БРИКС илләре уеннары: сигезенче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: сигезенче ярыш көне нәтиҗәләре
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

«Бокс һәм өстәл теннисы» спорт комплексында БРИКС илләре уеннарының бокс ярышларының икенче көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында беренчел ярышлар узды.

Узган ярышлар нәтиҗәләре буенча ярымфиналга 2018 елгы яшүсмерләр Олимпиадасы җиңүчесе Илья Попов (63,5 кг), Азәрбәйҗанда күп тапкыр чемпион булган Нәби Исгандаров (67 кг), 2019 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры Людмила Воронцова, 2022 елгы Азия уеннарының бронза призеры Турабек Хабибуллаев (80 кг) һәм Үзбәкстанны тәкъдим итүче 2021 елгы яшьләр дөнья чемпионатының җиңүчесе Нигина Уктамова, Россия чемпионнары Аршак Товмасян (60 кг) һәм Анна Аэдма (52 кг) һәм башкалар чыкты.

БРИКС Уеннарының байдарка һәм каноэларда ишү ярышларының икенче көнендә спортчылар командалы дисциплиналарда дүрт медаль комплекты уйнаттылар. 500 метрны байдардкада узуда алтынны Иван Епишин белән Василий Погребан (Россия) яулады, каноэда узышуда иң көчлеләре булып Дмитрий Шаров белән Михаил Павлов (Россия) танылды. Хатын-кызлар арасында каноэларда соңгы ярышларда Россия спортчылары Марина Гуреева белән Екатерина Шляпникова җиңде, ә менә байдаркалар ярышында бар пьедестал Беларусь спортчы кызларында иде. Чемпион исеменә Ольга Худенко белән Марина Литвинчук лаек булды.

«Әлегә һава торышы гына бераз сыната – кайчак, җилнең кайсы яктан исүенә карап, кайбер спортчыларның беренче су юллыкларында өстенлек була. Ләкин көчле спортчыларга бу комачауламаска тиеш, – дип уртаклашты җиңүдән соң Ольга Худенко. – Казанда беренче тапкыр без Универсиадада булдык. Монда Лондондагы Олимпиададан соң килгән идек, һәм биредәге оештыру дәрәҗәсе күпкә югарырак булып чыкты. Ә хәзер безнең өчен БРИКС Уеннары – сезонның иң төп старты».

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-Паркта шахмат ярышларының өченче көне тәмамланды.

«Тиз шахмат» дисциплинасында катнаш парлар арасында бер медаль комплекты уйнатылды. Алтын медальләрне Россия җыелмасы (Владислав Артемьев, Андрей Есипенко, Екатерина Лагно, Валентина Гунина) яулады, икенче урын һәм БРИКС илләре уеннарының көмеш медальләре Кытай җыелмасында (Бай Цзиньши, Сюй Сянъюй, Ци Го, Сун Юйсинь), бронза медальләргә Үзбәкстан җыелмасы шахматчылары (Абдималик Абдисалимов, Саидакбар Сайдалиев, Умида Омонова, Маржона Маликова) лаек булды.

«Дөрес, команда белән уйнауның үз хикмәте бар, нәтиҗә өчен команданың һәрбер әгъзасы җаваплы, җиңелсәң – нәтиҗәң өчен бераз уңайсызланасың инде, икенче яктан караганда, яхшы яклары да бар, гел шәхси ярышларда гына катнашмыйсың. Бүгенге уен катлаулы булып чыкты, аны идеаль дип әйтеп булмый, яхшы мизгелләр белән беррәттән начарлары да булды, иртәгә һичшиксез ныграк тырышырга кирәк. БРИКС илләре уеннары – бик яхшы старт. Озак әзерлек алып барылганы сизелә, шәһәр үзгәрә, матурлана. Оештыру югары дәрәҗәдә, бар да бик әйбәт», – дип уртаклашты бүгенге җиңүдән үзенең тәэсирләре белән Россия гроссмейстеры Владислав Артемьев.

«Казан» күпфункцияле ат спорты комплексында ат спорты ярышларында дүрт медаль комплекты уйнатылды. «Джигитовкада» тамашачыларны җиде ил – Россия, Казахстан, Беларусь, Монголия, Төркия, Индонезия һәм Кыргызстан чабышкылары чыгышлары көтә иде.

