шат. Көндәшләрем лаеклы иде, барысы да әзерләнеп килгән һәм бар көчкә ярышты», – дип билгеләп узды Россиянең көрәш буенча күп тапкыр чемпионы Алексей Абрамов.

65 кг кадәр

1. Артур Хәкимов (Россия)

2. Дониёр Абдурахмонов (Үзбәкстан)

3. Дрлен Эстебесов (Кыргызстан) һәм Одинамахмад Зиёев (Таҗикстан)

70 кг кадәр

1. Ислам Фәләхов (Россия)

2. Азизжон Азимжонов (Үзбәкстан)

3. Мухаммадсалмон Курбонов (Таҗикстан) һәм Джасур Мехтиев (Азәрбәйҗан)

 

75 кг кадәр

1. Динар Кәримуллин (Россия)

2. Хабибулло Тынчтык Уулу (Кыргызстан)

3. Раджабзода Худоёр (Таҗикстан) һәм Нусратбек Султонбоев (Үзбәкстан)

80 кг кадәр

1. Артур Зөлкәрнаев (Россия)

2. Мехди Гаджиев (Азәрбәйҗан)

3. Эрбол Турапбаев (Кыргызстан) һәм Хатанболд Хурелбаатар (Монголия)

85 кг кадәр

1. Ранис Галимуллин (Россия)

2. Адилет Жанбыршы (Казахстан)

3. Анвар Муратбек Уулу (Кыргызстан) һәм Ильхомджон Машрабов (Үзбәкстан)

«Хисләремне аңлатып бетермәслек! Мондый дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясау һәм Россия гимнын ишетү – минем өчен зур дәрәҗә. Кечкенәдән бу атмосфераны тоярга теләдем. Алтын медаль яулавым һәм үз илемне лаеклы рәвештә тәкъдим итә алуым белән горурланам», – диде Россия чемпионы Ранис Галимуллин.

90 кг кадәр

1. Азат Габдерәшитов (Россия)

2. Юнес Пахлаванзадех (Иран)

3. Иван Дубина (Беларусь) һәм Сариф Абдулла (Азәрбәйҗан)

100 кг кадәр

1. Руслан Рәфыйков (Россия)

2. Баяман Мыктыбеков (Кыргызстан)

3. Дилшод Курбонов (Таҗикстан) һәм Зайлобиддин Артиков (Үзбәкстан)

130 кг кадәр

1. Радик Сәләхов (Россия)

2. Азимджон Хомидов (Таҗикстан)

3. Фардавс Файзуллоев (Таҗикстан) һәм Ильёсбек Мирзахматов (Үзбәкстан)

130+ кг

1. Ранис Гыйләҗетдинов (Россия)

2. Шадман Азими (Иран)

3. Абдулсалом Саломов (Таҗикстан) һәм Хислат Пирматов (Үзбәкстан)

БРИКС илләре уеннарында йөзү ярышлары тәмамланды. Өч көн дәвамында 17 илдән килгән спортчылар 37 медаль комплекты өчен көрәштеләр. Бүгенге ярышлар Уеннар хуҗалары өчен уңышлы булды – сигез алтын, алты көмеш һәм алты бронза медаль.

400 м, комлекслы йөзү. Ир-атлар

1. Ярослав Лозе (Россия)

2. Стефан Александр Де Фрейтас Стеверинк (Бразилия)

3. Ярослав Соколовский (Россия)

800 м, ирекле стиль. Хатын-кызлар

1. Ксения Мишарина (Россия)

2. Арина Пантина (Россия)

3. Алеся Акинчиц (Беларусь)

100 м, баттерфляй. Хатын-кызлар

1. Анастасия Кулешова (Беларусь)

2. Беатрис Безерра (Бразилия)

3. Влада Егги (Россия)

50 м, баттерфляй. Ир-атлар

1. Григорий Пекарский (Беларусь)

2. Арсений Боржаков (Беларусь)

3. Абеку Гекье Джексон (Гана)

