Волейбол буенча яшьләр командалары арасында Россия Кубогы финалы

Волейбол буенча яшьләр командалары арасында Россия Кубогы финалы
Дата:

20 майдан 27 майга кадәр Казанда волейбол буенча яшьләр командалары арасында Россия Кубогы финалы узды. Аны оештыручылар – Бөтенроссия волейбол федерациясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Ярышлар Казандагы Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерлек кысаларындагы сынау ярышлары программасына керде.

Командалар өч спорт объектында: «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә, «Тулпар» һәм «Бустан» спорт комплексларында узды.

Турнирда Россиянең 8 шәһәреннән: Мәскәү, Новосибирск, Казан, Кемерово, Краснодар, Сургут, Белгород һәм Яңа Уренгойдан 96 спортчы катнашты. Ярышларга 20 судья хезмәт күрсәттеләр.

Фотолар