Хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннары сайлап алу турниры

Хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннары сайлап алу турниры
Дата:

13-14 июль көннәрендә Үзәк стадионда (Ташаяк урамы, 2а йорты) хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабы узды. Чемпионатның төп трофее өчен көрәшергә Татарстан башкаласына Европаның 12 командасы килде. Ярышларга керү ирекле иде.

12 июль көнне “Гранд Отель Казань” (Петербург урамы, 1) кунакханәсенең “Гадел Кутуй” залында хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турниры ачылуына багышланган пресс-конференция узды.

Спикерлар сыйфатында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Европа Регби Федерациясенең маркетинг һәм коммуникацияләр буенча директоры Себастьян Фай, хатын-кызлар арасында Регби-7 буенча Европа Олимпия квалификация турниры директоры Вячеслав Холевак, Россия Регби Федерациясенең спорт буенча директоры Сергей Марков, регби-7 буенча Россия хатын-кызлар милли җыелмасының баш тренеры Андрей Кузин, регби-7 буенча Россия хатын-кызлар милли җыелмасы капитаны Алёна Михальцова катнашты.

Турнир хакында

Казан Олимпия уеннарына сайлап алу турнирын беренче тапкыр кабул итте, моңа кадәр биредә хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этаплары узды. 2017-2018 елларда регби-7 буенча Россия җыелмасы Татарстан башкаласында Европа чемпионатының җиңүчесе булган иде.

Казанда узган турнирда катнашучылар составы 29-30 июньдә Франциядә үткән Европа чемпионатының беренче этабында билгеләнде. Әлеге этапның иң яхшы тугыз командасы Казанга юллама алды. Тагы ике команда “Трофи” дивизионыннан һәм бер команда “Конференц” дивизионынан кушылды.

Ярышлар җиңүчесе туры 2020 елда Япониядә узучы Олимпия уеннарына эләгә, ә икенче һәм өченче урыннар яулаган командалар көрәшне турнирның киләсе раундында – “Репешаже”да дәвам итәчәк.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 379.7 KB Ярышлар программасы
Партнерлар