Җиңел атлетика күп төр ярышлар буенча 2018 елдагы Россия команда чемпионаты

Җиңел атлетика күп төр ярышлар буенча 2018 елдагы Россия команда чемпионаты
Дата:

Казанның Үзәк стадионы (Ташаяк ур., 2а)  2018 елның 15 нче августыннан 17сенә кадәр  Җиңел атлетика күп төр ярышлары буенча Россия команда чемпионатын кабул итте. Өч көн дәвамында төбәкләрнең иң яхшы җыелма командалары команда беренчелегендә җиңү өчен көч сынаштылар. Ярышларда 150ләп спортчы катнашты, аларга 90 судья бәя биреп торды.

Чемпионат турында

Җиңел атлетика күп төр ярышлар буенча Россия команда чемпионаты Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе яклавы астында ел саен уздырыла.

Турнирда һәр команда дүрт ир-ат һәм дүрт хатын-кыз белән тәкъдим ителәчәк. Ир-атлар ун төр (100 м. га йөгерү, озынлыкка сикерү, тимер туп ыргыту, биеклеккә сикерү, 400 м.га йөгерү, киртәләр аша 110 м.га йөгерү, диск ыргыту, колга белән сикерү, сөңге ыргыту,  1500 м.га йөгерү), хатын-кызлар исә җиде төр ярышта (киртәләр аша 100 м.га йөгерү, биеклеккә сикерү, тимер туп ыргыту, 200 м.га йөгерү, озынлыкка сикерү, сөңге ыргыту,  800 м.га йөгерү) көч сынашачаклар. Команда исәбендә иң яхшы җыелма команда иң яхшы өч ир-ат һәм иң яхшы өч хатын-кызның нәтиҗәләре суммасыннан чыгып ачыклана.

Ярышлар Россия Федерациясендә җиңел атлетиканы популярлаштыру һәм җыелма командага кандидатлар исемлеген формалаштыру өчен иң яхшы спортчыларны ачыклау максатыннан уздырыла.

Ярышларның нәтиҗәләре

Команда исәбенә һәр команданың яшь зурлыгыннан бәйсез рәвештә булган иң яхшы 4 нәтиҗәсе алынды. Ир-атлар арасында ун төрле ярышта беренче урында Мәскәү тора (29384 очко). Кемерово өлкәсе командасы икенче (27311 очко), Санкт-Петербург командасы өченче (25892 очко). Хатын-кызлар арасында җиде төрле ярышлар нәтиҗәләре буенча Краснодар крае лидер булып тора (19868 очко). Татарстан командасы икенче (19584 очко), Брянск өлкәсе өченче урында (19484 очко).

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 597.57 KB Ярышлар программасы