Шәхси зачетта БРИКС илләренең алтын медален Аполлон кушаматлы ат белән Казахстан спортчысы Ернат Султан (115,2 балл) яулады, Уеннарның көмеше һәм бронзасы Россия спортчылары Григорий Феофанов (114,9) белән Кирилл Нефедовка (110,7) эләкте. Командалы зачетта алтынга Уеннарның хуҗалары лаек булды. Россия җыелмасы (Григорий Феофанов / Кирилл Нефедов) урыннар суммасы буенча 5 балл җыйды. Көмеш Казахстан җыелмасында (Ернат Султан / Жалгасбек Сулейменкулов, 6 балл) булса, бронза Беларусь вәкилләрендә (Илья Дацкевич / Николай Плотницкий, 13 балл).

«БРИКС илләре уеннарында, чит ил спортчылары мондагы шартларга яраклаша алсын өчен, оештыручылар «джигитовка» дисциплинасын берникадәр үзгәрткәннәр, чөнки дисциплина Россиядә дә, калган илләрдә дә аерыла. Аларга яңа шартларга бик тиз яраклашу бик авыр булыр иде. Казахларны билгеләп үтәсем килә – алар бик яхшы чыгыш ясады, барлык сынауларны да уздылар. Атларны монда гына бирүләренә карамастан, без «джигитовкада» ярыйсы чыгыш ясадык. Халыкара стартлар өчен бу гадәти, барысы да тигез шартларда. Атларны, бу планда, әйтик, машиналар белән чагыштырып була, аларга чагыштырмача тиз ияләшәбез», – дип сөйләде БРИКС илләре уеннарындагы чыгышларыннан соң Григорий Феофанов белән Кирилл Нефедов «джигитовка» ярышларының нечкәлекләре турында.

Ярыш көненең икенче сессиясендә тамашачылар тентпеггинг ярышларын карады. Бу дисциплинаның фаворитлары сыйфатында Көньяк Африка Республикасы спортчылары (Уиллем Петрус Нортйе/Норман Йим Мостерт, 42 балл) һәм Кувейт вәкилләре (Мөхәммәд Алайми/Абдулла Альхенди, 35,5 балл) чыгыш ясады, алар командалы зачетта алтын һәм көмеш медальләр яуладылар. Бронза медальләргә Беларусь спортчылары (Илья Дацкевич/Николай Плотницкий, 34 балл) лаек булды.

Шәхси зачетта алтынны Россия спортчысы Федор Ефимов (79 балл) яулады, көмеш Көньяк Африка Республикасы узышчысы Норман Йим Мостертта (77,5), бронза белорус Игорь Песецкийда (71,5).

«Безнең Россиягә, Казанга беренче килүебез. Оештыру мәсьәләсендә безгә бар да бик ошады, Россия һәм Казан безнең өчен бик яхшы шартлар әзерләгәннәр. Без БРИКС уеннарында беренче катнашабыз, ләкин мондый масштабтагы ярышларда катнашуыбыз, һичшиксез, сөенечле. Тентпеггингта катнашучы көндәшләрнең дәрәҗәсе начар түгел, барысы да ярыш шартларына әзер иде. Безнең өчен монда көчсез көндәшләр юк иде дип уйлыйм. Фаворитларның күбесе оста чыгыш ясый, алар мондагы, Казандагы кебек ярыш шартларына яраклашканнар инде», – дип уртаклашты үз тәэсирләре белән БРИКС Уеннарының алтын медален яулаган Көньяк Африка Республикасы вәкиле Йорман Йим Мостерт.

Фехтованиедә, индивидуаль беренчелекнең беренче көнендә кебек үк, бөтен беренче урыннарны да Россия спортчылары яулады. Рапирачылар турнирында алтын медальгә финалда милләттәше Тимур Сафинны җиңгән Кирилл Бородачев лаек булды. «Көндәшлек дәрәҗәсе югары. Кайбер илләрнең вәкилләре килде, аларның үз осталык дәрәҗәсе, безнең – үз дәрәҗәбез, барыбызга да өйрәнәсе нәрсәләр бар. Ләкин аларның күзләре янып тора, җиңүгә омтылышлары зур, аларга уңышлар телим. Үземнең җиңүемне миңа көч биреп торучыларның барысына – тренерларга, туганнарыма багышлыйм, – дип уртаклашты Кирилл Бородачев. БРИКС Уеннарының масштабы зур, бу миндә соклану тудыра». Бронзаны бу дисциплинада Үзбәкстан спортчысы Мөхәммәд Юсуф Асранов һәм Россия спортчысы Антон Бородачев яулады.