200 м, аркада йөзү. Хатын-кызлар

1. Дарья Зарубенкова (Россия)

2. Анастасия Шкурдай (Беларусь)

3. Милана Степанова (Россия)

100 м, аркада йөзү. Ир-атлар

1. Мирон Лифинцев (Россия)

2. Иван Тарасов (Россия)

3. Станислав Макровский (Беларусь)

50 м, брасс. Хатын-кызлар

1. Алина Змушко (Беларусь)

2. Ралинә Гыйләҗева (Россия)

3. Анна Петруцкая (Беларусь)

200 м, брасс. Ир-атлар

1. Илья Шиманович (Беларусь)

2. Михаил Быков (Россия)

3. Роман Ячменев (Россия)

«Тулаем алганда, нәтиҗәм белән канәгатьмен, әмма нинди халәттә икәнебезне карау һәм бәяләү, ә аннары әзерлеккә төзәтерлек үзгәрешләр кертү өчен безнең хәзер артык вакытыбыз булмавы гына бераз кәефне төшерә. Уеннардагы көндәшлек начар түгел, яшь йөзүчеләр, шул исәптән, Россиянекеләр, яхшы йөзә. Оештыру дәрәҗәсе белән дә канәгатьмен. Шунысын да әйтим, безнең өчен халыкара дәрәҗәдә кабат Беларусь гимнын ишетүе бик рәхәт», – дип билгеләп узды Илья Шиманович.

100 м, ирекле стиль. Хатын-кызлар

1. Кира Манохина (Россия)

2. Елизавета Прохорова (Россия)

3. Лоррейн Кристина Версиани Феррейра (Бразилия)

200 м, ирекле стиль. Ир-атлар

1. Николай Колесников (Россия)

2. Бруно Сантос Дутра (Бразилия)

3. Андрей Черепков (Россия)

200 м, комплекслы йөзү. Хатын-кызлар

1. Дарья Рогожинова (Россия)

2. Наталия Сикейра Алмейда (Бразилия)

3. Виктория Машкина (Россия)

4×100 м эстафетасы, берничә стиль. Ир-атлар

1. Россия

2. Беларусь

3. Бразилия

4×100 м эстафетасы, берничә стиль. Хатын-кызлар

1. Беларусь

2. Россия

3. Бразилия

Өч ярыш көне нәтиҗәләре буенча иң күп медальне Мирон Лифинцев (Россия) һәм Беларусь вәкилләре Алина Змушко белән Илья Шиманович яулады. Аларның өчесе дә өчәр алтын медаль алды. Россия спортчысы Софья Дьякова ике алтын яулады, ә Дарья Рогожинова медальләрнең тулы комплектын җыйды. БРИКС илләре уеннарының йөзү ярышларында Россия җыелмасы барлыгы 20 алтын, 19 көмеш һәм 16 бронза яулады, Беларусьның медаль күрсәткечләре – 13-4-6, ә Бразилиянеке – 2-12-9.

«Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә фехтование ярышларында – шпагачы ир-атлар, кылыч һәм рапира белән ярышучы хатын-кызлар арасындагы командалы турнирларда өч медаль комплекты уйнатылды.

Ир-атлар арасындагы финалда алтын медальне Артем Саркисян җитәкчелегендәге Россия җыелмасы яулады, ул соңгы тугызынчы өч минутта 12:2 исәбе белән белорус Марк Семоненконы отты. Уеннар хуҗалары өчен гомуми исәп 22:24 тән 34:26 га әйләнде. Уеннар чемпионы исеменә Георгий Бруев, Павел Бузинов, Алексей Удовиченко һәм Артем Саркисян лаек булды. Бронза Һиндстан командасында.

Рапирачы хатын-кызлар турнирында чемпион булып Россия җыелмасы өчен чыгыш ясаучы Владислава Пенюшкина, Марта Мартьянова, Анна Соловьева һәм Полина Волобуева калды – алар финалда 44:28 исәбе белән Беларусьны җиңде. Бу ярышта да өченче урынны Һиндстан спортчылары яулады.

