Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада

Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада
Дата:
Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада рәсми сайты

Универсиада – 1923 елдан бирле Студентлар спорты халыкара федерациясе (FISU) яклавы астында үткәрелә торган халыкара студентлар ярышлары. Хәзерге Россия территориясендә Бөтендөнья җәйге универсиада беренче тапкыр 1973 елда Мәскәүдә үтте. 40 елдан соң студентлар уеннарын Казан кабул итте.

Казанның XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыру хокукын алуы турында 2008 елның 31 маенда Брюссельдә игълан ителде. Испаниянең Вино һәм Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрләрен узып, Казан FISU башкарма комитеты әгъзаларының мөмкин булган 27 тавышының 20сен җыйды.

2013 елда Казанда узган Универсиада яңа Россия тарихында беренче зур мультиспорт чарасы булды.

Казандагы Студентлар уеннары 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр барды. Ярышларда 160 илдән 7980 спортчы катнашты.

Универсиада программасына 27 спорт төре кертелде, аларның 13е төп һәм 14е өстәмә: җиңел атлетика, баскетбол, фехтовкалау, футбол, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, дзюдо, йөзү, суга сикерү, су полосы, өстәл теннисы, теннис, волейбол, ату, академик ишү, байдаркада һәм каноэда ишү, спорт көрәше, шахмат, авыр атлетика, чирәмдәге хоккей, бадминтон, пляж волейболы.

Басылган датасы: Төркем: Фильмлар
Видео вакыты: 00:00

Уеннар программасына беренче тапкыр самбо, регби-7, бокс, синхрон йөзү һәм билбау көрәше кертелде. 4 спорт төрендә медальләрнең 351 комплекты уйнатылды һәм спортның 4 төрендә 67 Универсиада рекорды куелды.

Универсиаданы үткәрү өчен 64 объект кулланылды. Уеннар өчен төзелгән иң зур спорт объектлары: “Казан Арена” стадионы, Су спорт төрләре сарае, Теннис академиясе, “Ак Барс” көрәш сарае, “Санкт-Петербург” волейбол үзәге, бокс һәм өстәл теннисы үзәге, Ишү спорт төрләре үзәге. Спортчыларга яшәү өчен Универсиада Авылы, ә административ үзәк сыйфатында – Халыкара мәгълүмат үзәге төзелде.

Ачылу һәм ябылу тантаналары “Казан Арена” стадионында үттеләр. Ачылу тантанасында 1270 артист чыгыш ясады, парадта 7 000 атлет катнашты, ә ябылу тантанасына 500 артист һәм 4100 атлет җәлеп ителде.

Уеннарның трансляцияләре 100дән артык илдә күрсәтелде. Гомумән алганда, Казандагы Универсиаданы өч миллиардтан артыграк тамашачы күрде.

Казандагы Универсиадага әзерләнү кысаларында транспорт инфраструктурасын яңартуның комплекслы программасы булдырылды, “Казан” халыкара аэропорты торгызылды. Уеннардан соң Универсиада Авылы комплексы Казан федераль университеты һәм Идел буе дәүләт Физик культура, спорт һәм туризм академиясенең студентлар кампусы буларак кулланыла башлады. Спорт объектлары халык өчен ачылды.