Регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында 2017 елдагы Европа чемпионаты этабы (Гран-При серия)

Регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында 2017 елдагы Европа чемпионаты этабы (Гран-При серия)
Дата:

2017 елның 8-9 июль көннәрендә Казанның Үзәк стадионда (Ташаяк ур., 2а) Регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында 2017 елдагы Европа Гран-При сериясе этабы узды. Татарстан башкаласына Европаның 12 иленнән 12 команда килде. Ярышларга 6 халыкара һәм 20 милли рефери бәя бирде.

Турнир турында

Татарстан башкаласы зур халыкара ярышларны әзерләү һәм тиешле дәрәҗәдә уздыру буенча бик зур тәҗрибәгә ия. Биредә узган зур спорт чараларыннан спортның төрле төрләре буенча дөнья һәм Европа чемпионатларын, шулай ук 2013 елда узган, Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары регбичылары регби-7 буенча алтын медальләр яулаган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы әйтеп китәргә була.

Регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа Гран-При сериясе этабы Казанда инде өченче тапкыр узды. Беренче тапкыр әлеге турнир Татарстан башкаласында 2015 елда “Тулпар” стадионында узган булса, Европа чемпионатының чираттагы этабын исә Үзәк стадион кабул итте.

2017 – Казан регбие өчен үзенчәлекле ел. Моннан нәкъ 50 ел элек, 1967 елда, Татарстан башкаласының “Динамо” стадионында Казан регбичыларының беренче өйрәнүләре узган булган. Шуннан соң спортның әлеге төре популярлашып киткән: шәһәрне һәм зур университетларны тәкъдим итүче беренче командалар оеша башлаган. Хәзерге вакытта регби шәһәрдә яшәүчеләр арасында популярлык казана бара, моңа шулай ук Регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа Гран-при сериясе этабын уздыру да уңай йогынты ясый.

Ярышларның нәтиҗәләре

Турнир Россия командасы җиңүе белән тәмамланды. Финал ярышында Россия командасы Англия җыелма командасын 21:0 исәбе белән җиңеп чыкты.

Документлар

Файл: vnd.openxmlformats-officedocument.wordprocessingml.document. Файлның зурлыгы: 20.34 KB Ярышлар программасы