Кылыч белән ярышучылар арасындагы нәтиҗә дә шундый ук булып чыкты: Россия спортчылары ярышкан финалда Дмитрий Даниленко тигез көрәштә җиңүне Кирилл Тюлюковтан тартып алды. «Шәп, хисләр кайнап тора. Бу ярышларга ел буе әзерләндем, сайлау турлары үттем. Монда килдем һәм җиңдем. Шәп. Тормышта моннан да яхшырак була алмый. Күптән түгел минем балам туды. Шуңа җиңүемне хатыныма һәм аңа багышлыйм, – дип сөйләде Дмитрий. – Миңа калса, Россиянең дөньядагы иң яхшы ярышлар уздыруы беркем өчен дә сер түгел. Бар да бик яхшы оештырылган, оештыру дәрәҗәсе, һәрвакыттагыча, югары». Кылыч белән ярышучылар турнирының бронзасы Муса Аймуратов (Үзбәкстан) белән Камилә Ибраһимовада (Россия).

Шпагачылар турнирының финалында Татьяна Гудкова Милен Бавуге Хабимананы (Россия) җиңде. Бронзаны исә Александра Цурская (Беларусь) белән Айзанат Муртазаева (Россия) яулады.

БРИКС илләре уеннарының футбол ике төр ярышының беренче көнендә төркем этабы уеннары узды. Беренче матч ук җанатарларга пенальти сериясен бүләк итте – Куба һәм Вьетнам цифрлы һәм физик этапны 4:4 исәбе белән тәмамлады. Әмма пенальти сериясендә кубалылар барыбер көчлерәк булып чыкты – дебют матч аларның файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.

Икенче очрашуда Россия ышанычлы рәвештә 18:2 исәбе белән Көньяк Осетияне җиңде. Абхазия 8:5 исәбе белән Иранны отты, ә Казахстан җыелмасы турнир фаворитларының берсе – Бразилиядән көчлерәк булып чыкты (5:4).

«Тулаем алганда, футбол ике төр ярышының форматы ошады, бу безнең өчен кызыклы һәм яңа. Болай без классик «футзалны» уйныйбыз, ә монда капкалар зур, кырлар кечерәк, бортлар бар. Бик кызык, әлегә ияләшәбез һәм бар осталыгыбызны күрсәтергә тырышачакбыз, – дип уртаклашты Казахстан командасы уенчысы Владислав Черномордов. – Уеннар атмосферасы искиткеч. Турнир хуҗаларына гына түгел, Казахстанга, күршеләре һәм туганнарына көч биреп торырга килүләре өчен җанатарларга аерым рәхмәт. Бик рәхмәтлебез».

Куба һәм Беларусь командалары арасындагы төп вакыт 10:10 исәбе белән тәмамланды, ләкин пенальти сериясендә кубалыларга кабат бәхет елмайды – алар 8:7 исәбе белән җиңде һәм ярымфиналга чыкты.

Плей-оффка чыгу бәхетенә Россия җыелмасы да иреште – ул 15:4 исәбе белән Венесуэланы җиңде. Абхазия белән Үзбәкстан арасындагы очрашу 10:10 исәбе белән тәмамланды һәм көннең инде өченче матч нәтиҗәсен пенальти сериясе хәл итте. Нәтиҗәдә Үзбәкстан вәкилләре төгәлрәк булып чыкты.

Пәнҗешәмбе көнне БРИКС илләре уеннарының нәфис гимнастика ярышларында юниор һәм сениор кызлар арасында индивидуаль программада квалификация узды.

Сениор кызлар арасында берьюлы өч төрдә иң югары нәтиҗәне нәфис гимнастикада кабынып килүче йолдыз Анна Попова (Россия) күрсәтте – ул туплы (36.050 балл), чукмарлы (35.800) һәм предметсыз (38.900) күнегүләрдә җиңде. Кыршаулы күнегүләрдә беренче урынны турнирда «Небесная грация» командасын тәкъдим итүче Россия спортчысы Мария Борисова (36.350 балл) яулады. Тасмалы күнегүләрдә исә Россия вәкиле Диана Чугунихинага (33.850) тиңнәр булмады. Аерым төрләрдәге финаллар 22 июнь көнне узачак.

