Раифа монастыре Казаннан 27 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа XVII гасырда Филарет атлы дәрвиш тарафыннан нигез салынган. Иван Грозный Казанны алганнан соң бу биләмәдә төзелгән беренче православие монастырьларының берсе ул. 1661 нче елда бирегә Грузин Изге Ана иконасының төгәл күчермәсе китерелә.
Раифа монастыре биләмәсендә түбәндәге гыйбадәтханәләр бар: Грузин Изге Ана иконасы истәлегенә собор, Троица соборы һәм XVIII гасыр ахырында төзелгән София чиркәве. Архитектура ансамбле матурлыгын кайгыртучанлык күрсәтеп үстерелгән бик күп чәчәк түтәлләре, шулай ук монастырь тыңлаучысы, профессиональ скульптор Владимир Савельев тарафыннан тудырылган бик күп скульптуралар тулыландырып тора. Монастырьдан ерак түгел чакрым ярымга диярлек сузылган бик матур Раифа күле бар. Кунакларны аның турында йөргән күпсанлы риваятьләр белән таныштыралар. Имеш, җирле бакалар, монахларның тынычлыгын бозмас өчен, беркайчан да кычкырмыйлар икән. Сүз уңаеннан, биредә тирә-яктагы матурлыкка сокланып көймәләрдә йөрергә, бер уңайдан риваятьнең дөреслеген дә тикшереп карарга була.
Раифа монастыреның Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгы биләмәсендә урнашканлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Ул 1960 нчы елда кабатланмас табигый экосистемаларны саклап калу йөзеннән оештырылган. Тыюлыкта бик зур дендрарий бар, анда Европа, Азия һәм Төньяк Америкадан булган, 400 төр, форма һәм сорттагы агач-куаклар үсә.