Студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты

Студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты
Дата:

Академик ишү 2013 елгы Казан Универсиадасы программасына өстәмә спорт төрләренең берсе буларак кертелгән. Ярышлар Лондондагы Олимпия уеннарыннан соң үттеләр, димәк, Казанга дөньяның иң көчле яшь спортчылары килде.

Чемпионат турында

Академик ишү 2013 елгы Казан Универсиадасы программасына өстәмә спорт төрләренең берсе буларак кертелгән. Ярышлар яңа спорт корылмасында –Универсиада өчен махсус төзелгән, 2011 елда гамәлгә кертелгән ишкәк ишү үзәгендә узды. Бу әлеге спорт төре буенча Европадагы иң заманча комплексларның берсе.

Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге Урта Кабан күлендә урнашкан, корылманың мәйданы (күл мәйданын исәпкә алмыйча) – 174,3 мең кв.метр, трибуналарга 3 меңгә якын тамашачы сыя (стационар трибуналар 1,2 мең тамашачыга исәпләнгән, проект трибуналарны өстәмә рәвештә тагын 1,8 мең тамашачы сыярлык итеп зурайтырга мөмкинлек бирә).

Ярышларда 400 дән артык спортчы катнашты, дип көтелә. Ир-атлар – җиде, хатын-кызлар биш дисциплина буенча көч сынашты.