«Котлаулар өчен рәхмәт, без Беларусь спортчылары белән инде ике ел дәвамында бергә шөгыльләнәбез, шуңа финалда безнең уеннарда, безнең очрашуларда шундый җылы атмосфера булды. Хәтта иң яхшы дустың белән көрәшсәң дә, анда һәрчак көндәшлек табыла – бу яхшы көндәшлек. Без җиңүгә исәп тоттык, һәм хәзер сезонны яхшы кәеф белән тәмамладык, БРИКС илләре уеннары безнең өчен сезонда соңгы ярышлар иде», – дип уртаклашты үз тәэсирләре белән Олимпия чемпионы Марта Мартьянова БРИКС илләре уеннарында җиңгәннән соң.

Кылыч белән көрәшүче хатын-кызлар ярышлары иң соңгысы иде. Финалда Россия җыелмасы Үзбәкстанга каршы көрәш барышын үзгәртә алды һәм бер ярыш көнендә өченче алтын медален яулады – 45:26. Команда өчен Софья Великая, Ольга Никитина, Яна Егорян һәм Вероника Булукова чыгыш ясады.

«БРИКС уеннары илчесе буларак, югары дәрәҗәдәге оештыру, бик яхшы итеп әзерләнгән зал өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барысына да рәхмәт, Казан безне җылы каршы алды. Безгә көч биреп торыр өчен, җанатарлар төрле шәһәрләрдән килгәннәр, бу безнең өчен бәһасез һәм бик кадерле», – дип рәхмәт белдерде көч биреп торучыларга Софья Великая.

Җомга көнне «Баскет-Холл» баскетбол спорт корылмасында БРИКС илләре уеннарының футбол ике төр көрәшенең төркем этабы тәмамланды, шулай ук ¼ финал матчлары уйналды.

Турнирның ярымфиналларында Казахстан футболчылары 12:8 исәбе белән Беларусьны җиңде, фиджитал-этапта лаеклы уйнавы ярдәмендә Бразилия Кубаны отты – 8:6, Россия җыелмасы диджитал-этапта ук 6 туп аермасы ясап, 9:3 исәбе белән ышанычлы рәвештә Абхазияне җиңде.

«Абхазия җыелмасына аерым «респект», безгә мәйданчыкта бирешмәделәр. Иртәгә без Бразилия спортчылары белән очрашабыз, алар һәрчак көчле, тынычланудан мәгънә юк. Барысы да безгә тиңләшә, чөнки уен һәм команда балансы күзлегеннән караганда, без – дөньядагы иң яхшы команда, диджитал-этапта уйнау өчен иң-иңнәре генә җыелган. Казанга кире кайту һәрчак рәхәт, сөенечле. Оештыру ягы антураж, судьялар эше, техник як, ашау, яшәү шартлары күзлегеннән искиткеч яхшы дәрәҗәдә. Безнең өчен барысы да җан ата, җылы итеп каршы алалар, уйнау – үзе бер ләззәт», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән ярымфиналга чыккан Россия җыелмасы уенчысы Роберт «Ufenok77» Фәхретдинов.

Приставкада уйнагач, Венесуэла туплар аермасын югалты язды, ләкин алай да Үзбәкстанны 8:6 исәбе белән җиңде.

«Тәэсирләр һәрчак әйбәт, мондый турнирда катнашу – зур бәхет. Үз илемнең флагын яклау – минем өчен зур дәрәҗә. Кичә без БРИКС илләре уеннарында караулар саны буенча рекорд куйдык, безнең матчны карарга 101 мең кеше кергән. Без Үзбәкстанда медиакоманда сыйфатында, шуңа да безгә зур теләктәшлек күрсәтәләр һәм ышаналар. Атмосфера искиткеч, турнир бик әйбәт уза, безгә бар да ошый», – дип уртаклашты үз тәэсирләре белән Үзбәкстан җыелмасы уенчысы Родион Яниров.

Шимбә, 22 июнь көнне, турнирның хәлиткеч матчлары узачак. 12:00 дә ½ финал узачак, ә 17:00 дә – финал һәм бронза өчен көрәш.

