Татарстан Республикасының 2016 елдагы “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионаты (WorldSkills Russia)

Татарстан Республикасының 2016 елдагы “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионаты (WorldSkills Russia)
Дата:

Казанда 2016 елның 7-9 нчы апрель көннәрендә 56 компетенция буенча Татарстан Республикасының “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионаты (WorldSkills Russia) узды. Чемпионат ярышлары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең алты павильонында барды.

Чемпионатның ачылыш тантанасы 2016 елың 7 нче апрелендә “Казан ярминкәсе”ндә, программасына җиңүчеләрне бүләкләү дә кертелгән ябылу тантанасы исә – 2016 елның 9 нчы апрелендә “Пирамида” ККК концерт залында узды.

Чемпионат турында

Чемпионатта барлыгы 1100 катнашучы һәм эксперт, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 180ләп вәкил катнашты. Конкурс программасында Идел буе федераль округының яшь профессионаллары ярышты. Чемпионатны 60 меңнән артыграк тамашачы: Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарының мәктәп укучылары, көллиятләре һәм югары уку йортлары студентлары карады. Чемпионатның күргәзмәләр үзәгендәге гомуми мәйданының зурлыгы 14 мең. кв.м.дан артыграк иде.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының “Яшь профессионаллар” милли чемпионатының (WorldSkills Russia) ярымфиналы һәм финалында катнашырга тиешле җыелма командасы тупланды.

Чемпионат кысаларында Казанда 10 яшьтән алып 17 яшькәчә булган мәктәп укучылары арасында 14 компетенция буенча Junior Skills категориясендәге ярышлар узды.

“Яшь профессионаллар” Ачык төбәк чемпионатын (WorldSkills Russia) оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Ворлдскиллс Россия” профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы, Казан шәһәре мэриясе, Олег Дерипасканың “Вольное дело” фонды, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО.