Җиңел атлетика буенча 2018 елдагы Россия чемпионаты

Җиңел атлетика буенча 2018 елдагы Россия чемпионаты
Дата:

2018 елның 19-22 нче июль көннәрендә Казанның Үзәк стадионында (Ташаяк ур., 2а йорт)  Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды. Анда илнең 76 төбәгеннән 1000ләп спортчы катнашты. Дүрт көн дәвамында медальләрнең 38 комплекты уйнатылды.

Чемпионат турында

Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе (БҖАФ)  һәм Россия Федерациясе спорт министрлыгы яклавы астында уза.

Турнир ел саен җәен 400 метрлы йөгерү юлы булган ачык стадионда уза. Турнирны кабул итәчәк шәһәр БҖАФ тарафыннан раслана. Татарстан башкаласы исә аны өченче тапкыр кабул итте. Элегрәк узган турнирларны Казан 2008 һәм 2014 нче елларда кабул иткән иде.

Узып киткән Россия чемионаты Россиянең иң яхшы җиңел атлетларын ачыклады һәм 2018 елның 7-12 нче август көннәрендә Берлинда (Германия) узачак Европа чемпионаты

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 550.32 KB Тарих
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 536.71 KB Ярышлар программасы