“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты

“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты
Дата:
Казанда узучы “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты рәсми сайты

Казанда 2019 елда 22 нче августтан алып 27 нче августка кадәр һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә дөнья чемпионаты “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге базасында узды (Татарстан Республикасы, Зур Кабан авылы, Выставочная ур., 1). Чемпионатта катнашучылар һәм экспертларга яшәү өчен WorldSkills Авылы (хәзерге Универсиада авылы) үзенчәлекле торак комплексы тәкъдим ителгән иде.

Тамашачыларга
Чемпионат ярышларына керү бушлай иде. Ярышларга керү өчен электрон чакыру билетлары броньләштерергә кирәк иде.

Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары “Казан Арена” стадионында узды. Ачылу тантанасы 2019 елның 22 августында үтте. Тантана видеоязмасын биредә карарга мөмкин. Ябылу тантанасы 2019 елның 27 августына планлаштырылган иде. Ябылу тантанасы видеоязмасын биредә карарга мөмкин.

Тамашачылар өчен төп тәкъдимнәр, Чемпионат чараларының расписаниесе“Казан Экспо” картасы һәм башка кирәкле мәгълүмат “WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының тамашачысы белешмәлеген”дә, һәм шулай ук чараның рәсми сайтында урнаштырылган иде.

Казанда чара өчен махсус бай мәдәни программа әзерләнгән иде.

Чемпионат турында

“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча уза торган дөнья чемпионаты – эшче профессияләрнең дөньякүләм конкурсы, анда 25 яшькәчә булган яшь белгечләр үз белгечлекләрендә иң яхшысы исеменә ярышалар.

WorldSkills International (WSI) чемпионаты эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру һәм дөньяда һөнәри әзерлек һәм квалификация стандартларын һөнәри осталык буенча конкурслар оештыру һәм уздыру юлы белән үстерүне максат итеп куйган халыкара ассоциация яклавы астында уздырыла.

Казан “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча уза торган 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукына 2015 елның 10 нчы августында Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә WSI Генераль ассамблеясында тавыш бирүләр нәтиҗәсендә ия булды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 27 ноябрендәге 2429-р номерлы карары белән Чемпионатка әзерлек буенча Оештыру комитеты булдырылган, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли. Чемпионатны оештыручылар ролендә WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешма, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы – “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы  һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО (Казан шәһәре) чыгыш ясыйлар.

63 ил һәм төбәктән җыелган 1354 яшь профессионал 56 компетенция буенча ярышты. Аларның эшләрен 1 304 эксперт бәяләде. Ярышларны оештыруда Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән 3 500 волонтер җәлеп ителде. Чара мәйданчыкларын карарга 272 000 артык тамашачы килде. Төп чемпионат кысаларында тарихта беренче тапкыр 10 яшьтән алып 17 яшькәчә булган мәктәп укучылары арасында WorldSkills Juniors чемпионаты да уздырылды.