21 июнь көнне төркемле күнегүләрдә аерым төрләр финалларына квалификация һәм күп төр ярыш, шулай ук индивидуаль программада күп төр ярыш финалы узачак.

Йөзү ярышларының өченче көнендә БРИКС илләре уеннары катнашучылары унике медаль комплекты уйнаттылар. Алдагы көнне кебек үк, иң яхшы нәтиҗәләрне Россия, Беларус һәм Бразилия җыелмалары күрсәтте.

БРИКС уеннарының икенче алтынын яшь Россия йөзүчесе Мирон Лифинцев яулады – ул 50 метрны аркада йөзү дистанциясендә җиңде. Шул ук дистанцияне брасс белән барысыннан да тизрәк Беларусь вәкиле Илья Шиманович йөзеп узды. Хатын-кызлар арасында 50 метрны баттерфляй белән йөзүдә Анастасия Кулешова (Беларусь) беренче булды.

Россия спортчысы Роман Жидков 100 метрны ирекле стиль белән йөзү ярышларында җиңде. Шул ук дистанциядә брасс белән йөзүдә беренче урынга Алина Змушко (Беларусь) лаек булды – бу аның әлеге БРИКС илләре уеннарында икенче алтыны. «Бу дистанцияне шактый җиңел җиңдем, алай да яхшырак чыгыш ясыйсы килгән иде. Бераз арыганлык сизәм, ә болай мин канәгать, – дип уртаклашты ике тапкыр чемпион калган кыз. – Әзерлек катлаулы булды. Без тренер белән техникага үзгәрешләр кертү һәм физик әзерлек өстендә тәҗрибәләр үткәрдек, старт саен нәтиҗәләрне карадык».

Йөз метрны аркада йөзүдә алтынны тагы бер Беларусь спортчысы Анастасия Шкурдай яулады, ә 200 метрны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә чемпион булып Софья Дьякова (Россия) калды – бу аның ике көн эчендә икенче алтыны.

«Мин үз вакытымны яхшырттым, ул начар түгел, лаеклы вакыт, ләкин һәрчак тагы да яхшырагын күрсәтәсе килә. Бу сезонда нәтиҗәләремне тагын яхшыртырга тырышачакмын. Бүген минем соңгы чыгышым булды, ике көн эчендә ике алтын – бик әйбәт, бу мине бик шатландыра», – дип сөйләде Софья. Шул ук дистанцияне комплекслы йөзүдә Михаил Щербаков (Россия) җиңде, ә баттерфляйда иң яхшы нәтиҗәне Иван Шамшурин (Беларусь) күрсәтте. Виктория Блинова (Россия) 400 метр араны комплекслы йөзү дистанциясендә җиңү яулады. Бразилия өчен көннең бердәнбер алтынын 1500 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә беренче килгән Тьяго Матурена Руффини китерде.

Берничә стильне берләштергән катнаш эстафетада җиңүне соңгы секундларда диярлек Беларусь командасы эләктерде. Россия йөзүчеләре – көмеш, ә бразилиялеләр бронза алды.

Бөтенроссия йөзү федерациясе башлыгы Владимир Сальников БРИКС илләре уеннары перспективаларын югары бәяләде.

«БРИКС илләре уеннары халыкара спорт календарендә үз урынын һичшиксез алыр дип уйлыйм. Бу – спортчылар, тамашачылар, прессаның игътибарын җәлеп итүче кызыклы ярышлар, шуңа аларның әһәмияте арта барачак. Күбрәк ил катнашачак, көндәшлек үсәчәк, кызыксыну, хис-кичерешләр артачак. Шуңа күрә мин без хәзер БРИКС илләре уеннары үсешенең башлангыч стадиясендә генә дип уйлыйм», – дип билгеләп узды Сальников.

Пәнҗешәмбе көнне Казанда узучы БРИКС илләре уеннарында спорт көрәше ярышлары тәмамланды. Грек-рим стиле көрәшчеләре 10 медаль комплекты уйнатты. Үз авырлык категорияләрендә чемпион булып Россия, Казахстан, Беларусь һәм Азәрбәйҗан вәкилләре калды.

