Владимир Путин россиялеләрнең ГТО сынауларын үтәүгә кызыксынуларын стимуллаштыру фикерен хуплады

Владимир Путин россиялеләрнең ГТО сынауларын үтәүгә кызыксынуларын стимуллаштыру фикерен хуплады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Мәскәүдә узган Физик культура һәм спорт советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин гражданнарның ГТО сынауларын үтәүгә булган кызыксынуларын стимуллаштырырга кирәклеге турындагы фикерләрне хуплады.

“Бу спорт белән шөгыльләнгән өчен бүләкләүнең гадәти булмаган формасы. Барысын да җентекләп уйларга мөмкин. Процессны оештыру да кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш – аеручы яшьләр өчен”, – дип билгеләп узды Владимир Путин

Аерым алганда, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы нормативларын үтәүчеләр өчен спорт товарларына ташламалар һәм төрле льготалар каралу буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Шулай ук дәүләт башлыгы спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арту һәм россиялеләрнең тормыш сыйфаты үсү арасындагы бәйлелеккә акцент ясады.

Владимир Путин 2020 елга кадәрге Физик культура һәм спорт үсешенең 2020 елга кадәр стратегиясенең төп максатына, тулаем алганда, ирешелүенә игътибар итте – 2009 ел белән чагыштырганда спорт белән шөгыльләнүче төрле буын кешеләр саны 2,5 тапкыр артты һәм 60 млн кеше диярлек тәшкил итте – бу россиялеләрнең 43% дигән сүз.

“Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арту һәм тормыш сыйфаты белән гомер озынлыгы үсү турыдан-туры бәйләнгән. 2009 елдан алып 2019 елга кадәр уртача гомер озынлыгы 4,5 елга артты, бу яхшы күрсәткеч. Планлаштырылганча, актив, спорт тормышы рәвеше алып баручылар саны 2024 елга – 55 %, ә 2030 елга 70 % кадәр җитсен өчен, әлеге уңай динамиканы һичшиксез сакларга кирәк”.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте