Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары

Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары
Дата:

2023 елның 21-27 гыйнвар көннәрендә Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары узачак (United Games of the Special Olympics). Уеннар чит ил спортчылары өчен ачык дип игълан ителә, шул сәбәптән Татарстан башкаласында Россиядән генә түгел, ә бөтен дөньядан 2000 нән артык Махсус Олимпиада спортчылары җыелачак.

Уеннар турында

Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары сәламәтлекне яхшыртуга һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләрне регуляр физик тәрбиясенә һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, шулай ук инклюзив җәмгыять үсешенә юнәлтелгән.

Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарының үзенчәлеге – 8 кышкы һәм 10 җәйге спорт төрләре буенча ярышларны уртак үткәрү. Уеннар шәһәрнең 14 заманча объектында үтәчәк.

Уеннарны оештыруның гомуми идарәсе Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы, акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә ярдәм итү буенча Бөтенроссия иҗтимагый хәйрия оешмасы “Россиянең Махсус Олимпиадасы”, Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы тарафыннан башкарыла.

 

Документы

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 1.61 MB
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 4.45 MB
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 2.12 MB Катнашучылар өчен бюллетень
Оештыручылар