Җомга көнне БРИКС илләре уеннарындагы нәфис гимнастика ярышларының беренче җиңүчеләре билгеле булды. Юниор кызлар турнирында төркемле күнегүләрдә, күп төр ярышта 66,550 балл җыйган Россия җыелмасы җиңде. Икенче урынны нәфис гимнастика клубларының халыкара ассоциациясе командасы «Небесная грация» (63,900) гимнастлары яулады, өченче урында исә Беларусь җыелмасы урнашты (60,450).

Сениор кызлар арасында күп төр көрәштә медальләрне «Небесная грация» командасы вәкилләре яулады, әлеге команда составында Янина Сиротинина, Виктория Кирнус, Софья Ивашина, Алла Корягина, Анна Тринеева һәм Злата Девятьярова чыгыш ясады. Команданың чыгышын 68,450 баллга бәяләделәр. Икенче урынны Россия җыелмасы (63,300), өченчене – Үзбәкстан җыелмасы (59,500) алды.

Юниорларның индивидуаль күп төр ярыш финалында җиңүгә «Небесная грация» өчен чыгыш ясаучы Россия гимнасты Кристина Войтенко (131,250) лаек булды. Көмеш Россия җыелмасы вәкиле Арина Ковшовада (129,600), бронзаны исә Беларусь җыелмасы спортчысы Николь Леута (119,400) отты.

Россия гимнасты Лала Крамаренко дүрт күнегү нәтиҗәләре буенча 143,750 балл җыеп, сениор кызларның индивидуаль күп төр ярышында алтын яулады. Икенче урынны «Небесная грация» командасын тәкъдим итүче Россия спортчысы Мария Борисова (142,600) алды, бронза белорус кызы Анастасия Салоста (133,450).

«Безнең спортчылар элек тә, хәзер дә дөньяда иң көчлеләре. Моны күрсәтәчәкләр һәм исбатлаячаклар. Безнең программалар бик кызыклы, артистизмга бай. Көндәшлек дәрәҗәсе бик югары, аеруча белорус командасы, «Небесная грация» һәм Россия җыелмасы арасында. Бик принципиаль көрәш булды», – диде Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер.

Шимбә көнне нәфис гимнастика ярышларында аерым төрләрдәге төркемле чыгышлар һәм индивидуаль программа җиңүчеләре билгеләнәчәк.

Шахматтагы соңгы медаль комплекты җомга көнне уйнатылды. Катнаш парлар арасындагы «Блиц» дисциплинасында җиңүне 40,5 балл җыеп, Россия шахматчылары (Владислав Артемьев, Андрей Есипенко, Екатерина Лагно, Валентина Гунина) яулады. Көмеш 35,5 балл җыйган Кытай җыелмасында (Бай Цзиньши, Сюй Сянъюй, Ци Го, Сун Юйсинь). Бронза 32,5 балл туплаган Үзбәкстан җыелмасына (Абдималик Абдисалимов, Саидакбар Сайдалиев, Умида Омонова, Маржона Маликова) китте.

«Бернигә карамастан, көндәшләр шактый көчле иде, җитди көндәшлек тудырдылар. Кытайлар, индуслар белән уйнаган кайбер партияләр бик авыр бирелде. Бу Уеннар бер дә җиңел ярышлар булмады. Беларусь егетләре дә, Үзбәкстан егетләре дә бик сәләтлеләр, Максим Царукны аерым билгеләп үтәр идем, аның зур перспективалары бар дип уйлыйм. БРИКС илләре уеннары минем өчен шактый әһәмиятле, шәһәрдә зур әзерлек алып барылган, бу бик популяр һәм тарихи вакыйга, ни дисәң дә, мондый чаралар төрле илләрне берләштерә. Минем өчен медальләр зур әһәмияткә ия», – диде Казандагы БРИКС илләре уеннарында өч алтын һәм бер көмеш медаль яулаган Россия гроссмейстеры Владислав Артемьев.