Суга сикерү буенча Россия чемпионаты

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты
Дата:

2014 елның 11-15 июнендә Казанның С.Хәким урамы, 62 нче йорт адресы буенча урнашкан Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 105 иң көчле спортчы һәм Белоруссиядән булган кунаклар катнашты. Спортчыларның чыгышларына 33 судья бәя бирде.

Мәскәү, Пенза, Саратов, Екатеринбург, Воронеж спортчылары ярышларның лидерлары булдылар. Татарстан Республикасы да бүләксез калмады – 10 метрлы каланчадан сикерүдә көмеш медальне казанлы Никита Шлейхер алды.

Фотолар