Дмитрий Чернышенко: БРИКС илләре уеннарында катнашачагын инде 97 ил раслады

Дмитрий Чернышенко: БРИКС илләре уеннарында катнашачагын инде 97 ил раслады
Басылган датасы:

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко БРИКС илләренең спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Уеннар 12-23 июнь көннәрендә Казанда узачак. Шулай ук утырышта Президент киңәшчесе Игорь Левитин, спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – республиканың Кабинетлар министры аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Хөкүмәт Рәисенең штаттан тыш киңәшчесе Олег Матыцин катнашты.

“2024 елда Россия Федерациясе БРИКС оешмасында рәислек итә, һәм хәзерге шартларда әлеге мәйданчык безнең ил өчен приоритетлы әһәмияткә ия. Президент Владимир Путин кушуы буенча үткәрелүче БРИКС Уеннары – илебезнең оешмада рәислек итү планының мөһим өлеше, бу чарада катнашачакларын инде 97 ил раслады. Алда көтелүче ярышларны югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк. Казанның халыкара спорт ярышларын үткәрүдә тәҗрибәсе зур. Быел Татарстан башкаласында зур уңыш белән Киләчәк Уеннары узды, бу традиция БРИКС Уеннары белән дә дәвам итәр дип өметләнәм”, – дип билгеләп узды вице-премьер.

Ул Уеннар башланырга 12 көн калганын искә төшерде, шуңа барлык әзерлек чараларын тәмамларга кушты.

Россиянең спорт министры урынбасары Алексей Морозов БРИКС илләренең спорт уеннарын үткәрүгә әзерлек белән бәйле чараларны гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады.

“Чакыру кампаниясе тәмам. Катнашуларын раслаган заявкалар 97 илдән килде. Без якынча 5 мең катнашучы, шул исәптән 4 меңнән артык чит ил спортчысын көтәбез. Оештыру комитеты кушуы буенча Россиянең спорт министрлыгы алынган заявкаларны исәпкә алып гомуми спорт программасын төзеде. Аңа 27 спорт төре керде”, – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук министр урынбасары алда көтелүче БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы турында сөйләде, ул 22 июньгә планлаштырылган: “Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Эфиопия һәм Иран министрлары, шулай ук Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы (КАР) һәм Бразилия министрларының вәкилләре үзләренең катнашуларын раслады инде. Әлеге очрашу кысаларында берләшмәгә керүче илләрнең спорт өлкәсендәге хезмәттәшлегенә кагылышлы актуаль сораулар һәм киләчәктәге үсеш перспективалары, шулай ук БРИКС пространствосында уртак проектларны тормышка ашыру турында фикер алышу планлаштырыла”.

Шулай ук Россия партнерларга БРИКС Казан спорт хартиясен эшләде һәм тәкъдим итте. Хартиядә БРИКС пространствосында спорт хезмәттәшлегенең максатлары, принциплары, юнәлешләре, аларны тормышка ашыру механизмы, шулай ук берләшмәдә рәис булган илнең Уеннарны үткәрү шартлары билгеләнгән.

Моннан тыш, БРИКС Уеннарында җиңгән һәм призер булып калган Россия спортчыларына, шулай ук тренерларга һәм белгечләргә акчалата бүләк билгеләү мәсьәләсе дә хәл ителгән.

“Әлеге чараны республика территориясендә үткәрү мөмкинлеге һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Уеннарга әзерлек чорында республикада зур масштаблы эшләр алып барылды, бөтен министрлыклар да, ведомстволар да әлеге эшкә максималь дәрәҗәдә җәлеп ителде. Ышаныгыз, без БРИКС Уеннары иң югары дәрәҗәдә узсын өчен бөтен тырышлыгыбызны куячакбыз һәм безнең өскә йөкләнгән барлык бурычларны да үтәячәкбез”, – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.