Светлана Колесниченко һәм Александр Мальцев — Казандагы БРИКС Уеннарының беренче чемпионнары

Светлана Колесниченко һәм Александр Мальцев — Казандагы БРИКС Уеннарының беренче чемпионнары
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы БРИКС Уеннары 2024нең беренче алтын медальләренә синхрон йөзү буенча Россия җыелмасы спортчылары — Светлана Колесниченко һәм Александр Мальцев лаек булды.

Күп тапкыр Олимпия уеннары чемпионы булган Светлана Колесниченко солода, техник программада җиңүгә иреште. Ул 313.69 балл җыйды һәм алтын медаль яулады. Беларусь Республикасы спортчысы Василина Хондошко икенче урынга лаек булды — 296.475 балл, бронза исә Үзбәкстан кызы Диана Онкеста (229.9334).

«Кәеф шәп, ярышларда хисләремне җиткерергә теләдем. Эш көнендә Казанда шулкадәр җанатар булуына, безнең өчен көч биреп торуларына бик шатмын. Мин үземә һәрчак таләпчән, ләкин, өстендә эшләрлек нәрсәләр булса да, чыгышым белән канәгатьмен. Минем өчен иң мөһиме – тренер куйган бурычларны үтәү, чыгышны иң югары дәрәҗәдә күрсәтәсе килә.

Барысының да һәрчак югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм һәрчак югары дәрәҗәдә уздырылуы өчен Казанга зур рәхмәт. Казан минем өчен икенче өем кебек», — дип уртаклашты Светлана үз хисләре белән җиңүдән соң.

Дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган Александр Мальцев ир-атлар солосы, техник программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте — 267.3216 балл. Ул Таиланд спортчысы Кэнтинан Адисаисирибутрны (209.9967) артта калдырды.

«Чыгыш ясаганда барын да иң югары дәрәҗәдә башкарырга дигән максат куябыз. Беркайчанда теге яки мондый медаль яуларга дигән максат куймыйбыз. Беренче чиратта безнең яхшы чыгыш күрсәтәсебез килә. Җанатарларга синхрон йөзүне яратыгыз дип теләр идем. БРИКС Уеннарында шулкадәр тамашачы күрүемә бик шатмын. Безнең белән булыгыз, бу бәһасез, көч бирә», — дип билгеләп узды Александр.

БРИКС Уеннары кысаларындагы синхрон йөзү ярышлары бүген дуэтлар һәм акробатик төркемнәр белән дәвам итәчәк.