55 кг кадәр

1. Исхар Курбаев (Казахстан)

2. Виталий Кабалоев (Россия)

3. Ихтиёр Ботиров (Үзбәкстан)

60 кг кадәр

1. Әмин Сефершаев (Россия)

2.​​ Мехрой Бахрамов (Үзбәкстан)

3. Глеб Макаренко (Беларусь)

63 кг кадәр

1. Сергей Емелин (Россия)

2. Зия Бабашов (Азәрбәйҗан)

3. Хусниддин Олимбоев (Үзбәкстан)

«БРИКС уеннарында бар да шәп. Оештыру ягы Россия чемпионатындагы кебек түгел инде, ни дисәң дә, халыкара турнир. Һәм бездә команда рухы, «ажиотаж» бар, бу спортчыларга бик кирәк. Көрәшчеләр дәрәҗәсе шактый югары. Мисал өчен минем Азәрбәйҗаннан килгән көндәшемне генә алыйк – ул 23 яшькә кадәрге Европа чемпионаты җиңүчесе, теге елны мин аңа хәрбиләр арасындагы дөнья чемпионатында җиңелдем. Шуңа күрә җиңел булмады», – дип сөйләде Токиода узган Олимпиаданың бронза призеры Сергей Емелин.

67 кг кадәр

1. Руслан Бичурин (Россия)

2. Тавакгул Хазиев (Азәрбәйҗан)

3. Нозимжон Бойкузиев (Үзбәкстан)

«БРИКС Уеннары халыкара ярышларны алыштырырга сәләтле дип уйлыйм. Минем авырлык категориясендә җиде катнашучы иде, барысы да төрле илдән. Кайсының кыюлыгы җиткән, шул килгән. Универсиада Авылы Олимпия Авылына охшаган: шул ук атмосфера, бар да шатлана, чын спорт бәйрәме», – дип белдерде Европа чемпионатының көмеш призеры Руслан Бичурин.

72 кг кадәр

1. Нарек Оганян (Россия)

2. Мейржан Шермаханбет (Казахстан)

3. Жамол Жумабаев (Үзбәкстан) һәм Никита Мурашко (Беларусь)

77 кг кадәр

1. Сергей Степанов (Россия)

2. Рамазан Арапханов (Абхазия)

3. Тулкин Туйев (Үзбәкстан)

82 кг кадәр

1. Станислав Шафаренко (Беларусь)

2. Рафаэль Юнусов (Россия)

3. Тунджай Вазирзаде (Азәрбәйҗан)

«Җиңүне киеренке көрәштә яуладым. Беренче алышта мин зур аерма белән җиңелдем, һәм шулай килеп чыкты, мин шул ук көндәш белән финалда да очраштым. Реванш алу өчен үземне психологик яктан әзерләргә туры килде. Минем югалтырлык нәрсәм юк иде, шуңа соңгы секундкача көрәштем. Әлеге җиңү – киләчәктәге зур нәтиҗәләргә таба бер адым. Ярышларны ничек оештырулары ошады, бар да югары дәрәҗәдә иде – яшәү шартлары да, туклану да, мәдәни программа да», – диде Беларусьта ике тапкыр чемпион булып калган Станислав Шафаренко.

87 кг кадәр

1. Вааг Маргарян (Россия)

2. Игорь Ярошевич (Беларусь)

3. Мөхәммәд Әхмәдиев (Азәрбәйҗан)

97 кг кадәр

1. Ариф Нифтуллаев (Азәрбәйҗан)

2. Владислав Пустошилов (Беларусь)

3. Николай Хоменко (Россия)

130 кг кадәр

1. Нохчо Лабазанов (Россия)

2. Дмитрий Зарубский (Беларусь)

3. Сархан Маммадов (Азәрбәйҗан) һәм Ислам Умаев (Казахстан)

Казанда узучы БРИКС илләре уеннарының ирекле көрәш, хатын-кызлар көрәше һәм грек-рим көрәше ярышларында Россия җыелмасы вәкилләре барлыгы 29 медаль яулады: 23 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза. Беларусь исәбендә 3 алтын, 6 көмеш һәм 10 бронза, Азәрбәйҗанның – 3-5-7, Казахстанның – 1-4-3. Призлы урыннарны шулай ук Үзбәкстан (7 көмеш, 7 бронза), Кытай (3 көмеш, 2 бронза), Көньяк Осетия (1 көмеш, 3 бронза), Абхазия (1 көмеш, 2 бронза) һәм Бразилия (1 бронза) спортчылары да алды.