Казан шәһәрендә 2015 елда WorldSkills Russia Һөнәри осталык буенча милли чемпионат

Казан шәһәрендә 2015 елда WorldSkills Russia Һөнәри осталык буенча милли чемпионат
Дата:

2012 елда Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең WorldSkills халыкара хәрәкәтенә кушылуы инициаторларының берсе булды.

WorldSkills – максаты эшче һөнәрләрне популярлаштыру, һөнәри әзерлек һәм квалификациянең статус һәм стандартларын дөнья күләмендә күтәрү булган халыкара хәрәкәт. WorldSkills International (WSI) хәрәкәте WSI эксперт бәяләмәсен, сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү секторында эшче белгечлекләрнең дөнья күләмендәге һөнәри стандартларын эшләү һәм формалаштыруны тәэмин итә.

Россиянең WorldSkills хәрәкәтенә кушылуы кысаларында Казан шәһәрендә 2014 һәм 2015 еларда WorldSkills Russia Һөнәри осталык буенча милли чемпионатлар үткәрелде. Чемпионатларны оештыручылар сыйфатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Агентство развития профессиональных сообществ и рабочих кадров “Ворлдскиллс Россия” берлеге, шулай ук Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясадылар.

2014 елның 16-20 нче май көннәрендә Казан уңышлы рәвештә WorldSkills Russia 2014 Һөнәри осталык буенча II милли чемпионатны үткәрде. Ярышлар 35 төп һәм 3 презентация юнәлеше буенча узды. Чемпионатта Россиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Финляндия һәм Көньяк Осетиядән 432 кеше катнашты. Катнашучыларның һөнәри осталыкларына 487 эксперт бәя бирде. Аларның 27се халыкара экспертлар – Австралия, Австрия, Әрмәнстан, Германия, Канада, Швейцария һәм Финляндиядән иде. Гомумкоманда бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренче урынны яулады.

Проект чын мәгънәсендә ачыш булды, Казан һәм Татарстан Республикасы халкында гына түгел, барлык Россия халкында зур кызыксыну уятты. Ярышларның барышын ММЧ өлкәсенең 120 дән артык вәкиле яктыртты. Чемпионатка 53 743 кеше килде. Ярышларның барышын Интернет аша реаль вакыт режимында Россиянең 56 төбәгендә 6 500 кеше карап барды.

2015 елның 19 нчы маеннан 23енә кадәр Казанда кабаттан оештырылу дәрәҗәсе ягыннан бик югары булган WorldSkills Russia 2015 Һөнәри осталык буенча III милли чемпионат булып узды. Анда Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән 506 яшь белгеч , шулай ук Израиль, Марокко һәм Финляндиядән 13 конкурсант һәм БДБ илләреннән (Беларусь, Казахстан) 30 вәкил катнашты. Катнашучыларның чыгышларына 11 илдән: Белоруссия, Германия, Израиль, Ирландия, Казахстан, Марокко, Финляндия, Швейцария, КАР, Көньяк Корея, Япониядән булган 635 эксперт бәя бирде.

Һөнәри осталык буенча III милли чемпионат кысаларында Казанда мәктәп укучылары арасында (10 яштән алып 17 яшькәчә) Junior Skills I милли чемпионат та узды. Ярышлар 10 конкурс мәйданында 11 юнәлеш буенча үткәрелде.

Чемпионат белән бер үк вакытта Казанда WSI әгъзалары булган илләр делегатлары, бу юнәлеш буенча кызыксынган галим һәм экспертлар, бизнес вәкилләре катнашында киләчәк профессияләре һәм бөтен дөньяда кадрлар әзерләү системасының актуаль проблемалары турында фикер алышу буенча “Future Skills” статуслы халыкара форум да үтте. Форумда 57 халыкара делегат, Россиядән 43 вәкил, 10 халыкара эксперт катнашты.