Үзәк стадион

Үзәк стадион
Үзәк стадион
  • Файдалануга тапшырылган: 06.1960
  • Бинаның гомуми мәйданы: 110 400 м2
  • Сыйдырышлыгы: 24 200 кеше

Шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Меңъеллык мәйданы янында Кремль каршында урнашкан Үзәк стадион Казан шәһәрендә иң беренче төзелгән спорт корылмаларының берсе булып тора. Әлеге объектта шәһәр, республика һәм халыкара дәрәҗәләрдәге массакүләм чаралар, шулай ук спортның төрле төрләре буенча ярышлар уздырыла.

Стадион бинасында 30×21м зурлыктагы ике өйрәнүләр залы, спорт гимнастикасы һәм акробатика залы, волейбол уйнар өчен зал бар. Стадион белән бер комплекста футбол-җиңел атлетика манежы урнашкан. Манеж җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының өйрәнүләр уза торган базасы булып тора һәм спортның җәйге төрләре буенча ярышларны ел әйләнәсе уздыру, югары класслы спортчылар әзерләү мөмкинлеген бирә.

Үзәк стадион премьер-лига командалары арасында Россия чемпионатларының футбол матчларын уздыру, шулай ук җиңел атлетика буенча төрле масштабтагы ярышларны уздыру урыны булып хезмәт итә. 2010 елда Үзәк стадион УЕФА тарафыннан дүртенче категориядәге стадион буларак сертификацияләнде. Биредә УЕФА2009/10 Чемпионнар лигасы һәм 2011/2012 Европа лигасы матчлары узды. 2013 елда Үзәк стадионда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының җиңел атлетика турниры узды. Шул ук елның сентябрендә стадион XX дөнья чемпионатының Россия-Люксембург сайлап алу стадиясендәге матчын кабул итте.

Төрле елларда бинада җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты (2014, 2018), регби-7 буенча хатын-кыз командалары арасында Европа чемпионаты этабы (2016, 2018), 78нче традицион җиңел атлетика эстафетасы (2019), җиңел атлетика күп төр ярышлар буенча Бөтенроссия ярышлары (2017-2022), Россиянең атказанган тренеры Ю.М.Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия турниры (2021, 2022), 20 яшькә кадәрге юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге (2023), Россия һәм Иранның футбол буенча хатын-кызлар җыелма командалары арасында иптәшләрчә матч (2023) һәм башка чаралар узды.

Адрес Казан шәһ., Ташаяк ур., 2а йорт
Ничек барып җитәргә Меңъеллык урамы буенча “Үзәк стадион” тукталышына кадәр: 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 98 нче автобуслар, 2, 10 нче троллейбуслар;
Мәскәү урамы буенча “Спорт сарае” тукталышына кадәр: 6, 35, 35а, 37, 47, 98 нче автобуслар; 7 нче троллейбус;
“Кремль” метро станциясе