“Дуслык уеннары”нда барысы да ошый – ут та, музыка да, кешеләр дә”

“Дуслык уеннары”нда барысы да ошый – ут та, музыка да, кешеләр дә”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

“Дуслык уеннары”ның икенче этабындагы йөзү ярышларының беренче көнендә 7 медаль комплекты уйнатылды.

Ир-атлар арасында 400 метрны ирекле стиль белән йөзүдә иң яхшы вакытны Даниил Шаталов (3:40.36) күрсәтте, 200 метрны баттерфляй белән барыннан да тизрәк Александр Харланов (1:50.44) йөзеп үтте, ә шул ук дистанциядә комплекслы йөзүдә җиңүне Илья Бородин (1:53.42) яулады.

“Бу минем иң яхшы секундларым. Моннан да тизрәк йөзгәнем юк иде. Соңгы тапкыр вакытымны мин 2017 елда, үзем җиңгән Европа чемпионатында яхшырткан идем. Бик канәгатьмен. Мине әзерләгән һәм минем белән бергә атлаган тренерыма рәхмәт. Илебездәге иң рәхәт бассейн – Казанда, миңа монда чыгыш ясау һәрвакыт ошый”, – дип уртаклашты җиңүдән соң үз кичерешләре беләнАлександр Харланов.

“Тәнәфес ике айга сузылды, һәм без мондый җитди стартларны сагындык. Шәп йөзелде, кызганыч, егетләр темпны саклый алмадылар, алайса көрәшкән булыр идек. Кызыграк булыр иде. Үземә җиңү максаты куйдым, тагы нинди максат куйыйм инде? Вакытым бераз яхшырак булуын теләгән идем”, – дип билгеләп узды Даниил Шаталов.

“Сезон начар башланмады, тик рекордны шунда ук куясы килде. Ни өчен Россия рекордына йөздән 18 секунд җитмәгәнен карарбыз, анализ ясарбыз. Тренер белән ни өчен килеп чыкмаганын тикшерербез. Казанда һәрвакыт яхшы йөзелә. Мин инде бу бассейнга күнеккән, ул миңа якын”, – диде Илья Бородин.

Валерия Саламатина 200 метрны ирекле стиль белән йөзүдә җиңде (1:55.55), ә 400 метр араны йөзүдә беренче урынны серб йөзүчесе Аня Цревар (4:35.48) алды. 4 кә 100 метрны ирекле стиль белән йөзү эстафетасында кызлар арасында да, егетләр арасында да иң тиз вакытны Санкт-Петербург командалары (Александра Курилкина, Дарья С. Устинова, Ирина Шваева, Яна Шакирова һәм Андрей Минаков, Егор Корнев, Александр Щеголев, Роман Щевляков) күрсәтте.

“Мин Казанда күрсәткән нәтиҗәмә бик шат. Тагы да яхшырак вакыт күрсәтә ала идем, тик елның бу вакыты өчен бу –шәп вакыт. Минем дисциплинада көндәшлек көчле иде, ә мине кемдер куып тота икән, мин тизрәк йөзәм. Бу һәрвакыт хисләр өсти”, – дип билгеләп уздыАня Цревар.

“Туган бассейнымда җиңдем. Яхшы һәм шәп бассейнда. Беренче урын һәрвакыт шәп инде. Мин иң яхшы формамнан никадәр ерак икәнемне әйтүе кыен, ә, гомумән, миңа бассейн бик ошый. “Дуслык уеннары” да шәп үткәрелә. Барысы да ошый – ут та, музыка да, кешеләр дә, аларның саны да. Бар да шәп”, – диде Валерия Саламатина.

“Дуслык уеннары”ның икенче этабының йөзү ярышлары дүшәмбе, 21 ноябрьдә дәвам итәчәк.